«Зөләйха күзләрен ача». 3өләйха гынамы?

«Зөләйха күзләрен ача». 3өләйха гынамы?

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» исемле романы зыялыларыбыз арасында үтә дә шау-шу кузгатып алды. Рус телле «Звезда Поволжья» газетасында да бер-бер артлы саллы гына мәкаләләр күренде. Язмаларда үзебезнең кайбер аксакал язучыларыбызның әсәрне, андагы хәлләрне кабул итмәве ачыкланды. Автор төгәлсезлекләрдә гаепләнеп, аның татар мохитен белмәве, аңламавы кебек нәтиҗәләр ясалды.

Шул кадәр дә гаугалы әсәр булгач, татарлыгыма да ук атылгандыр дип шикләнеп, романны укырга бөтенләй дә җыенмаган идем. Тик менә әдәбияттан бөтенләй чит, татарча әсәрләр укымаган затларның да бу роман белән таныш булуларын белгәч (бу хәл серле булып кала бирә), тынычлыгым китте. Кибетләрдән эзләп табып, укып чыктым. Өстәп, аерып әйтәсе килә: йотлыгып, бар дөньямны онытып, иң мөһим урыннарын сыза-билгели укыдым. Шуңа да кайбер фикерләремне уртаклашасы иттем. Юкка гына 43 ел мәктәп, гимназия, институт, хәтта мәдрәсә шәкерләренә дә татар әдәбияты укытмадым ләбаса.

Сүзне роман авторы Гүзәл Яхинага әлеге әсәре өчен ихлас рәхмәт әйтүдән башлыйсы килә. Ул хатын-кызларга хас сирәк зәвык, акыл, күзәтүчәнлеге, гыйбрәтле һәм катлаулы мизгелләрне уңышлы тасвирлавы белән җылы хис калдыра. Эпизодлар психологик, логик, тарихи яктан уңышлы бирелеше, тәңгәллеге ягыннан отышлы.

Зөләйха әсәрнең төп героинясы итеп аталса да, әсәр башында ук бу хәл әле күзәтелми. Биредә иң тәэсирлесе әлегә кайнанасы, аның улы Мортаза көчлерәк сурәтләнә. Ир уртасы яшендә унбиш яшьлек кызга өйләнеп, тынгы белмичә дөнья куучы бу ир янында Зөләйха барын да тизрәк ишетеп, вакытында аның гозерләрен, өстәп, сукыр булса да, җир җимертер гайрәткә ия кайнанасының йомышларын үтәүче, барына да өлгерергә тырышучы хатын буларак күз алдына килә. Рәхимсез капитал дөньясында Зөләйха уйлар уйлар дәрәҗәдә хәзерлекле түгел, аның күнекмәләре гади эшләр, мәшәкатьләргә генә исраф ителә. Ныгып җитмәгән организмына төшкән чиксез мәшәкать сәбәпле булса кирәк, туган балалары да үлеп баралар. Аяусыз һәм шәфкатьсез шартларда да хәрәкәтчәнлек, өлгергәнлек, тынгысызлык аша гына җан асрый татар дөньясы. Зөләйха шул авыр да, катлаулы да дөньяның бер вәкиле. Алга таба да шулай булыр иде, бәлки: кайнана картаеп үләр, улы Юзуф туар да, инде әнисе генә түгел, малае да атасы аркасына сыенып, бергә-бергә рәтле генә яшәрләр кебек. Тик Русия гомер-гомергә катаклизмнарсыз яши алмый шул. Соңгы шаукым аеруча зилзиләлерәк була.

Зөләйханың алдагы язмышы иленнән ары, атып үтерелгән ирсез хәлдә, бөтенләй чит һәм ят җирлектә, Иртыш буендагы калкулыкта торгызылган корылмаларда; комендант күзәтчелеге астында; төрергә чүпрәге дә булмагач, яңа туган баласын күлмәге эченә тыгып, шәрә тәнендә йөртеп асраучы ана буларак тасвирлана.

Романда Игнатов та тулы сурәтләнгән. Аны түнтәреш дулкыны тудыра, ымсындырып, һәртөрле адымга тарта, соңыннан, кирәге беткәч, бөтен нәрсәдән читләштерелә. Әсәр уртасына кадәр бу кеше бернинди теләктәшлек хисе тудырмый. Ул режимның бөгелмәс-сыгылмас вәкиле, җенси хисен дә җай чыккан саен икеләнүсез канәгатьләндерә. Гаилә кору, үз балаларын булдыру кебек гади кеше омтылышы да аңарда юк. Тик менә Зөләйха гына аның өчен каты чикләвек булып чыга. Соңыннан ул үз хәлен аңлый, бугазлап алган режим кысасында бәйсезлек чаткылары күрсәтә башлый. Әгәр, Зөләйханы яратканмы, дигән сорау куйсак, җавап бирер өчен шактый көчәнергә туры килер иде. Әйе, язучы әсәрендә аларны гел икесен янәшәдә сурәтли. Бары бер вакыт аралыгында алар бербөтен булып алалар. Тик Зөләйха татар хатыны, аның үткәнендә бары шул геннар яши. Шул үткән яшәеш аны «күзәтеп» тора (Тәңре, кайнанасы, ире Мортаза, ирен үтерүче Игнатов). Иң кискен минутта алар аңа юнәлеш бирәләр.

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында рус мужигына хатынлыкка бирелеп, аңардан малай тапкан булса да, ягъни теләгеннән тыш нинди шартларда калса да, героиня Аллаһка тугрылыклы булып кала, динен дә, иманын да сатмый. Ул гына да түгел, хәтта православие дине өлкәсендә махсус хәзерлек алган, инде үсеп җиткән малаен исламга кайтарып тынычлангач, фани дөнья белән саубуллаша.

Дингә каршы аяусыз сугыш игълан иткән чор әсәрнең нигезенә алганлыктан, Г.Яхина Зөләйхасын дини хәзерлектәге зат итеп бирми. Шунлыктан, ахырда да дини хисләр аша аналык хисләрен ташыта алмый, гаҗәеп зур яшел күзләр аша гына (бу хәл күктән төшкәнлеккә ишарә түгелме икән?) ананың эчке халәтен чагылдыра. Динсез чор тасвирланганга, әсәрдә һәртөрле ияләргә, рухларга, ышануларга күп урын бирелгән кебек. Хәтта Нәбирә Гыйматдиновадай, автор бу кадәр бай материал чыганагын чуашлар арасында җыймады микән, дигән шик күңелгә килеп китә. Зөләйханың зур яшел күзле булуы да шушы фикергә өстенлек бирә. Антропологик материал татарларга яшел күз бик үк хас булмавын искәртә.

Очраклырак хәлдә ире Мортазаның атып үтерелүеннән башка, Зөләйха Игнатовтан җәбер-золым күрми. Иң тәүге очрашу җыр аша була. Дәртле, аһәңле тавыштан җырланган, әмма таныш булмаган җыр ишеткәннән соң гына, ул командирның үзен күрә. Бу танышу Мортазаның үлеменә сәбәпче була. Шуңа да әлеге вакыйга һәр ике геройның хәтеренә уела. Зөләйха һәрдаим Игнатов кул астында булганлыктан, әлеге үлемне гел дә искәртеп тора. Үзенең режимга кирәк түгеллеген сизә башлаганчы, ул хәтта Зөләйхадан кораллы каршылык та кичерә. Сәбәбе – тайгада җиләк җыеп йөргән Зөләйханы күрүгә, Игнатовның шашып, аны яуларга ташлануы була. Зөләйха исә гаҗәп җитезлек күрсәтеп, аның мылтыгын элдерә (теге вакытта Мортаза ыргыткан балта аның башын ярганчы, Игнатов мизгел арасында пистолетын алып атып җибәргән иде) һәм атып җибәрә. Бәхетенә, арырак җиләк ашап утырган балага ташланган аю үтерелә. Бу хәлдән соң Зөләйханы артельгә билгелиләр, ул тайгага үзе генә ауга йөри башлый.

Әлеге вакыйгага кадәр, Иртыш буена килгәндә, йөзәрләгән «гаепләнүче» төялгән баржа су астына китә. Бик аз гына котылучылар арасыннан Зөләйханы Игнатов үзе яр буена кадәр сөйрәп чыгара. Зөләйха җавапсыз калмый. Сал бүрәнәләре арасына кысылып, су астына китеп баручы Игнатов коткарылгач, аны ахыргача дәвалап аякка бастыручы Зөләйха була, һәркөн очрашу эзсез калмый, сәламәтләнеп баручы авыру аннан үзе янында калуын сорый. Зөләйха йөгереп диярлек чыгып китә. Бары төнге тынлык аның акылын җиңә – кичләрен Игнатов янына килә башлый. Озакка түгел, чөнки башлап улы сизенә һәм ризасызлык күрсәтә башлый. Соңгы вакыйга бөтенләй үк чик куя, Зөләйха араны катгый өзә. Сәбәбе болайрак. Тайгага ауга киткән әнисен көтә-көтә арган Юзуф аны каршы барып очратырга ияләшеп китә. Бу юлы да шулай килеп чыга. Тик малай ераккарак китә, аңа ач бүреләр көтүе очрый. Малай агачка үрмәли. Күрәсең, бик биеккә менеп өлгермәгән. Бүреләр бер-бер артлы сикереп, малайны сөйрәп төшерергә ыргый. Улының эзе буйлап килгән ана бик вакытында өлгерә. Ул ике обойма беткәнче атып, бүреләр өерен кырып сала. Малай әнисе кулына әллә егылып, әллә шуып төшә. Малай гына түгел, Зөләйха да шок хәлендә калып, башын да күтәрә алмаган улын саклый. Игнатов бу көннәрдә үзе аларга килеп йөри. Ә аңарга янә кайнанасы, Мортазасы күзалланып, Зөләйханы гаепләүләрен юрый. Игнатовка юл ябыла.

Эшеннән кимсетелеп куылуын аңлаган Игнатов чая адымга бара, үзенә кешелеклелек чит булмавын раслый. Юзуфның качып китәргә җыенуы ачыклангач, Зөләйха беренче һәм соңгы мәртәбә әле комендант булган Игнатовка гозер белән керә: улына документ сорый. Игнатов каршында гомер буе койрык болгап йөргән бәндәнең үзе урынына комендант итеп билгеләнүен аңлагач, Юзуфка өр яңа таныклык ясый, ә «Дело»сын яндыра. Тик биредә каты бәхәсләргә сәбәпче җирлек бар: Юзуфның исеме Иосиф (бу әле халыклар атасына киная-ымсыну түгелме?) итеп үзгәртелә; фамилиясе һәм атасы графасына Игнатов үз исемен куя. Бу нәрсә, комендантның соңгы башбаштаклыгымы, әллә Зөләйхадан үч алуымы? Әле сорамый-нитми үсмер малай чукындырыла, дип тә әйтергә мөмкиннәр. Соңгысы тиз алып ташлана: вакыйгалар дингә каршы тоташ сугыш ачылган чорга карый.

Башбаштакланырга да җирлек калмаган, Игнатовның үзен кирәксезгә чыгаралар. Ә менә Зөләйха да, улы Юзуф та, ашыгыч булганлыктан, әлеге факт белән танышып өлгермиләр. Болар соңрак ачыкланачак, бәлки, романның икенче өлешендә.

Игнатовның соңгы адымы үз кулы белән үтерелгән Юзуфның әтисе каршында намусын бер өлеш җиңеләйтергә теләвеннән, дию урынлырактыр, бәлки. Әле шунысы да бар: сурәтләнгән чор –милләтсез, динсез «совет халкы» әвәләргә йөз тотылган чор. Юзуф хәзер әлеге сәясәтнең беренче вәкиле. Аның Иосиф исемле һәм яңа фамилияле булуы киләчәгенә ныклы адымнарга бару җаен ачар, бәлки.

Романның иң ахырында тайга аланында икесе ике яктан килеп, Зөләйха белән Игнатов бер-берсен күрәләр; икесен дә тормыш битәрләгән, күзләр тоныкланган, чәчләр агарган. Алар һич тә бер-берсенә ташланырга җыенмый, ул халәт чоры инде үткән. Зөләйханың – татар хатыны, ә Игнатовның рус булуы, бу аланның Русия символы икәнен күзаллаганда, һәр ике халыкның вәкилләре әнә шулай тарихи зилзиләләрне янәшә, бер­-беренә ярдәм итешеп гомер кичерүләрен раслый. Бу бәхетме? Тик ул система аерым кешеләрнең шәхси бәхетен булдыруга корылмаган шул. Геройлар зуррак, кешелеклерәк язмышка лаеклырактыр да… Тик автор уенча, алар менә шушы тарихи аланлыкларында калырга тиешләр.

Әсәрдә бер Зөләйханың гына түгел, Игнатовның да, үсмер Юзуфның да күзләре ачылды кебек. Хәтта романны укучыларның да, дип тә өстәү урынлыдыр.

Пенсионер укытучы Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии