Аянычлы еллар эзеннән

Аянычлы еллар эзеннән

Республикабызның 100 еллыгы уңаеннан купшы чаралар үткәрелде, шундый ук купшы сүзләр дә әйтелде кебек. Уңышлар да, югалтулар да, һичшиксез, чиктән ашарлык. Бу уңайдан бераз гына архив материалларына да күз салыйк әле.

Без халкыбыз турында еш кына «сибелгәнбез, таралганбыз» дип сөйләнәбез. Ә чынбарлыкта «сипкәннәр, таратканнар» дию урынлырак кебек. Гражданнар сугышы тәмамлануга яңа хакимият Татарстаннан кешеләрне Ерак Көнчыгыш өлкәләргә озату чараларын күрә башлый. Аеруча Кызыл Армиядә хезмәт иткән солдатларны ул төбәкләрдә урнаштыру хәерле саналган. Авыллардан әлеге ирекле рәвештә күчерү туктаусыз барган. Моның өчен кызыксындыру чаралары: атлы итү, фураж бирү, махсус вагоннар бүлү каралган була. Утызынчы елларда исә бу гамәлләр аеруча көчәя, еш кына ирекле-мәҗбүри төсмер ала башлый.

Әйтергә кирәк: халык тормышында 20-30нчы еллар никадәр болгавыр һәм болганчык булмасын, дәүләт оешмалары тайпылышсыз-нисез үз вазыйфаларын башкарган. Бигрәк тә халык үзенә дип җитештергән азык-төлекне тартып алу мәсьәләсендә (Әлмәт төбәге җирләре иң продуктив җирләр саналган). Биредә «өчлек» дип аталган ярым хәрби оешмаларның карарлары мөһим булган. Ни өчен дигәндә, сәбәбе гади: яңа хакимияткә яшәү һәм ныгу өчен кирәкле чыгымнар хәзергедән ким булмаган. Ә Үзәкнең әлегә бернинди мөмкинлеге юк. Шушы максаттан теге яки бу гаебе булган затларның милке тартып алынган. Әйтик, Бөгелмә ак чехлардан азат ителгәч, Бөгелмә тимер юл станциясе начальнигының бар булган милке конфискацияләнә; хәлле кибетчеләр милке, бераз соңрак сәнәкчеләр һәм аларга теләктәшлек күрсәткән затларның милке тартып алына, авылның хәлле тормыш алып барган затларын «кулак» дип тамгалап, кырып-себереп диярлек мал-мөлкәтен тартып алганнар, ә үзләрен категорияләргә бүлеп, йә атканнар, йә Магнитогорск төзелешләренә, йә тагын да арырак озатканнар. «Зөләйха күзләрен ача» нәфис фильмы әлеге нисбәттән шактый җанлы эпизодларга бай. Яхинаның шул исемдәге романын укымаганнар да әлеге вакыйгаларга нисбәтле мисаллар күзәтә ала.

Авыл халкына гадәттән тыш янә бер сынау өстәлә. Бу – 1921нче елда игеннәр кибеп кору сәбәпле килеп чыккан ачлык вакыйгасы. Архивта әлеге чорга караган шактый документ теркәлгән. Бу кәгазьләргә карасаң, чын, сыйфатлы кәгазьгә шулай ук зур кытлык булганга охшый. Мәсәлән, ул вакытта Әлмәт волостена караган Югары Мактама авылында кеше ашау мисаллары (әтисе унҗиде яшьлек кызының аягын, бер кулын ашарга өлгерә) шул хакта сөйли. Барлыгы биш мәетнең ашалуы хәлләрнең чиктән тыш өметсезлеген раслый. Уйлап куясың: Галимҗан Ибраһимов «Адәмнәр» повестен әллә шушы җирлектән алып яздымы икән? Тик чынбарлык тагын да тетрәндерерлек булган. Шулай да Халыкара оешмалар булдыра алганча ярдәм кулы сузарга омтылган. Шулардан АРА (Америка-Русия оешмасы) дип аталганы шактый өлеш кертә. Мисалга хәзерге Бөгелмә районына караган, ә ул вакытта Микулино волосте авылларының берсе булган (әлеге волостькә 16 зур авыл беркетелгән) Кодаш авылында 439 малай, 413 кыз балаларның 350се әлеге оешма ашханәләрендә тукланган. Шул ук волостькә караган Тәйсуган авылының 998 баладан 478е беркайда да тукланмый диелә; 18 тулы ятим, 27 ярымятимнәрне кертеп, 150 бала ашханәдә тукланган, 370енә паек бирелгән. Балалар өчен диелгән паекларны Бөгелмәдән алып кайту өчен барлыгы 43 олау соралган була. Шуның 5 олавы – Тәйсуган, 10 олавы Кодаш авылына тиеш булган. Шуларга өстәп, әле зурлар өчен аерым паеклар кайтарылган. Әйтик, Әлмәт волостенда хәтта 1924-1925нче елларда да 273 инвалид, 272 кызылармияче гаиләсе, 595 тол, 605 ятим, 98 батрак булган, тулы хәерчеләр 1131 саналган. Шуларга бернинди мал-туары булмаганнарны (48), атсыз (178), йортсызларны (30) да кушканда (архивта аларны едоклар, ягъни тамаклар дип атыйлар), хәлләрнең никадәр фаҗигале булуын аңлау кыен булмас.

1924-1925нче елларда кабат фаҗига: кыш салкын, ә кар юка булып, уҗымнар туңа, ә җәен булган кадәренә саранча өере ташлана. Ундүрт волостьне берләштергән Бөгелмә кантоны авылларында җан башына туры китергәндә 3,2 – иң түбән арыш уңышы җыела (Минзәләдә – 10,8; Алабугада –13,3 һ.б.)

Яңа хакимиятнең иң тайпылышсыз эшләгән органы хәрби оешмалар булгандыр. Елның-елында хәрби пунктларга килгән яки килмәгәннәрнең исемлеген төзеп, катгый таләп белән килүләрен сораганнар, суд белән янаганнар, өстәмә белешмәләр тупланган. Моның өчен авыл урамнарын унлыкларга бүлгәннәр һәм һәр унлыкка җавап бирүче зат махсус җавап тоткан. Өстәвенә хәрби патрульләр шпионнарны, дезертирларны, хәрби хезмәттән тайчынучыларны һәр урында аулаган.

Һәм менә янә дә бер мәкерле компания – 1926нчы елда авыл муллаларына җирле мөселманнарның исемлеген төзергә боерыла. Һәр авыл мәхәлләсенең мулласы җәйнең сәгате-минутын басу-кырлардагы эшләргә багышлар чорда (алар үзләрен игенчеләр дип санаганнар) калын-калын амбар кенәгәләренә үз мәхәлләсенә караган һәр мөселманга унбишкә якын пункттан торган белешмә тутырган. Тарихи яктан бу гаять зур эш әһәмияткә ия булса да, тиздән аның нәтиҗәләре дә билгеле була. Күрәсең, яңа хакимият үз йогынтысының түбән булуын, ә төп масса авыл халкының һаман да мөселманлыкка йөз тотуын күргәч, бу мәсьәләне кардиналь рәвештә хәл итүгә алына. Муллаларның бар мал-мөлкәте конфискацияләнә, үзләрен кайсын-кая озата башлыйлар. Йортсыз-нисез калган гаиләләрнең язмышын беркем дә санга сукмаган, киресенчә, кем дә кем карт мулла яки абыстайны өенә кунарга кертә икән, шунда ук чара күрелгән. Билгеле, гайрәт ияләре, баш имәс горур муллалар да булган. Шул нисбәттән Тәйсуган авылының беренче мәхәллә мулласы Байтукалов Мөхәммәт Таһир аеруча игътибарны җәлеп итә. Совет чорына кадәр 250гә якын шәкерт укыткан, тирә-юньгә белемле муллалар әзерләүче мәдрәсәсе таркатылган, өстәвенә кибетләре, җирләре тартып алынган мулланың үзенә, гаиләсенә, йорт-мөлкәтенә куркыныч янагач, хәзрәт үз язмышын үз кулына ала, репрессия аппаратына бирелми, ахырда гаиләсен дә саклап кала. Ул башта Уфага юл тота, аннан Златоуст каласына күчеп китә. Иң мөһиме: хәзрәт кыйммәте чиксез булган мирас – Коръәнгә тәфсир язып калдыра. Күләме 1500 биттән торган бу хезмәт бүгенге мөселманнарга ирешүен көтә. Хәзрәт Златоуст шәһәре энциклопедиясенә дә дин галиме, фикер иясе буларак кертелгән.

Шулай итеп, татар авылы тамырдан үзгәреш ала. Авылда байлар да юк, кибет, тегермән тотучылар да бетерелә, Аллаһ йортлары мәчетләр имансыз, алласызлар кулына тапшырыла, ә Аллаһ сүзен халыкка ирештереп торучылар халык дошманына әверелә. Бөек атабыз Сталин үз теләгенә ирешә – халыкка бердәнбер җан саклау чарасы булып колхозга керү кала. Ә колхоз коммуна боткасы яки шулпасы ашата. Шәхси милек, затлы кием, гореф-гадәтләрне сакларга омтылу – болары буржуазия идеологиясе чаткылары буларак бәяләнә. Яңа эшли башлаган мәктәпләр гади хәреф тануга, язарга өйрәтүгә һәм илебездә дөньяда тиңе булмаган җәмгыять төзүебезне туктаусыз кабатлауга кайтып кала. Авылларда югары белемле белгечләр юк та юк. Фикер йөртердәйләрне һаман саен чүпләп атып торалар. Кайчандыр күпләгән һөнәр ияләре булган, мөстәкыйль хуҗалык алып барыр дәрәҗәдә актив яшәп, байлык тупларлык җегәрлеге булган, базарлары гөрләп торган татар авыллары тынып кала. Шулай итеп экономика кануннарына корылган яшәеш таркала; көч, диктат өстенлек ала. Әлеге ситуация сугыштан соң да илленче еллар уртасына кадәр дәвам итә. Тиңе булмаган сугышта җиңгән ил хәерчелектә җан асрый, җиңелгән илләр затлы машиналарда җилдерә, дөньяда яшәү дигән кыйммәтне тоеп көн күрә; без исә райком телефоныннан әйтелгән срокларда печән чабабыз, иген урабыз, шул рәвешле коммунизмга юл тотабыз. Ә ул «изм»нарда татарлык та, Тукай теле дә каралмаган, мөселманлык бөтенләй дә телгә алынмый. Без данлы «совет халкы» вәкилләре. Бу шулай булды, ләкин алга барырга теләгәндә шулай калырга тиеш түгел иде. Һәрхәлдә, бүгенге көндә без хәлебезне аңлау дәрәҗәсенә ирештек кебек. 100 еллык республика яшәешенең соңгы берничә дистә елы безгә шушы мөһим ачышны нигезләргә мөмкинлек тудырды. Алдагы хәлләргә уңышлар теләп дога кылырга гына калды.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

(Язма «Татмедиа» ширкәте ярдәмендә әзерләнде)

Комментарии