Татулык нәрсә ул?

Сталинның шәхес культы чорларыннан иң афәтле – үлем кыяфәтле 1949нчы елның җәй башы. Сугыштан кичә генә кайткан Фаяз белән Фәйзи агалар гәп куертып колхоз эшенә баралар. Фәйзи:

– Фаяз, сиңа тәмәке тарта башларга кирәк! Тәмәкече түгеллегеңне җилләр Сталинга ирештермәгәе дип куркам, – дип әйтеп куя.

Фаяз:

– Тарту сәламәтлек өчен зыянлы бит. Врач та әйтте миңа, – дип җавап бирә.

Өч көн узгач, икесен дә «кирәкле» җиргә алып китәләр. Берсен – тәмәкече булмаган өчен, икенчесен – сизгерлек күрсәтмәгәнгә. Алар Сталинның, иярченнәренең афәтле гамәлләре фаш ителгәч кенә кайта. Хрущевка рәхмәт укыдылар. Ә Л.И. Брежнев заманында аларга авылдан чыгарга рөхсәт ителмәде. Ярый әле үзләре исән чакта тулысынча акландылар. Шулай булуга карамастан, гаиләләренә, туганнарына, алар белән аралашкан намуслы кешеләргә шикләнеп карау югалмады. Әле дә.

Шул чорларга кайтып барабыз түгелме? Әллә кайтып җиттекме? Өстәгеләре, яңалар җитлекте. Кансыз Иванга, өстәл төйгән Сталинга гайрәтле кыяфәтле һәйкәлләр коела, куела.

Урыс түгелләрнең ана телләре җуела. Шулмы милли татулык?! Татар илендә милли татулык диләр… Кемнәр? Татар телле мәктәпләр, вузлар юк икән, татулык дип сөйләү нәрсә? Аңлатыгыз, йә?

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии