- 10.09.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Казанда яшәүче Аида белән Айрат Вәлиевларның мәхәббәте турында тулы бер китап язарлык. Кызганыч, ул китапның ахыры гына «Озын еллар бергә яшәгәннәр» дип тәмамланмас. Яман шеш авыруы яшь парны бу бәхеттән мәхрүм иткән…
Айрат белән Аида 2015нче елның ноябрендә интернетта танышкан. 8 айдан соң никах укытып, өйләнешергә булганнар. Аида үзен бик бәхетле хис иткән – ире дә, кайнанасы белән кайнатасы да бик яхшы күңелле, тыныч кешеләр. Кызлары кебек кабул иткәннәр үзен. Туйдан соң яшьләр Сочида булып кайткан һәм киләчәккә планнар корып, тормыш итә башлаган. Ләкин балалар алып кайтырга ашыкмаганнар. Башта икесе дә яхшы эшкә урнашырга, фатир алырга планлаштырган. Әнә шулай итеп узган елның апрелендә ипотекага өч бүлмәле фатир алганнар. Тик бу шатлыклы вакыйга Айратның чирләп китүе белән алмашынган.
– Фатир алыр алдыннан гына, февраль аенда Айрат, култык астында нәрсәдер комачау иткән кебек, дип зарлана башлаган иде. Фатирга күчкәч тә гел әйтеп килдем үзенә – поликлиникага бар, күрен дип. Тик ир-атны үзең кулыннан тотып өстерәп алып барырга кирәк бит ул. Май аена кадәр бармыйча сузды. Барган иде, бер табиб та карамый, бер больницадан икенчесенә куалап тик йөрттеләр. Соң чиктә Республика онкология диспансерына җибәрделәр. Аннан РКБга… Шуннан аңа Илдар исемле хирург операция ясап, ачып карады – үпкәсендә шеш булган, шуның бер өлешен анализга дип кенә кисеп алган да, кире тегеп куйган. Теләсә кайсы табиб әйтер – болай эшләргә ярамый. Кислород та кергәч, бер өлешен генә кисеп тә алгач, шеш котырып үсә башлаган. Айрат әле үзендә рак икәнен белү белән, шеш ул кадәр азмаганда ук әйткән иде: «Үпкәмнең шеш булган ягын кисеп алыгыз, кешеләр бер үпкә белән дә яши бит», – дип. Аны тыңламадылар, химия бирделәр, – дип сөйли хастаның хатыны Аида Вәлиева.
Узган елның сентябрь, октябрь, ноябрь айларында химияләр ала, пеләшләнә, симереп китә Айрат. Декабрь аенда кабат тикшертәләр һәм күрәләр – шешкә берни дә булмаган, киресенчә, тагын да ныграк үсә башлаган. Егеткә кабат химия билгеләгәннәр. Ике ай эчкән ул даруларны. Ләкин февраль аенда эчәргә тиешлеләрен сорап больницага баргач, бу даруларның бетүен һәм яңаларының әле тиз генә кайтмаячагын җиткергән табиблар.
– Бу бит акылга сыймаслык хәл! Җүләр илдә яшибез, беләсезме шуны. Рак бит ул көтеп тора алмый синең даруың киләсен! Мартка кадәр дарулар булмады, ике айга якын бер ни дә эшләми утырдык. Март аенда МРТ уздырдылар һәм шешнең тагын зураюын әйттеләр. Аның зураюын Айрат үзе дә сизә иде, чөнки операциядә киселгән урыныннан тиресен тарттырып күкрәгендә тышкы якка таба үсә башлады ул, – ди Аида.
Шешнең үсүе билгеле булса да, егеткә кабат химия бирмәгәннәр. Чөнки моңа кадәр эчкән даруларының бавырына бәргәнлеге билгеле булган.
– Бездәге табибларның наданлыгына исең китәрлек. Бер генә кеше дә: «Химия вакытында берьюлы бавырыңны да дәвалый торган дарулар эчәргә кирәк», – димәде. Әмма химия алган кешегә бу мәҗбүри әйбер икән. Шуңа күрә Айратны башта бавырын дәваласын дип, кайтарып җибәрделәр. Ә бавырны дәвалау бик кыйммәтле әйбер. Әле кабат килгәндә дә, анализлар бирәсең, барыбер бавыры сәламәт түгел дип, кире борып кайтаралар. Бик күп вакытыбызны һәм бавыр дәвалау өчен акчабызны тоттык, – дип сөйли Аида.
Акча җитми башлый. Менә шунда алар ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итәргә булалар. Әле рак диагнозы куелган гына вакытта Айратка: «Әйдә, синең чиреңнең тарихын язып, интернетка куйыйк, акча җыеп карыйк», – дигән булган Аида, тик Айрат үзе баш тартып килгән. «Инвалид булып күренәсем килми, кирәкми», – дигән. Әмма яшьләрнең ипотекага алынган өч бүлмәле фатирлары булуын, бары тик Аиданың хезмәт хакына гына яшәүләрен истә тотып, башка чаралары калмый. Халыктан азмы-күпме акча җыялар.
– Айрат хәлсез иде. Тик шуңа да карамастан, аның больничныен ябып, мәҗбүри эшкә чыгардылар. Быел апрель уртасында иде бу. Көндезләрен капельница куйдырырга йөргәч, эшкә төнлә чыгарга мәҗбүр булды. Төнлә йокламагач, күзгә күренеп сәламәтлеге дә бетте, ябыкты да, тыны кысыла, сулый алмый башлады. Шеше исә зурайганнан зурайды. Утыра да алмый башлагач, больницага барып, тавыш чыгарды: «Сез минем нинди хәлдә булуымны күрмисезме әллә? Сез минем үлүемне көтәсезме? Ачыгыз больничныйны, мин эшләү түгел, ятып та тора алмыйм!!!» – дип елады. Шуннан соң гына аңа беренче төркем инвалидлык бирделәр, ул өйдә утыра башлады, – ди Аида.
Шушы хәлләрдән соң, Казан табибларына ышанычлары бетә яшьләрнең. Интернеттан кайда дәваланып булачагын карый башлыйлар. Айратны бер генә доктор да дәваларга алынмый. Шеш тә зур, бавыр анализлары да начар чөнки. Ахыр чиктә, Төркиядәге Анталия шәһәренең «Memorial» хастаханәсендә алынып карарга ризалыкларын бирәләр. Егеткә эшләгән оешмасы 500 мең сум акча бүлеп бирә, шул акчаларга июль аенда җыенып китәләр.
– Профессор белән очраштык, «Кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен», – диде. Аннан соң 16 курс радиотерапия билгеләделәр безгә. Аны ике атна алганнан соң, Айратка җан кергән кебек булды. Битләре тазарып китте, авырту сизми башлады. Авыртуны баса торган уколлар да кадамадык, чөнки кирәк түгел иде ул аңа. Аның бары тик умыртка баганасы гына авырта иде. Чөнки шеш зур итеп үсеп, умыртка баганасын кәкрәйткән. Йөргәндә арый, тыны кысыла иде, шуңа инвалид коляскасы алдым. Хәле яхшыргач, Анталиянең матурлыкларын күрсәтеп калырга тырыштым. Кичке якта, кызу беткәч диңгез буена алып бара идем үзен. «Айрат, син терелергә тиешсең. Син терелгәч тә, без монда путевка алып, икенче юлы дәваланырга түгел, ял итәргә киләчәкбез. Кара ничек рәхәт», – дия идем. Ул да үзенең тереләчәгенә ышана иде. Шундый рәхәт узды ул көннәр. Тик ике атнадан соң, Айрат кинәт кенә начарайды – күзгә күренеп ябыкты, хәлсезләнде. Айраттан анализлар алдылар. Моңа кадәр Төркиядә ракны дәвалап булган очраклардагы махсус әзер программалар бар. Шул программаларның берәрсенә туры килмиме, дип тикшерделәр. Ләкин моңа кадәр мондый төрдәге рак белән очрашканнары булмаган, шуңа күрә дәвалауны башка төрле итеп билгеләп карарга булдылар. Бар да яхшы иде. Табиб хәтта әйтте: «Әгәр хастаның хәле яхшы икән, 3нче сентябрьдә соңгы химиясен алачак та, соңыннан кайтып, бер ай өегездә ял итәрсез, кабат октябрьдә генә килерсез», – дигән иде. Без бу хәбәргә бик сөендек. Айрат та өйне, туганнарын бик сагынган иде. Төркиядәге ризыклар да безнеке кебек түгел бит – майлы, борычлы. Арган идек. 8нче сентябрьдә Казанга кайту өчен билетлар да алып куйдык. Ләкин кинәт аның уң як кулы, кабырга тирәләре һәм уң як аягы шеште. Сулыш ала алмый башлады, 2нче сентябрьдә профессор безне шундук больницага яткырды, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Ачыкланганча, шеш булган уң як үпкәсе тулысынча эшләмәгән, ә сул яктагысы яртылаш кына эшләгән. Тик шеш чынлап та коточкыч зурлыкта һәм ул яртылаш эшләгән үпкәгә авырлык китереп, анысының да эшләвен бөтенләй туктаткан. Хәзерге вакытта егетне трубка аша гына сулыш алдыралар, ул үзлегеннән сулый алмый. Егет һәр заман йоклаган хәлдә. Табиблар аны уятмас өчен дарулар кадап йоклаталар – чөнки уяначак икән, аппаратны аерырга туры киләчәк. Аппаратны аералар икән, егет интегеп, сулыш ала алмаудан үлеп китәчәк.
– Мин аның интегеп үлүеннән бик куркам. Ул болай да нык интекте инде. Тормышымда ике тапкыр һава җитмәү аркасында үлемнән калганым бар, шуңа күрә сулыш ала алмыйча үлүең нинди газаплы үлем булуын яхшы беләм. Айратка мин мондый үлем теләмим. Әлегә аны әнә шулай йоклаган хәлдә аппарат ярдәмендә яшәтәчәкләр, йөрәге ни кадәр вакыт түзә алыр – шуңа кадәр ул Төркия больницасында калачак. Йөрәге туктаганчыга кадәр. Ләкин Төркия больницасында дәвалану кыйммәт. Шуңа күрә мин газета укучылардан ярдәм сорарга телим. Зинһар өчен кызганмагыз, күпме булдыра алсагыз да, йөз суммы ул, ике йөзме – мин рәхмәтле булыр идем. Айрат искиткеч яхшы кеше иде. Аңа мондый газаплы үлем теләмим. Бик авыр, интегеп үлү булачак ул. Дәвалана алмасак та, Төркиягә килеп эләгүебезгә шатмын. Айратның шеше бик зур, аның терелә алмаячагын аңлый идем. Ләкин Казанда калсак, ул интегеп үләчәк иде. Монда ичмасам үлемен җиңел итәргә мөмкинлек бар. Без хәзер матди яктан гына мохтаҗлык кичерәбез, булышсагыз иде, – дип сөйли Аида.
Үзе ул көн саен сөйгәне янына больницага бара, аны кулларыннан тотып утыра, чәчләреннән сыйпый һәм соңгы көндә булган хәбәрләре белән уртаклаша. Белә – Айрат ясалма йоклатылган хәлдә булса да, аны ишетә, тыңлый. Чөнки Аиданың: «Сине бик яратам, гел яныңда булачакмын, мин килми дип борчылма. Син минем молодецым, сабыр ит, бар да яхшы булыр, син бит көчле кеше!» – дигәннәрен тыңлаганда хәтта елмая да икән.
– Аңа һәр көн янына килгәч «Аятел-Көрси» догасын укыйм. Айратка хәзер берни дә ярдәм итә алмаячак. Төркия табиблары барысы да әйтте: «Ник сезнең табиблар бу шешнең бер өлешен кисеп алган да, кире ябып куйган соң? Алар үпкәне алырга тиеш иде, андый очракта авыру исән калыр иде», – диделәр. Айрат үзе хәзер гаделлек эзләп йөри алмый инде. Тик ул үлгәннән соң, бу гаделлекне мин табачакмын. Казандагы хирург өстеннән гариза язам, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәм. Кешенең тормышын бозу гына түгел, аны үтерү бу! – ди әңгәмәдәшем.
Тик әлегә Айратны уятмау өчен, аңа йоклаган килеш кенә үлеп китәргә мөмкинлек бирү өчен акча кирәк. Зинһар бу кайгыга битараф калмасагыз иде, укучыларыбыз. Ни кадәр генә сәер булмасын, бу юлы сәламәтлек өчен түгел, газапсыз үлем өчен акча сорарга мәҗбүрләр…
Акча күчерү өчен Сбербанк картасы номерлары:
Вәлиев Айрат Әнәс улы 4817 7602 2468 6471
Вәлиева Айда Фәргать кызы 4279 6200 3745 6630
Айгөл ЗАКИРОВА
Комментарии