Сталинны сагыну

Сталинны сагыну

Без бүген кышкы көндә юлга чыккан җәяүле кеше сыйфатында. Юлчы да, ярты юлга җиткәч, хәле бетеп, артка әйләнеп карый башлый. Әллә кире борылыйм микән, дип вәсвәсәләнә. Янәсе, әле барасы күп, юлның да рәте юк, көне дә кыска.

Сталинны сагынуның да сәбәпләре бар. 90нчы еллар башында демократик дулкынның бозлы яңгыры битләргә бәрә башлагач туды ул. Илдә барлыкка килгән бушлык, закон кысаларының йомшаклыгы, СССР заманындагы түрәләр һәм аларның балалары азынып китү, эш сөймәс яшьләрнең бандитлык юлына басуы гади халыкны артка борылып карарга мәҗбүр итте. Янәсе, Сталин заманында тәртип булган, каракларны сөргенгә сөргәннәр, завод-фабрикалар төзелгән, Сталин сугышта җиңгән, сугыш беткәч, товар бәяләре төшкән…

Мин Сталин заманында яшәп, ул чорда да гади халыкның ничек газап чигүен күрдем. Дөрес, бәяләр төшү булды. Әмма аннан авыл халкына да, шәһәрнекенә дә бернинди файда булмады, чөнки ул заманда кирәкле әйберсе дә, аны алырга акчасы да юк иде. 1951нче елның көзендә берничә авылга исәпләп, Яңа Иябаш авылына күлмәклек тукыма кайтардылар. Минем әни 2 метрлы ситсы өчен 7 чакрымдагы авылга җәяүләп барып, бер айлык пенсиясен – 40 сумын түләп, көн уздырган иде.

Караклар мәсьәләсенә килгәндә, булды ул каракларга каршы «көрәш». Безнең авылда «Ашытбаш» дип йөртелгән гаилә бар иде. Җитәкчеләр белән бергәләп бухгалтериядә утыручылар үзләре урлаган акчаны сатучыларга сылтап, берничә яшь кызны бер-бер артлы төрмәгә утыртканнар иде.

1943нче елның көзендә басуда чәчелеп калган берничә бәрәңгене чиләк төбенә салып кайткан өчен берничә хатынны бер елга төрмәгә озаттылар. Минем әнине дә утыртасы булганнар, каршыга килүче җитәкчеләрне күреп, бәрәңгесен ташлап өлгергән. Ә халыкка тәгаенләнгән агачтан йорт салып, амбардан капчыгы белән он, ит, май алып кайтып, район түрәләре белән кунак-кунак уйнаган колхоз рәисенә берни дә булмады. Күрәбез, коррупция, кода-кодагыйлык Сталин заманында да булды. Андыйлар беркайчан да ачлыктан да, матди яктан да интекмәделәр.

Дөрес, сугышка кадәр дә, аннан соң да илдә зур төзелешләр алып барылды. Нинди хисапка эшләнде соң бу эшләр? Безнең Ашытбаш авылыннан 6 гаиләне, кулак, дип гаепләп, Пермь, Магнитогорск шәһәрләренә сөрәләр. Сугыштан соңгы елларда 15-16 яшьлек малайларны йә шахтага, йә заводларга эшкә озаталар иде. Әниемнең туганнан туган сеңелләре Гөлчирә апаны 14 яшеннән – Яшел Үзәннең суднолар төзү заводына, аннан өлкәнрәк Рабига апаны торф чыгаруга алып китәләр. Бала табарлык та сәламәтлекләре калмыйча, иллесен дә тутыра алмыйча икесе дә дөньялыктан китеп барды. Шушы булдымы Сталинның зирәклеге?

Сталин җитәкчелегендә илдә зур алга китеш, фән, техника үсеше булды, дип фараз кылу хакыйкатьнең бер өлеше генә. Илдә кем идарә итсә дә, тормыш тукталып тормый. Патша заманында булмаганмы үзгәрешләр? Узган гасыр башында ук Мәскәүдән Казанга тимер юл килә. Ул әле бүген дә хезмәт итә. Идел аша тимер күпер салына. Себер ягында да тик тормыйлар, күперләр төзелә, тимер юлны Владивостокка кадәр сузалар. Тимер юл салу Русиянең көньяк өлешендә дә дәвам итә. Боларның озынлыгын исәпләсәң, Көнбатыш Европа илләрен әйләндереп алырга җитәр иде.

Дөньякүләм танылган галимнәр – Менделеев, Бутлеров, Циалковский, Жуковский, Лебедев, Попов патша заманында яшәгән кешеләр. Татарстанда яшәгән Арбузов, Гыйлем Камай, табиб Терегулов, физик һәм химик Хәмит Мөштәри шул ук чордан килгән галимнәр.

1942нче елның салкын кышында Ленинград тирәсендә сугыш алып барырга тиешле армияне Волхов юнәлешеннән калын урман, сазлыклар аша Смоленск юнәлешенә бору планы корыла. Билгеле, бу бер көн эчендә хәл ителә торган операция түгел. Ара якын булганлыктан, дошман авиациясенә бу армияне бомбага тоту бернинди кыенлык тудырмый, чөнки безнең яктан бернинди дә саклану чарасы юк. Авылдашым Әсәдулла абый Гайнуллин бу күчеш вакытында мең кешелек полктан 45 солдатның гына исән калуын сөйләгән иде. Командирлардан берәү дә исән калмагач, шул ук безнең авылның Ваһап абый исәннәрдән рота оештырып, җитәкчелекне үз кулына ала. Мәгълүм ки, Муса Җәлил дә шушы кичеш вакытында яраланып әсир төшә. Яхшы җитәкчеләр булгач, нигә Сталин белән Жуков мондый авантюрага бара?

Икенче Бөтендөнья сугышындагы җиңүне Сталинның зирәклеге, дип санау бөтенләй гамәлгә сыймый. Фашистларның берничә ай эчендә Мәскәү янына килеп җитүе Сталин һәм Жуковның акыл нәтиҗәсеме? Разведка хәбәр итеп торганда, Германиянең безнең ил буендагы Польша, Чехия җирләренә гаскәр китереп туплавы – Сталинның алдан күрүчәнлегеме?

Бүгенге «демократлар» Сталинның үзенең сугыш башларга план коруын яшерергә маташа. Шулай булмаганда, июнь аенда бөтен хәрби техниканы сүттереп, майларга кую, офицерларны ялга җибәрү максатка ярашлы булыр идеме? Янәсе, ял итсеннәр, алда зур көрәш көтә. Жуков үзе дә СССРның көнбатыш чикләрендә икмәк запасы туплануын яшерми яза. Әзер икмәкне кулга төшерү дошман өчен файдалы була да инде.

Бүгенге Сталин тарафдарлары – Зюгановчылар фашизмны тар-мар итүдә Англия һәм АКШның ярдәмен юкка чыгарырга маташа. Өч тапкыр Герой исеменә лаек булган Александр Покрышкин үзенең очышларын Америка самолетында башкара бит. Гаеп тагарга уйласаң, юлын табарга була. Шул ук Зюгановчылар Америка ярдәме күз буяу гына, алар сугышка 1944нче елны гына керде, диләр. Әмма хакыйкать башкачарак. Моны Рузвельт алдан ук әйтеп куя: «Без сугышка тиз генә керә алмыйбыз, әмма техника, корал, азык-төлек белән ярдәм итәрбез», – ди. Моның сәбәбе дә бар, Русиянең союзнигы Япония үзе Америкага һөҗүм итә, аның Тын океандагы флотын туздырып ташлый. Япониянең океандагы көчләрен басмый торып, Америка сугышка катнаша алмый. Бу алым 1944нче елны Германиянең Америкадагы армиясен тар-мар иткәч кенә мөмкин була.

Йә, уйлап карыйк, Көнчыгышта Япониянең көче сындырылмаса, ул Владивостоктан кереп, СССРны яулап ала башласа, нәрсә булыр иде? Америка булышмаса, без 1941нче елның көзендә Себердәге дивизияләрне Мәскәү янына китереп, дошманны тар-мар итә алыр идекме?

Союзниклар көнбатыштан фронт ачып, Германия хәрби промышленностен юк итмәсә, бу коточкыч кан коеш тагын күпмегә барган булыр иде?

Зюганов һәм империячел акыл ияләре Сталин һәм Жуковны күккә чөеп мактап, ачлыктан интеккән ярлы халыкның хезмәтен юкка чыгарып, бүгенге буынның күзен томаларга маташа. Алай гына булса әле! Алар фикеренчә, Хрущев белән Горбачев та шыр тиле булганнар икән. Нәрсә, Сталин үлгәч, тормыш кирегә тәгәрәп тордымы? Яхшылыкка таба бернинди үзгәреш булмадымы? Сталинның шәхес культы турында халыкка җиткерү, янәсе, Хрущевның зур җинаяте. Сталинның шәхес культы үзе исән вакытта ук фаш ителә. Сугыштан соңгы елларда Бөтендөнья Тынычлык Советы рәисе Джон Бернардның бу хактагы фикере 1950нче елда ук рус телендә Мәскәүдә басылып чыга. Рәхмәт Хрущевка, бөтен каралыкны ачып, халыкка җиткергән өчен.

Минем дусларым арасында да Сталинны якын итүчеләр бар. Янәсе, ул патриот, үзенең улын да немец генералына алыштырмаган. Улы Яков исән булса, ул көрәшкән булыр иде әле, ә фашист генералы Паулюсны 1950нче елга кадәр ашатып ятудан безгә нинди файда булды?

Тиран кайда булса да, тиран инде ул. Җәмгыятьтәме, үз гаиләсендәме – барыбер.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии