Пенсия хәсрәте

Пенсия хәсрәте

Безнең чорга тормышның иң авыр вакытлары туры килде. 1944 елда 1 сыйныфка укырга кердем. Андагы юклыкны, кыенлыкларны язып бетерерлек түгел. Сугышның иң көчле вакытлары иде. 4 сыйныфта укыганда ук безне басуга башак җыярга алып йөрделәр. Камыл арасыннан яланаяк башак җыябыз. 1951 елда 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга алдылар. Нәрсә кушсалар, шуны эшләргә тиеш булдык. Печәнен дә чаптык, урманын да кистек. Колхоз урманы гына түгел, Молотов, Лаеш урманына кышкы суыкларда куып кына тордылар. Бар эшне дә бушка эшләдек.

Колхозлар берләшкәч, авылдагы фермаларны башка авылларга күчереп бетерделәр. Безнең авылларга эшләргә ферма да калмады. 20-25 хатын-кыз, трактор арбасына төялеп, 5 авыл басуында нинди эш бар, барын да эшләдек. Кояш көненә бит ул, акча юк. Кояш көнең җитмәсә, пенсия юк, дип куркытып эшләтәләр иде. Бездә юллар бик таулы, трактор арбасы белән ава язган вакытлар да күп булды. Ул вакытта бригадирлар да бик явыз иде. Көз көне айлар буе басуда бәрәңге алабыз. 15-20 хатын-кыз 40-45 габәрәңгене чүпләп чыгабыз. Яңгырмы, кармы – без басуда. Өйдә эшләргә вакыт юк, керне төнлә юдык. Менә шулай итеп, бушка эшләп, 37 ел стаж булып, минималь хак белән пенсиягә чыктым. Хәзерге көндә аз-маз пенсия артты – 4770 сумга җитте. Эшләп торган инвалидлар бездән күп ала.

Пенсия фондыннан сорасаң, эшләгән акчаң аз, диләр, сөйләшәселәре дә килми. Ул пенсияне ничек җиткерергә белгән юк, түләүләр бик күп, гел артып тора. Хәзер сәламәтлек юк, дару алсаң, ашарга бик аз кала, ипи белән маргарин алырга гына була. Уртача пенсия 17 мең диләр, безнең 3 айныкы да аның кадәр түгел. Ни өчен безнең ишеләрне бер кеше дә аңламый икән? Пенсионерлар бик күп диләр, бер кеше дә мәңгелек түгел. Бу тормыштан рәнҗетеп җибәрмәсеннәр иде. Берәүләр, колхозда эш авыр вакытта Ташкент якларына китеп, җиләк-җимеш ашап, рәхәттә яшәделәр дә, пенсия яшенә җиткәч, бу якларга кайтып тулдылар. 10 мең пенсия алып, яшәп яталар. Аларның сәламәтлекләре дә бик шәп әле.

Яшәү бик авыр безгә. Хәзер эшләп булмый, сәламәтлек юк. Гомер буе эшләп, шуның кадәр пенсия алам, кешегә әйтергә оят. «Безнең гәҗит»не берничә ел алдырам. Килгән көнне үк укып чыгам. Курыкмыйча, дөреслек белән барасыз. Мин газета укырга бик яратам, дөнья хәлләрен белергә тырышам. Бик күп газетага языла алмыйм, һаман да шул акча җиткереп булмый…

Исемем редакция өчен генә.

Әтнә районы.

Комментарии