Яшьлегемә кире кайтмас идем...

Яшьлегемә кире кайтмас идем...

Балалык, яшьлек гомерләре матур үткән кешеләр сагынадыр аны. Тагын кайтып шул юлларны үтәсе киләдер. Ә мин кайтмас идем, сагынмыйм да бугай. Гәҗитнең һәр санында диярлек сугыш чоры балаларының авыр яшьлеге турында языла. Сугыштан соңгы елларда да ирсез хатынга, атасыз балага җиңел булдымы соң ул тормыш?

Мин менә сугыштан соң туган бала, әби һәм әни белән үстем. Безнең урамда балаларның барысының да әтисе бар иде, әтиле баланың туганнары да була бит аның.

Ярлы идек без. Әни көннәр буе колхоз эшендә таякка эшләп йөрсә, әбинең, кулак хатыны буларак, колхоз карчыкларына елына бер тапкыр бирелә торган бер пот бодайны алырга да хакы юк иде. Колхозлашу елларында, 1930нчы елның 30нчы мартында йортны сүтеп алып, гаиләне урамда калдырганнар. Бабайны төрмәгә алып киткәннәр. Әллә нинди байлыгы булмаган да инде, хезмәтче дә тотмаган. Уңган булганнар шул. Бабай 17 авылга барып йөргән, башлык булган ул. Ачу саклаучылар күп булгандыр инде. Төрмәдән кайткач, иске такталардан эченә туфрак тутырып йорт ясаган. Түбәсе салам белән ябылган. Бабай үзе 41нче елда үлгән. Әни Альших авылында тракторчы булган. Әти дигән кеше сугыштан кайткач, өйләнешеп, Суыксуга әби янына шул мунча кадәр йортка кайтканнар. Әтинең әле йортта ике энесе, сеңлесе булган. Әби 70не узган, ялгыз булган бит инде. Авыл халкы гомер гомергә килгән кешене кире каккан, Зайдә килене, дип кимсеткәннәр. Миңа 2 яшь тулгач, әти авылына киткән, әни әнисен калдырып китә алмаган. Югыйсә әле авылда әбинең кияүдәге тагын өч кызы булган.

Җырдагы кебек: атасыннан бала яшьли калса, бәхетсезлек шуннан башлана... Әти киткәндә декабрь ае булган. Көне-төне буран дулап, йортны бөтенләй кар күмеп киткән.

Үткәннәрем әкияти томан,

Тик хәтерлим әле һаман үзем –

Кышын карлар күмгән кечкенә йорт,

Тол әнинең гел-гел яшьле күзен.

Морҗага кар тулып мич янмаган,

Салкыннары искә төшә тагын

Җәен таллар күмгән кечкенә йорт,

Һәм тилмереп үскән балачагым.

1957нче елның 17, 18, 19нчы март көннәрендә кеше чыкмаслык буран булды. Ул чакта электр юк әле. Караңгыда утырабыз, кар астында, елыйбыз. Әни – эшкә, мин укырга бармадым. Үзебезнең урамда яшәүче Зур апаның улы Тәүфикъ абый килеп казып чыгарды, морҗаны чистартып, мич яктык. Ул чакта да язып бара идем, әле шул дәфтәр йортны сатканда да бүрәнә ярыгында сакланган булып чыкты.

Җәйгә чыккач, өебез ишелде. Туфракка кар сулары сеңгәндер инде. Ул чакта колхоз рәисе Василий абый Хмелев иде. Әни барып елаган. «Ну, Райка, – дигән. – Булыр, булышырбыз», һәм 12 имән багана китерткән. Такта алырга акча да биргән. Шулай итеп туганнар, бигрәк тә Мостафа җизни тырышып, тагын шундый йорт төзедек, түбәсе толь белән ябылды анысы, яңгыр үтмәслек. Сарыкларны да сатып бетердек инде. Кәҗә дә калмады. Ә сарыгың булмаса да йон заданиесе бар, аны түләргә, 120 йомырканы түләргә. Нинди генә налог салмадылар, тәмәке налогына кадәр бар иде. Мәҗбүри заемга кул куйдырып чыктылар. Акча юк түләргә. Безнең терлек тә юк, тизәк кирпече сугарга тирес тә юк. Ягулык каян табарга? Әле ул чагында кыр ышыклау полосалары да утыртыла гына башлаган. Шул Тәүфикъ абый фермадан тирес кайтара иде, яңгырлы көнне туздырып куеп, ялан аяк басып, әни белән икәү кирпеч суга идек. Кыш көне ягасың, пыскый инде. Ферма бакча башында гына булгач, төнлә салам урларга барабыз. Берсендә әни белән икәү төнге сәгать 3тә киттек. Туңдырган вакыт, барып йолка гына башлаган идек, бер көтү эт килеп чыкты. Ничек эскерт башына менгәнебезне дә белми калдык. Алла саклады. Мичкә икмәк салырга да салам яга идек, анысы әпәй көлтәсе дип атала иде. Санын оныттым инде.

Мин икенче класста укыганда тимер юл күперен ремонтладылар. Ул елны икенче сменада гына укыдык, таңнан күпер төбенә төшеп йомычка җыйдым. Эрерәкләрне зурлар ала инде, безгә кардан аралап вагы кала. Шунда эшләүче хатыннарның һәрберсенә алъяпкыч чигеп бирдем.

Инде ул чакта матур итеп челтәр дә бәйли, чигә дә белә идем. Күп кызларга мендәр тышы, карават җәймәсе чигеп, челтәрен бәйләп бераз акча эшләдем. Үземә укырга йөрергә 48 сумга бикләнә торган чемодан алдым. Ул чакта шулай иде. Ике сөлге башын бер кичтә чигеп бетерә идем.

Уфалла арбасы, диләр, безнең ишедә булганмы соң ул? Сарыклар булганда печәнне капчык белән башка күтәреп кайта идек, кача-поса бит әле. Күрсәләр, беттең, капчыгыңны йә тапый, йә алып китәләр. Үләнеңне дә арбасына сала. Ун бармагың белән җыясың бит, кәкрәеп бетеп каткан бармаклар мәктәпкә барганда да агарып бетмәгән була иде әле. Бер йорт аша яшәгән туганнарның бар иде ул арбасы, кырга барганда мине дә алып баралар иде, чөнки оста җыям. Биек кукуруз арасына тезләнеп, рәттән йолкып барам. Аларга төягәч, минем капчыкны да куялар. Бәйләгәч, капчыгың дүрткә бүленә. Бабаң күп тутырырга кушмый, күчәр күтәрмәс, ди. Берьюлы Гөлфия апа, Җәүһәрия, мин өчәү күп итеп эт эчәгесе йолкып капчыкларны бик шәп тутырып, беребезгә беребез күтәртешеп, качып тимер юл буеннан кайтабыз. Килеп чыкты бит каршыга парторг (мәрхүм инде) капчыкларыбызны пәке белән турады. «Кукуруз булса, подсуд җибәрәм, сукылар (без сабыйлар гына бит әле димәде!)», – дип сүгенеп тапады. Елыйбыз инде, кукуруз чыкмады, шөкер азыкны алмады, китте. Без елаган тавышка Наҗия апа (председатель Нургали хатыны) килеп карады да өч өр-яңа капчык чыгарып бирде. Шундый хәлләр күп инде ул. Хәзер булса, кырларны чистартасыз, дип, рәхмәт әйтерләр иде.

Әниләр кыш буе кар тоталар кырда, ни өстенә юк мескенкәемнең. Ирле хатыннар алар күргән нужаны күрмәде шул инде. Туганнар бер бәрән биргәннәр иде, әнисе булмагач, ул авырып үлде. Күршеләрнең шул уфалласын сорап әби белән бәрәнне үләт базына илтергә киттек, 3 чакрым барасы. Ярты юлны үткәч, әби абынып китте дә, арбаның тәртәсе кулына төшеп, кулы сынды. Кулын яулык белән бәйләп илтеп салдык, ыргыт та калдыр инде. Әни әрләде дә инде, закон шундый иде шул. Аннары Кыят больницасына барып, кулга гипс салдырдылар.

Дүртенче класста укыганда аягыма кияргә булмады, сарык булмагач, өй төзегән арты бит, акча да юк. Ул чакта баллон галушлар бар иде, сарык йоныннан бәйләгән носки белән киеп, бәйләп куясың да, йөгерә-йөгерә барганда туңмыйсың әле. Кар тирәнәйгәч, бара алмадым, авырдым. Ул чакта ярдәм биреш бар иде, миңа ике төрле киез итек бирделәр. Риза булдым инде. Тик бер укытучы гел әйтеп торды, сиңа киез итек әзме, якалы пәлтә кирәк идеме, дип. Дөрес, гел каныгып торгач, укымый да идем, башка фәннәрдән тырышсам да. Бер көнне такта янына чыгып битәрли башлагач, киез итегемне салдым да оекбаштан кайтып киттем. Хәзерге кебек икенче аяк киемнәре юк иде шул. Директор Фариз абый асыл кеше иде, очрады да кире алып килде.

Шулай үтте инде. Җиденче класста укыганда әни авырып китте, аның урынына эшкә бардым. Бергә эшләгән хатыннары печәнне алып торырга мине өскә мендерделәр, үзләре миңа биреп торалар, мин урнаштырам. Тураеп баскач, башыма кадак кадалды, әйтсәм, кайтарып җибәрерләр дип, әйтмәдем. Канны себерәм дә, эшлим. Кайтканда күргәч, әйтмәгәнгә әрләделәр. Әниләр язга таба кырга эскерт төбе көрәргә баралар иде, көне буе. Кайчакта уразага да туры килгән еллар була иде ул. Алар бит шул бер таякка эшләп йөрделәр. Прәшкә акчасы, дип (шул эшләгән таякка тиеннәр өстәп акчалата бирәләр иде ел ахырында) көтәләр иде инде. Кем булып эшләүчегә төрлечә языла иде ул. Бер елны ферма артына күксагыз дигән әйбер чәчтеләр, ни булгандыр инде ул. Шуның чәчәген өзеп йөреп, куллар келәйгә баткан кебек була иде. Ул һәр авылда булгандыр инде.

Безгә кадәр 7 генә ел укырга иде, безгә бер ел өстәделәр. Ул сигезне рәтләп укымадым да инде. Әни фермада сепаратта эшли иде, шунда бидоннар юдым.

8не бетергән елны хат ташучы булып кердем, 15 тулган иде. Андагы авырлыкларны сөйлисем дә, язасым да килми. Бүген дә безнең хат ташучы юк. Хезмәт хакы әз, ә кайчан күп булды? Мин эшләгәндә көнгә 1,25 сотых түләнә иде, акча ел ахырында гына, өстә язганымча. Ял көннәренә түләнми иде. Айга 32,5 сотых була. Миндә 102 район газеты, 58 «Совет Татарстаны», 32 «Татарстан яшьләре», һәр укытучыга «Совет мәктәбе», «Учительская газета», «Совет әдәбияты», «Ялкын», «Азат хатын», «Механизатор», «Роман газета» журналлары, «Известия», «Правда», «Золотая звезда», тагын башка төрле газеталар, һәр көнне дистәләгән посылка, конверт, открытка планнары, подписка үткәрү. Анысы, дөрес, колхозда эшләүчеләрдән кул гына куйдырасың да бухгалтериягә тапшырасың.

Икенче елны кичке мәктәпкә укырга кердем, шигырьләр яза башлагач уку дәрте керде. Менә хәзер мәктәптән 9ны тәмамлагач китеп, техникумнарга керәләр. Бер сүз әйтүче юк. Без 9ны бетергәч, 3 кыз – Гөлфия, Нурзидә, мин мәктәпкә документларыбызны алырга килдек. Газетадагы игълан буенча 9 ай гына укып, поездларда йөрергә иде исәп. Рәхмәт яугыры, тагын Фариз абый очрады, алып кереп бүлмәсенә утыртты. Шатланып торабыз, бирә инде, дибез. Русча беләсезме, дип сорады. Белмибез. Проводник эшен бик яхшы итеп аңлатты. «Хәзергә укып бетерегез, аннары китәрсез», – дип, акыл биреп озатты. Мин калдым, алар китте.

Бик яхшы укытучылар, чын педагоглар укытты безне. Фариз абыйның хатыны Равия апа, Роза Вәлиева, Роза Абзаловналарның урыннары җәннәт түрләрендә булсын инде.

Сүз башым яшьлекне сагынмау булса да, үткәннәрне искә алганмын ләбаса

Тормыш та табигать шикелле –

Көзе бар, кышлары, язлары,

Чәчәкле җәйләре

Зәңгәрсу кичләре

Яшенле яңгыры аннары...

Аллага шөкер үткәннәр, үткән инде. Гомер көзләребездә генә яшеннәр яшьнәмәсен...

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии