«Иремнең һәлакәткә юлыгуына башта ышанмадым»

«Иремнең һәлакәткә юлыгуына башта ышанмадым»

«Аһ!» итәргә дә өлгермисең, кайвакыт, тормыш матур гына барган җиреннән әллә нинди борылышлар ясап куя. Бар да үзгәрә. Яшь җырчы Рината Тей (үз исеме Рузилә Сәмигуллина) да әле ярты ел элек кенә түгәрәк тормышлы булган югыйсә. Янында яраткан ире Сәгыйрь, уллары Арсен да инде үсеп килә, җырчы карьерасы да үргә менә башлаган вакыт: концертлар белән Уфада чыгыш ясарга җыенган чагы… Һәм бер көн эчендә тормышы челпәрәмә килгән. Узган елның 25нче октябре Рузилә өчен иртәдән үк начар башланган…

«КАЗАННАН ЧАЛЛЫГА КАЙТЫП БАРЫШЫ ИДЕ»

Рузилә белән Сәгыйрь моннан 14 ел элек үк университетта укыганда танышкан. Өч ел гына очрашканнар да, никах укытканнар, бер елдан өйләнешкәннәр.

– Әлбәттә, яшь кызның артыннан йөргән егетләре күп була, тик мин Сәгыйрьне сайладым һәм ялгышмадым да. Ул эчке дөньясы белән, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәте белән күңелемне яулады, хөрмәте һәм мине беренче урынга куюы бар иде. Һәр кешенең үз яртысы, пары була диләр, безнең очрак шулдыр: бер-беребезне тулыландырабыз кебек. 2012нче елда улыбыз туды. Безнең аралар тагын да якынайды. Әйе, гаиләдә вак-төяк ызгышлар буладыр ул, идеаль гаилә тормышы була алмый, тик беркайчан да зур гаугалар чыгарып, үпкәләшеп яшәмәдек, бик тату идек, – ди Рузилә. Быел июль аенда Сәмигуллиннар гаиләсе үзенең ун еллык юбилеен бәйрәм итәргә тиеш булган. Тик узган елның октябрь аенда ире юл һәлакәтенә эләккән һәм әле дә үз аякларында йөри, сөйләшә алмый. Рузиләнең дә бүгенге көндә ирен терелтү дәрте белән яшәгән вакыты:

– Бу безнең тормышта бик авыр сынау. Мин беркайчан да мондый авыр хәлдә калырмын дип уйламаган идем. Язмыштан узмыш юк диләр, бу сынауны үтәргә кирәк булгандыр. Хатын кыз буларак, миңа авыр – ирем шундый хәлдә ята, бала бар, тормышны үзем генә алып барам. 25нче октябрьдә булган хәлләрне исемә дә төшерәсем килми. Мин ул вакытта Чаллыда, иремнең әниләрендә идем. Иртән иртүк Казаннан Сәгыйрь кайтырга тиеш иде, сәгать көндезге уннар тулгач Уфага кузгаласы идек. Минем бер-бер артлы Уфада өч концертым буласы иде. Алтыда ук кайдарак булуын белешергә шалтыраттым, телефонын алмады. Җиделәр тулып киткәч, смс яздым, укымады да, язмады да. Йөрәгем тыныч түгел. «Әллә йоклап калдымы икән?» – дип уйлыйм. Туктаусыз шалтырата башладым, телефонын алмады. Озак вакыт тырышкач кына, бер шалтыратуымда «Алло» диделәр. Тик трубканың икенче ягындагы ир Сәгыйрь түгел иде. «Бу – полиция. Ирегез М – 7 трассасында каты юл һәлакәтенә очрады», – диде. Мин көлеп җибәрдем, «Нинди авария, булырга мөмкин түгел!» – дим. Ул машинаны бик оста йөртә иде, беркайчан да руль артында барганда игътибарын читкә юнәлтмәде, шуңа күрә ышанмадым. Ә полиция хезмәткәре дәвам итте: «Ирегезнең хәле авыр, аны ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр», – ди.

Сәмигуллиннарның БМВ Х5 машиналарыннан тимер өеме генә калган диярлек. Әле дә нәрсә булганын төгәл генә әйтеп бирә алмый ирнең якыннары. Тик ул юлда барган җирдән тик торганнан сулга таба каера башлаган һәм каршы яктан килгән йөк машинасына бәрелгән. Йөк машинасына ут капкан, йөртүчесе чак сикереп котылган. Ә Сәгыйрьнең исән калачагына бөтенләй ышанмаганнар да.

– Мамадыш район хастаханәсенең реанимация бүлегенә салганнар, без килгәндә операциягә алып кереп киткәннәр иде үзен.

Реанимация ишек төбендә табиб тора. Кермәкче идем, «Кая барасыз?» – ди, ул вакытта реанимациягә теләсә кемгә керергә ярамаганын да уйламыйм бит әле. Шунда иремнең атып бәрелгән кием кисәкләрен, бер аяк киемен күреп алдым. Аны чишендерә-чишендерә алып кергәннәр. Табиб әйтә: «Әлегә каядыр алып барырлык хәлдә түгел, башта операция ясыйбыз, соңыннан вертолет белән Казанга алып китәчәкбез», – ди.

Шунда гына мин иремнең хәле ни дәрәҗәдә авыр булуын аңладым. Киноларда күрсәтелгән кебек, стенага сыланып, елый башладым. Тынычландыра торган дарулар эчерттеләр, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Җиде сәгать буе ясыйлар операцияне. Сәгыйрьнең, шөкер, умыртка баганасы һәм оча сөякләренә зыян килмәгән, тик баш миенә кан сауган, кул һәм аяклары исә чәрдәкләнеп беткән булган, аларны яңадан җыйганнар.

«ЯРДӘМ СОРАВЫ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ»

– Мин беркайчан да мине жәлләүләрен, кызгануларын теләми идем. Киресенчә, миңа карап соклануларын, илһамлануларын теләдем. Шуңа күрә бу хакта беркемгә дә сөйлисем килмәде. Ә ул чакта бик авыр иде миңа, иремнең исән калачагына 1 процент кына өмет бар, диделәр. Белмим, ничек түзә алганмындыр. Иремне вертолетка алып бару өчен ашыгыч ярдәм машинасына «төягәндә» мин аны күрдем, ул бүгенге көндә дә күз алдымда – тере мәет шикелле иде. Ул бит үзе суламады, кан басымын тотмады. Шунда урамда акырып еладым. Бер генә сүз әйттем: «Матурым зинһар калдырып китмә безне», – дип…

Сәгыйрь башта РКБдагы нейрохирургия бүлегендә яткан. Иртәдән кичкә кадәр ирнең абыйсы һәм ире палата төбен саклаган. Табиблар өметле хәбәр бирмәгән. «Исән калуы шикле», – дигәннәр.

– Анда Зөһрә исемле шәфкать туташы бар иде. Рәхмәт яусын, бик карады иремне. Урын-җирләрен гел алыштырып, иремне борып яткырып гел карап торды. Шул Зөһрә апа миңа бер көнне әйтте: «Кызым монда кайбер кешеләр нык авыру булган хасталар янына муллалар чакыра, әгәр мөмкинлегең бар икән, син дә чакыр», – ди. РКБ янында гына «Гадел» мәчете бар, шуннан мулла дәштем. Рөстәм хәзрәт килде һәм ирем янында догалар укыды. Берничә көннән соң хәбәр килде: иремне кан басымын саклап тота торган аппараттан аерганнар! Тагын атна ярым тирәсе вакыт узгач, кабат Рөстәм хәзрәтне чакыртырга булдым. Мин аны беренче чакырганда йөзенә карамаган да идем, ә менә икенче чакырганда йөзенә карап, имәнеп киттем. Бу хәзрәт 2009нчы елда Кол-Шәриф мәчетендә безгә никах укыган иде. Шуннан соң үзе дә танып алып, безне тагын да якын күреп, икенче тапкырында да догалар укыды. Шуннан соң берничә көннән ирем кулларын селкетә башлады. Өченче тапкыр чакырттым, анысыннан соң ул күзен ачты. Ирем, әлеге юл һәлакәте булганчы ук, Аллаһка бик ышана торган кеше иде. Хәләл ризык кына ашады, эчмәде, тартмады. «Бик намазга басасым килә, тик нигәдер җөрьәт итә алмыйм әле, нәрсәдер җитми», – дип әйтә иде ул миңа. Мәчеткә дә йөрде, 3-4 ел рәттән башыннан ахырына кадәр ураза да тотты, тик намаз укымый иде. Хәзерге вакытта ирем мимика белән сөйләшеп, «әйе» яки «юк» дигәнне белдерә ала. Беркөнне: «Алла боерса, терелерсең, аякка басарсың. Намаз укый башлаячаксыңмы?» – дип сорадым. «Әйе», – ди. Әле үзизоляция игълан ителгәнче үк тагын бер мәртәбә Рөстәм хәзрәтне чакырган идем, ул дога укыганда артыннан кабатлап барган шикелле, авызын селкетеп торды ирем. Шундый нәтиҗәгә килдем – намазга авыр хәлгә очраганнан соң түгел, рәхәт вакытларда ук килергә кирәк икән. Әгәр кешеләр моны аңласа, тормыш икенче төрлерәк булыр иде, дим. Бүгенге көндә Сәгыйрь реабилитациядә, көчемнән килгәнчә тырышам, иртәдән кичкә кадәр, абыйсы белән чиратлашып карыйбыз, төнгә дә калырга туры килә. Ул хәзерге көндә яңадан яшәргә өйрәнә, тормышка яңадан аяк баса. Сабый бала кебек, беренче адымнарны ясарга өйрәнәбез, беренче сүзләрне әйтергә. Килгән саен әйтәм үзенә: «Табибларга үзең дә булыш, болай гына җиңеп булмый», – дим. Бүгенге хәленә килер дип беркем дә көтмәгән иде, ә ул, Аллага шөкер, акрынлап алга таба бара, үзгәрешләр җир белән күк арасы. «Исән калса да, ятып тора торган яшелчә булачак», – дигәннәр иде аның турында. Мондый сүзләрне ишетү авыр булды – хатын-кыз буларак миңа да сәламәт ир кирәк. Шуңа күрә хәлемнән нәрсә килә, шуны эшлим, Аллаһка да күп ялвардым ул теләкләрем кабул булгандыр, дип уйлыйм. Иремне аякка бастыру өчен тырышлык кына түгел, акча да кирәк. Атнасына реабилитация өчен 40 мең сум тирәсе акча китә. Мөмкинлек булганда, алып бардык. Уйлаган идем, хәйрия концерты оештырып та азмы-күпме ярдәм алып булмасмы, дип. Тик коронавирус сәбәпле концертлар оештыру мөмкин түгел. Шуңа күрә халкыбыздан ярдәм сорау мөрәҗәгате белән чыктым. Беренче мәртәбә сорагач, бик авыр булды, атна ярым депрессиядә булдым. Еладым да еладым. Чөнки кеше интернетта минем сәхнә образын күрә дә, бик бай, масаючан дип уйлый. Түгел, мин тормышта бөтенләй башка, ул минем сәхнә образы гына. Шуңа күрә, ире аркасында үзенә пиар ясый, диючеләр дә булды, – дип сөйли Рузилә Сәмигуллина.

Әңгәмәдәшемнең иң зур теләге – тизрәк иренең сөйләшә башлавы. Нәрсә сәбәпле килеп чыкты бу юл һәлакәте, 25нче октябрь көнне нәрсә булды, шуның хакында белешәсе килә аның. Бәхетле көннәренә кире кайтасы килә. Бу ярты елда шактый авырлыкны ялгыз ерырга туры килгән, яшәү өчен ире белән бергә көрәшкән чөнки. Сәгыйрьгә көн саен төрле массажлар, күнегүләр ясаталар, төрле препаратлар кадыйлар, психолог дәвалый һәм болар барысы да акча дигән сүз. «Мин аны аякка бастырырга тырышачакмын. Ул бит минем ирем, мин беркайчан да кул селтәмәячәкмен», – ди Рузилә. Тик бу очракта чынлап та, матди тотнаклылык булмаса, бу авырлыкларны җиңеп чыгуы бик авыр. Изге Рамазан аенда, изгелекләрне тагын да күбрәк эшләргә кушалар. Укучыларыбыз арасында бу вакыйгага битараф калмыйча, үз ярдәм кулын сузарга теләүчеләр булыр. Йөз сум акча да әлеге гаиләгә ярдәм булыр иде. Әйдәгез Сәгыйрьне аякка бастырырга бергәләп ярдәм итик!

Акча күчерү өчен Сбербанк картасы номеры: 2202 2002 2794 1349 Рузилә Ринат кызы Сәмигуллина исемендә.

Тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр +7 919 697 77 22 номеры буенча Рузиләнең үзе белән элемтәгә чыга ала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии