«Белмәгәч, эш башында утырмыйлар»

Шушы елның 31нче август санындагы «Алло, «Безнең гәҗитме?» дигән сәхифәсендә («БГ», №34, 2022 ел) Әгерҗе районы, Тирсә авылыннан Фәридә Хәбирова соравы буенча Тирсә авыл җирлеге белгеченең җавабына карата туган уй-фикерләрем белән бүлешәсем килә.

Икенче төркем инвалид Хәбированың «Кәҗәләр бәрәңгесез калдыра» дип зарлануы турында редакция соравына белгеч:

«Ни эшләргә дә белмибез шул. Килешәм, йорт хайваннары контрольсез рәвештә урамда йөрергә тиеш түгел. Бакчаларга кереп зыян салган кәҗәләрнең хуҗаларын да белә алмыйбыз. Әгәр төгәл белсәк, аларга рәсми кисәтү ясап, җавапка тартыр идек», – ди.

Кара син аны, белмиләр, белә алмыйлар икән бит. Ә кем елга икешәр тапкыр мал исәбен ала, сыер-кәҗәләргә субсидия түли? Ә инде Тирсә кебек зур авылда кәҗәләрнең бер баштан икенче башка чабышып йөрүләре мөмкин түгеллеген исәпкә алсаң, инвалид ханымның бакчасына зыян салучы малларның хуҗалары да шул бакча тирәсендәрәк яши булып чыга. Һәм, гомумән, дөресен әйткәндә, авылда бит кемнең кәҗәсе барлыгын, кайсы хуҗалыкның малы иркендә йөргәнен генә түгел, ничек сулыш алганыңа кадәр беләләр, чөнки авыл бер гаилә кебек ул.

Белгечнең «белмим» дип җаваплавы – өстеннән эш төшерүе генә ул. Белми, имеш. (Ә бит вазифасы ук белгеч дип атала, ягъни үз өлкәсенә караган хәл-әхвәлләрне белергә тиешле, шуларны хәл итүгә җаваплы зат). Беркемне, шул исәптән үзен дә, бимазаламый, ыгы-зыгыга керми, җавапка тарттырмый, син әйбәт тә мин әйбәт, дип, эш сәгатен генә тутыра. Нигә аңа инвалидны борчыган мәсьәләне хәл итеп, үзенә мәшәкать ясарга? Иң яхшысы – астагыларга төкереп, өстәгеләргә ярарга тырышырга.

Үзеннән-үзе шундый сорау туа: белмәгән һәм белергә дә теләмәгән белгеч идарәдә нишләп утыра? Өстәвенә матбугат чарасын да санга сукмый икән. (Редакция соравына соңыннан җавап та бирмәгән бит). Һәм менә без, гади кешеләр, һәркайда әнә шундый, йомшак әйткәндә, битарафлык, ваемсызлык, тиешенчә әйткәндә җинаятькә тиң күренеш белән очрашабыз.

Шушы «белмимен» дигән уңайдан моннан күп еллар элек үзем белән булган бер хәлне языйм әле.

Минем, Кадыбашка килеп, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлаган 1971-1972нче уку елы иде. Ул вакытта мәктәптә биш йөзгә якын бала, утыз бишләп укытучы, тәрбияче. Шушы кадәр зур коллектив белән апрель ае буена 9нчы Май – Җиңү бәйрәменә әзерләндек. Мәктәп гөж килеп торды. Мин инде үзәктә кайныйм, чөнки директорыбыз яңа мәктәп проектын эшләтү артыннан йөргәнгә, күп очракта миңа аның вазифаларын да үтәргә туры килә. Бер сүз белән әйткәндә, эш муеннан.

Зур әзерлек белән үткәргәнгәме, бәйрәмебез – укучыларның парады да, сугыш ветераннарының (ә ул вакытта алар күп иде әле) чыгышлары да, аларны хөрмәтләү дә, концерт та менә дигән килеп чыкты.

Бәйрәмнән зур канәгатьлек хисе белән кайтып барам. Урам юлының аяк киемен суырып калырдай пычрагы да (ул вакытта асфальт юк әле) кәефемне төшерми. Шулай күтәренке күңел белән атлый торгач, таягына таянып, авырдан гына атлаучы карчыкны куып җиттем.

– Ни хәл, Хөсниҗамалттәй? Кайтып буламы? – димен.

– Була! – диде ул нигәдер канәгатьсез тавыш белән кырыс кына. Аннан туктап, таягын ачу белән җиргә кадап:

– Бәйрәмегезне әйтер идем! Безнекеләр, җаннарым, ут эчендә янып калганда, җиләктәй кызларны, пешкән алмадай яшь хатыннарны мич башында аунаткан шул фәләннәрне (карчык исем-фамилияләре белән түгел, кушаматлары белән атады) һаман түргә утырткансыз!

Мин аптырап киттем. Ни-нәрсә әйтергә белми тордым да:

– Президиумга сайланачак ветераннар исемлеген миңа авыл советы бирде. Мин бит бу авылда яңа кеше. Сез әйткәннәрне белми идем. Белмәдем бит, әйтүче дә булмады, – дип, бутала-бутала аклана башладым. Тик Хөсниҗамал әби минем аклануымны кабул итмәде.

 – Белмәгәч, эш башында утырмыйлар аны, идән юалар! – дип, каты гына әйтте дә миңа арты белән борылды.

Бәйрәм кәефем бердән төшеп, карчыктан гафу үтендем. Башымны игән хәлдә, вәсвәсәле уйларга бирелеп, юл пычрагына бата-чума кайтып киттем.

Әйе, күп нәрсәне белмибез, ә еш кына белергә дә теләмибез (менә бу югарыда телгә алынган кәҗә кыйссасындагы кебек), ә бит өч кешегә баш булып, түрә булып түргә утырган зат үз эшчәнлегенә кагылганнарны белергә тиеш икән, югыйсә Хөсниҗамалттәйләрнең күз яшен түктерүе бар.

 Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА,

 Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы

Комментарии