БТИҮ әгъзасы: «Безнең максат – көрәшү. Ә безгә сугыш игълан итәләр»

БТИҮ әгъзасы: «Безнең максат – көрәшү. Ә безгә сугыш игълан итәләр»

«Хәзер безгә Бөтентатар иҗтимагый үзәге турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә сөйләргә, безне экстремист дип ябарга теләүләре турында бөтен дөньяга ишеттерергә кирәк», – дигәннәр иде БТИҮ вәкилләре узган очрашуларда. Шул юнәлештә эшләүне дәвам итәләр. Менә үткән шимбәдә «Эшлекле иртәнге аш» дигән чарада катнашып, үзәкнең эшчәнлеге, җиңүләре һәм көрәшү алымнары турында сөйләделәр.

Активистлар Искәндәр Мушинский белән Фаил Билалов төрле шәхесләрне чакырып, фикер алышып утыруның әнә шундый кызыклы форматын булдырган – «Эшлекле иртәнге аш». Кайнар чәй эчә-эчә дөньяда барган кайнар вакыйгаларга анализ ясыйлар, фикерләрен уртага салып сөйләшәләр. Милләт темасына да битараф түгелләр икән. Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге вәкилләрен иртәнге чәйгә чакырулары да бик вакытлы булды: февральнең 24ендә судта прокуратураның үзәкне экстремистик дип тануны сораган дәгъвасы карала башлый бит.

Дөрес, БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев чәй эчә алмады. Билгеле булганча, ул 3нче февральдән башлап ач тора. Сәяси ачлык игълан итүенең сәбәбе дә – оешманың хәле турында күбрәк кешегә җиткерү теләге. «Безнекеләр болай да белә, ниятем – Европа парламенты депутатларын хәбәрдар итү. Безне бетерергә җыенулары турында күбрәк кеше белсен! Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова: «Ачлык турында безгә хәбәр килмәде, матбугаттан укып белдек», – дигән. Электрон почталарына хат җибәргән идек, аны карамыйлар микәнни?» – ди Фәрит Зәкиев. «Эшлекле иртәнге аш»ка килгәндә ач тора башлаганына дүртенче көн киткән иде. «Хәл юк, әмма энергияне күп сарыф итмәсәң, селкенүне киметсәң, түзеп була. Су гына эчеп торам. Көнне БТИҮнең Сәет-Галиев урамы 3нче йортта урнашкан офисында үткәрәм, йокларга өйгә кайтам. Миңа теләктәшлек белдерергә теләүчеләр офиска килә ала. Таныш түгел 2-3 кеше дә килеп китте. Хакимият органнары тарафыннан кызыксыну юк», – дип уртаклашты ул. Корылтайга әзерлек тә дәвам итә: аны ниятләгәнчә 13нче февральдә уздырырга җыеналар.

Зәкиев белән бергә килгән БТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов та, теләктәшлек йөзеннән, уразага кергән иде. Гомумән, берничә кеше ачлык ук игълан итмәсәләр дә, шулай нәфел уразасы тота башлаган.

«Эшлекле иртәнге аш»ны оештыручылар: «БТИҮнең нинди җиңүләре бар?» – дип кызыксынды. Фәрит Зәкиев үзәк оешкан 1989нчы елдан ук саный башлады: «1990нчы елның 30нчы августында Татарстан Республикасы суверенитеты турында декларация кабул итүдә БТИҮнең өлеше һичшиксез зур булган. Ирек мәйданында меңләгән кеше катнашында митинглар оештырылган. 1992нче елның 21нче мартында дәүләт статусы турында референдум уздыру – шулай ук БТИҮнең җиңүе. Татарстанның бәйсезлеген бөтен дөнья таныды. Аннары шул ук елның 6нчы ноябрендә ТР Конституциясен кабул итү. Ләкин аннары безнең җитәкчелек курыкты. Рәсми бәйсезлекне таләп итмәделәр. 1994нче елда Мәскәү белән килешү төзелде. Ә 2002нче елда Конституция үзгәртелде. 1992нче елгы Конституциядә «Татарстан – Русия һәм башка төбәкләр белән үзара мөнәсәбәткә керә торган халыкара хокук субъекты» диелгән иде. Үзгәртелгән Конституциядә инде «Татарстан Республикасы – РФ субъекты» дип язылды». Шуның белән шул, 1992нче елдан соң җиңүләр беткән икән. Хәер, уйлый торгач, 2014-2015нче елларда Татарстан президенты атамасын саклап калу өчен көрәшүне үзәкнең «зур булмаган җиңүе» дип атадылар. Ул елларны 20дән күбрәк митинг-пикет, 6-7 түгәрәк өстәл һәм конференция оештырылган, ДәүДумага, Юстиция министрлыгына хатлар язылган.

«БТИҮ 1989нчы елда оешканнан бирле Татарстан дәүләтчелеге, татар теленең дәүләт теле статусы үтәлеше, милли үзбилгеләнүнең сакланышы өчен көрәшә. 100 процент килеп чыга дип булмый. Ләкин көрәш өзлексез дәвам итә», – диде Фәрит Зәкиев һәм иң «свежий» көрәшне мисалга китерде. Татарстан президенты атамасы тирәсендә козгыннар янә бөтерелә башлады бит. «2021нче елның 15нче гыйнварында челтәрдә Татарстан прокуратурасының федераль закон үтәлешен күзәтү буенча идарәсе җитәкчесе Марат Шараев имзалаган хаты таралды. Анда «РФ субъекты башлыгы президент дип атала алмый» диелгән. Узган юлы без президент атамасын саклау өчен 2 ел көрәштек. Һәм уңышка ирештек. Төбәк башлыкларына президент дип аталуны тыя торган закон үзе үк Конституциягә каршы килә. Моны Путин да таныды. 2014нче елның 29нчы августында журналистлар белән очрашуда: «Республика җитәкчесен ничек атау беренче чиратта Татарстанда яшәүче гражданнарның эше», – диде. Ләкин Татарстан прокуратурасы кабат бу мәсьәләне казып чыгарган. БТИҮ генераль прокурор исеменә хат җибәрде, Путинның сүзләрен дә керттек. Хәзер җавап көтәбез. Җавап канәгатьләндермәсә, РФ Конституция судына бирәчәкбез. Без – президентны яклап чыккан бердәнбер оешма. Нәтиҗәдә дәүләтчелекне дә яклыйбыз. Дәүләт башлыгы «глава» дип атала алмый, президент дип аталырга тиеш», – дип сөйләде БТИҮ рәисе. Тел төбеннән «менә шуның өчен безне юкка чыгарырга телиләр» дигән мәгънә аңлашылды. «Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты үз бурычларын үтәми: ТР Конституциясенең дәүләт телләренең тигез хокуклы булуы турындагы 8нче маддәсен гамәлгә ашырмый. БТИҮ моны турыдан-туры әйтә, тәнкыйтьли, шул ошамыйдыр, күрәсең. Ә безне юкка чыгарсалар, сүз әйтүче дә калмаячак. Кем президент постын яклап Конституция судына гариза бирәчәк? Беркем дә! Дәүләт Советы аны якламаячак, игътибар да итмәячәк», – дигән фикердә Фәрит Зәкиев.

Искәндәр Мушинский: «Әгәр үзәкне ябу карары чыгара калсалар, максатларга ирешү, көрәшне дәвам итүнең нинди башка юллары бар?» – дип кызыксынды. Фәрит Зәкиев: «Федерализм өчен, дәүләтчелек нигезләрен ныгыту өчен көрәшә торган федераль партия, минемчә, – перспектив юнәлеш», – дигән фикерен җиткерде. Равил Мөхәммәтҗанов: «Бу Фәритнең шәхси фикере. БТИҮ – халык төзегән оешма. Халыкка партия кирәкми, халык партия төземи», – дип каршы төшә башлагач, Зәкиев аңлатуны кирәк дип тапты: «Үзәкне партия итеп үзгәртеп корырга кирәк дип аңламагыз. Үзәк аерым кирәк, партия, булса, үзе аерым». Равил Мөхәммәтҗанов корылтайга зур өметләр баглавын белдерде: «БТИҮ бит ул сәяси оешма түгел, иҗтимагый оешма. Ниндидер сәяси амбицияләре юк. БТИҮ халык тарафыннан төзелгән. Шуңа ул ябыла да алмый. Аны халык үзе генә яба ала. Халыкның фикерен белер өчен корылтай җыябыз да инде. Анда «Кирәкме БТИҮ, юкмы?» дигән сорау куелачак. Әгәр кирәк түгел дип әйтәләр икән, үзәк үзеннән-үзе юкка чыгачак. Әгәр кирәк дисәләр, бернинди прокуратура да, президент та тыя алмый аны. Корылтай исеменнән судка мөрәҗәгать кабул итәчәкбез. Үзебезне яклап көрәшергә кирәк, әмма сугышырга түгел. Ә безгә хәзер сугыш игълан итәләр…»

Фәнзилә МОСТАФИНА

Фотода: (Сулдан – уңга) Фәрит Зәкиев, Равил Мөхәммәтҗанов, Искәндәр Мушинский

Комментарии