- 09.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1978 елның апрель аенда без Польшада булдык. Татарстан Мәдәният министрлыгы безнең үзешчән «Чулпан» ансамблен юллама белән бүләкләгән иде.
Без, кырыктан артык кеше – яшь егет-кызлар, алдынгы механизаторлар, төзүчеләр, терлекчеләр – «Чулпан» җыр һәм бию ансамбле әгъзалары. Җитәкчеләре – мин – колхозның партком секретаре.
…Бресттан Варшавага кадәр ара безне байтак алҗыткан, тамак та ачкан. Варшавада җыйнак кына бер кафеда беренче туклануыбыз. Кичке аш вакыты иде. Дүртәр кешелек өстәлләрдә, юка гына итеп киселгән икмәк, кечкенә касәләрдә һәр кешегә берәр кашык чамасында алма кайнатмасы, тәлинкәдә кечкенә төргәкләрдә чәй. Без өстәл артында килеп урнашуга, әле башка ризык чыкканчы, аз-азлап кайнатма белән ипине капкалапутырабыз. Өстәлләргә төп ризык – бәрәңге белән ит чыкканда, безнең ипи тәлинкәләребез бушап калган иде инде. Гид пани Барбара өстәлләр арасында йөреп, безне күзәтә. Табында тәртипме, янәсе. Безнең икмәк тәлинкәсенең буш булуын күреп, гаҗәпкә кала. Бераз аптырап торганнан соң, аш бүлмәсенә кереп китә. Аш бүлмәсе ягыннан ниндидер сәер «аңлашу» ишетелде. Шулай да, официант кыз бик итагать белән безнең тәлинкәгә ипи чыгарып куйды, ә Барбара үзебезне тыйнаграк тотуны сорады.
Чиратта – чәй! Тик чәйне ничек пешерергә? Чәйләр кәгазь пакетларда бит. Мин – арада иң өлкәне, җитәкче кеше буларак, чәй «пешерергә» алынам. Пакетны көч-хәл белән тешләп ерттым да, чынаякка салдым, аннан кайнар су агыздым. Башкалар да миннән карап эшләделәр. Без авылда эчә торган грузин чәе булмаса да, үзе тәмле иде.
Күрәселәр, көләселәребез алда булган икән әле…
Пани Барбара безгә, икенче көнне, Икенче Бөтендөнья сугышында Варшаваны азат иткәндә һәлак булган Совет сугышчылары күмелгән каберлеккә барачагыбызны хәбәр итте. Без янәшәдә генә урнашкан киосктан чәчәкләр сатып алдык. Шунда ук тәмәке, эчәргә су, газета-журнал, сагыз алучылар да булды. Мин дә, яшем кырыкка җитеп килгәндә, беренче тапкыр авызыма ясалма сагыз алып каптып. Урман сагызына җитмәсә дә, тәме бераз баллы, ярыйсы икән. Күрше совхоз егете Саша: «Азат абый, сагызыгызны күрсәтегез әле. Мин чәйним-чәйним, һич кенә дә тәмен тапмыйм», – ди. Мин авызымнан сузып сагызымны күрсәтәм, ул да миңа авызыннан чыгарып, үз сагызын күрсәтә. Менә, янәсе! Аның кулында бөтенләй чәйнәлмәгән, изелмәгән, формасын да югалтмаган, бөкләнгән резина «сагыз». «Әле икенчесе кесәдә», – ди ул, чалбар кесәсен капшап. Мин бу «әйберне» абайлап алдым да: «Яшер тизрәк, бөтен дөньяга рисвай буласың, әнә, кызлар да килеп җитә», – дип учын яптырдым. Соңыннан аңлаштык: Саша киоскта күп санлы «чүп-чарлар» арасында ятучы сагызны бармагы белән төртеп күрсәткән – янәсе, шуны бирегез. Ә сатучы ханым баһадир гәүдәле совет туристының соравын үзенчә аңлап, сагыз белән янәшә ятучы «балсыз» резина биреп җибәргән.
Азат ҺАДЫЕВ.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии