Дөреслекне ялгыз гына эзләмиләр

Дөреслекне ялгыз гына эзләмиләр

Бу мәкалә газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җавап буларак языла. Барыгызны да хәрби комиссар Алмаз Борһановның эшенә кагылышлы яңалыклар кызыксындыра, аның киләчәге борчый. 
Газетабызның 5нче июль, 12нче июль,19нчы июль саннарында («БГ» №26, 27, 28, 2023 ел) «Тоткын язмалары» дип, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары булган Алмаз Әгъзәм улы Борһановның редакциягә – ябылудан язган хаты, ә 19нчы июль санында С.Мингатинаның «Судтан соң уйланулар» дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкты. Әлеге язмаларны укып берәү дә битараф калмады, редакциягә шалтыратып үз фикерләрен әйтүчеләр дә, язучылар да байтак булды. 20нче сентябрь санында («БГ» №37, 2023 ел) сез укыган Хәлимә Җамалиеваның «Андый кешенең урыны төрмәдә түгел, Мактау тактасында» дип исемләнгән хаты да әнә шундыйлардан. Моннан тыш гаепләнүченең туганнарына теләктәшлек белдереп шалтыратучылар, аның хәлен белүчеләр дә, күчтәнәч җибәреп, «Энем, без республикадагы бик күп өлкәннәр кебек, синең өчен Аллаһтан хәерлесен сорап дога кылабыз, эшләгән изгелекләрең һәркайсыбызның исендә, исән-сау котылып, иреккә чыгуыңны күрергә насыйп булсын», дип язучылар да бар. Битараф булмавыгыз өчен һәркайсыгызга рәхмәт. Тик әлегә берегезне дә тынычландырып, тиешсез хәрби билетлар бирүдә гаепләнүче Алмаз Борһановка кузгатылган җинаять эше тәмамланды, дип хәбәр итә алмыйбыз. Эш катлаулы, аны Теләче суды каравын дәвам итә. Суд составы шул ук. Бик күп шаһитләр тыңланды. Бик күп эш – катлы-катлы папкадагы рәсми документлар өйрәнелә. Аларга гаделлекне торгызуда сабырлык телик. Ә Алмаз Борһанов әлегә «өй аресты»нда.
Сорауларыгызның бер өлешенә аның белән бергә гаять кирәкле хезмәт башкарган лаеклы ялдагы хәрбиләр сөйләме белән җавап бирәсе килә. Без дә үз өлешебезне кертик, дөреслекне ялгыз гына эзләмиләр, Алмаз Әгъзәм улы үзенең ялгыз түгеллеген белсен дип, Теләче судында аның эше карала башлаганнан бирле, тыңлаучылар булып, судка килүче пенсиядәге төрле дәрәҗәдәге титуллы хәрбиләр белән еш аралашам. Баштарак мин аларга, дистәләп, аннан да күбрәк килүчеләргә, сәерсенеп тә карадым. Үзләре теләп киләме болар, әллә килүләрен сораганнармы – төрле уйлар керде күңелгә. Күбесе белән хәрби комиссариатта очрашкан да булды. Суслонгер урманнарын да бергә иңләдек. Тик ул чакта бик игьтибар ителмәгән. Ә бу очрак – икенче. Кеше язмышы хәл ителгән чак. Кул селтәүчеләр, гаепләүчеләр, әле белер-белмәс арттырып гайбәт сөйләүчеләр күбәйгән бер вакытта, алар, запастагы офицер- прапорщиклар, Алмаз Әгъзәм улына терәк булып, бер сафка басты. СөбханАллаһ. Судка алар һәрчак хәрби формадан киләләр, бәйрәмчә киенгән вакытлары да булды, күкрәкләренә таккан медальләре чыңлап тора. Күпне күрүчеләр, хәрби тормыш белән яхшы таныш булган, кемнең кем икәнлеген аера белүчеләр дип саныйм аларны. Җитди, кырыс күренгән бу мөхтәрәм затларга хөрмәтем көннән-көн арта. Бер йодрык булып яшәп, эшләп өйрәнгәннәр. Һәм аларны заманында бергә туплаучы да хәрби комиссар Алмаз Борһанов үзе булып чыкты, үзләре шулай диделәр.
Газета укучыларга да аларның берничәсенең уй-фикерләрен җиткерәсем килә. «Судка ничәнче тапкыр тыңлаучы булып киләсез? Берәрсе килүегезне сорадымы? Шаһит булып килүчеләрне тыңлаганнан соңгы фикерләрегез? Алмаз Әгъзәм улы һәм тиешсез сатылган билетлар – ни уйлыйсыз? Гомумән, киңәш буларак, әйтер сүзегез дә бардыр», – дип мөрәҗәгать иттем бу мөхтәрәм затларга. 
Раят Равил улы Җаббаров, хәрби пенсионер, отставкадагы прапорщик, хуҗалык бүлеге начальнигы булып хезмәт иткән. 
– Мин Арчага 1994нче елда кайттым. Алмаз Әгъзәм улын урамда очраткаладым, белешмә кирәк булып хәрби комиссариатка баргач, 2000нче еллар башында якыннан таныштык. Бик тәртипле, тырыш. Кеше белән сөйләшә белә. Соңрак аның бар эшне дә җиренә җиткереп эшләвен күрдем. Бераз хыялыйрак, оештыра белә, һәр башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә. 2010нчы елда ул безне, хәрби пенсионерларны – запаста булган офицер, прапорщикларны, кайда хезмәт итүенә карамастан, комиссариатка җыйнап алды да уй-фикерләре белән таныштырды. «Әйдәгез, егетләр, «Хәрби хезмәт ветераннары комитеты» оештырып, бергәләп эшли башлыйк», – дип, комитетның максаты белән таныштырды. 36 кеше бергәләп эшли башладык. Безнең вазыйфа – хәрби хезмәт пенсионерларына ярдәм итү, сугыш ветераннары, кайнар ноктада хезмәт иткән хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, иң җаваплысы: яшьләрдә хәрби патриотик хис уяту. Менә шушы максатны тормышка ашыру өчен, һәрбер офицер, прапорщик ике районда урнашкан мәктәпләргә, көллият, техникумнарга билгеләнеп куелды. Без мәктәпләрдә еш булып, укытучыларга ярдәм иттек, укучылар белән еш аралаштык. Яшүсмер егетләр армия хезмәте белән кызыксынып, аңа әзерләнә башладылар. Һәр егеттә армиягә хезмәт итәргә бару теләге көчәйде, табигатьтә җыеннар үткәрдек. Башкарган эшләребез буенча «информационный лист» чыгардык, алардан альбом эшләнде. Бу хакта Алмаз Әгъзәм улы да язып үтте.
– Ә хәзер бу комитет эшлиме?
– Юк дәрәҗәсендә, үзебез дә ике дистәдән аз гына күбрәк калдык. Хәзерге вакытта без махсус операциядән вафат булып кайткан солдатларны җирләргә, аларга соңгы хөрмәтне күрсәтергә генә йөрибез. 7-8 солдатны җирләдек, бик кызганыч. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
– Судка үз теләгегез белән киләсезме, шаһитләрне тыңлаганнан соң туган уй-фикерләрегез?
– Әлбәттә, үзем теләп. Суд утырышына тыңлаучы булып биш тапкыр килдем. Эштән бушаган вакытымда килергә тырышам. Алмаз Әгъзәм улына хөрмәтем зур, аңа теләктәш, таяныч буласым килә. Мин аны хәрби билетлар сатып, акча эшли торган кеше дип уйламыйм. Ул алудан бигрәк, үзендә булганын да таратып, хезмәттәшләренә ярдәм итә торган кеше. Үзегез дә беләсез, Суслонгерга бардык. Мин генә дә өч мәртәбә бардым. Бергәләп кулдан килгәнен эшләргә тырыштык. Бу эшләрнең берсе дә оешма акчасына эшләнмәде. Әле күптән түгел Наил хәзрәтне күрдем, Алмаз Борһановка рәхмәт һәм сәлам әйтеп җибәрде. Ни өчен? Ул да хатыны белән Суслонгерга барды. Тагын барып булмасмы икән, дип мөрәҗәгать иткән. Әле барабыз дип әйтүче юк, ди. Мондый эшләрне оештыру теләсә кем кулыннан килми. Телемостлар үткәрде бит ул. Солдатлары хезмәт иткән частьләр белән элемтәдә торды, шул частьләргә баруларны оештырды, күпме әти-әни рәхмәт укыды аңа. Әле дә рәхмәт укыйлар. Кыскача әйткәндә, зур җаваплылык тоеп эшләде. Андыйлар бик сирәк була. Суд утырышларыннан соң без ветераннар бергәләп сөйләшеп, фикерләшеп алабыз. Барыбыз да бертөрле уйда. Шаһитләр җаваплары шикләндерә, алар үзләренә кирәкне хәтерлиләр. Ә шул эшкә ачыклык кертә башласалар, «не помню...»ны гына әйтәләр. Бик сәер җаваплары. Судка шаһит булып, хәрби комиссар, полковник өстеннән сөйләргә килгәнсең икән инде, сөйләсәң сөйлә дөресен, нигә юкны бар итәргә, сабый бала күк тору нигә кирәк? Ир-егетләр бит. Менә мин үзем көтәм, Алмаз Әгъзәм улын иреккә чыгарырлар, аның белән башлаган эшләребезне дәвам итәрбез, дип өметләнәм. Бүгенгесе көндә нәкъ менә аның кебек эш оештыра, солдатларны тәрбияли белгән җитәкче хәрбиләр кирәк илгә. 
Ильяс Маннап улы Рәхмәтуллин, хәрби көчләр ветераны. Көньяк флотта хезмәт итүче.
– Мин дә Раятның фикерләренә кушылам. Яшьләрне тәрбияләү белән беррәттән без үзебез дә бер-беребез белән аралаша башладык, бердәм булырга өйрәндек. Менә Теләчегә суд утырышларына да бергә йөрибез. Барыбызның да уй-теләкләре бер, хәрби комиссарга ярдәм итәсебез килә. Аңа төшкән зур сынауны да бергә үтәбез. Мин, мәсәлән, ничә суд утырышы булды, барысына да килдем дисәм, берсе операция булу сәбәпле калды. Әлбәттә, үз теләгем белән киләм, бер кеше дә миңа кушмады, үземнең аңа яхшылык эшлисем килә. Ә билетларны сату буенча мин берни әйтә алмыйм. Суд барышын тыңлаганнан соң, мин үзара сөйләшкәндә дә бер җөмлә генә әйтәм, цирк киткән, клоуннары калган, бу хезмәт ияләре миңа үпкәләмәсен, аларга хөрмәтем зур. Шаһитләрнең җавап бирүләре уенны хәтерләтә, үзләренә кирәкне генә беләләр. Судья аларга ничек чыдыйдыр, ничек тыңлап утырадыр, мин аның урынында булсам, түзеп бетерә алмый куып чыгарыр идем. Судка хөрмәтем зур. Алмаз Борһанов белән киләчәктә дә бергә эшләрбез, безнең хәрби комитет таралмас, дип өмет итәм. Моңа ышанам. Суд гадел карар кабул итәр, үз сүзен әйтер. Әнисе белән дә таныштык. Бик төпле, сабыр ханым. Алмаз да әнисенә охшаган, кеше белән җайлап сөйләшә, аңлата белә, эшен тәртип белән алып бара. Аның гаепләнүче булып утыруын күңел берничек тә кабул итми, аңа нигә бәйләнергә, нәрсә ябыштырып куярга җыеналар аңа, минем башыма барып җитә алмый. Бу озакка сузылган сынауның ахыры хәерле бетүен телим.
Юрий Петрович Козлов, «Хәрби хезмәт ветераннары комитеты» рәисе, отставкадагы майор.
– Мин менә өч суд утырышында катнаштым, мәҗбүридән түгел, үзем «Хәрби хезмәт ветераннары комитеты» рәисе, вакытым булганда киләм. Ничек килмим инде, әлегә кадәр бергә эшләдек. Комитеттагы 21 ветеранның 19ы – алтмыш яшьтән узучылар. Тиздән Өлкәннәр көне җитә. Аларны котларга әзерлек эшләре алып барабыз. Күреп торасыз, күбебез монда. Һәркемнең үз фикере, менә шаһитләрне тыңлаганнан соң, башлары белән уйлап сөйлиме болар, дип уйлап куясың, бер сорауга бертөрле җавап бирә, шул ук сорауны икенчесе сорый – анысына бөтенләй икенче төрле җавап ишетәсең. Үзләре үк буталып та бетәләр. Аларны тыңлагач, бәлки, аларны алдан өйрәткәннәрдер, дигән шик тә туа, бик еш ишетәбез «не помню» дигән җавапны. Үзләренә кирәкне хәтерли алар. Нәрсә дип әйтәм, «суд разберется». Күреп торасыз, судья тыңлап кына утырмый, аның дөреслекне ачыклыйсы килә. Үзе тикшерүче кебек, сораулар да бирә. Судның хөкеме гадел булыр, дип өмет итәбез.
Шаһиев Фәрит Мөхәммәтгали улы, лаеклы ялдагы ветеран. 
– Мин бишенче тапкыр киләм. Ничек килмим инде, моңа кадәр бергәләп эшлә дә, авырлык килгәч, ташлап кит. Алай булмый ул. Башкалар фикеренә мин дә кушылам, кайбер шаһитләрнең, акча бирдем, дип, төрлечә сөйләгәннәрен тыңлап, артистлар кебек кыланып та куялар, дип уйлап куясың. Алмаз ничек билет сатсын, аның кулында билет юк бит, ул билетлар башкаладан килә. Суд ачыклап бетерер, хөкем гадел булыр дип ышанабыз. 
***
Арча, Әтнә хәрби комиссары булып эшләгән Алмаз Әгъзәм улы Борһановның үзен, аның хезмәтен якыннан яхшы белүчеләрнең уртак теләге бу. Көч, батырлык яуда гына кирәк, дип уйлаучылар нык ялгышалар. Тыныч тормышта, әле тынычлыгы да кыл өстендә торганда, һәр очрак һәммәбездән уйлап эш итүне сорый. Кайчагында кешегә хакыйкатьне әйтер өчен дә зур кыюлык кирәк. Ә ул сыйфат күбебезгә җитеп бетми. Суд утырышларында булып, шаһитләрнең җавапларын тыңлагач, дөресен сөйләсә, буталмас иде инде бу, барысы да берүк сүзләрне сөйлиләр бит, дип уйлап куясың. Схема шундый, призывник хәрби комиссар бүлмәсенә керә дә, армиядән калып булмасмы, дип сорый. Комиссар бәяне әйтә, ә ул исә кайтып акча алып килә дә военком кулына тоттыра. Бик гади генә. Яшьтәшемени (Комиссар белән әле без сөйләшергә куркып торабыз, чөнки кырыслыгын, һәр сүзне үлчәп сөйләвен беләбез). Бәяләр төрлесенеке төрле. Әти-әниләр дә акча алып киткәнне белә, тик берсе дә баласына бер сүз дә әйтми, кызыксынмыйлар да хәтта. 100 меңнән артык акча турында бара сүз. Ә ул акчаны ничек эшләп алуларын сөйләгәнне тыңласаң, тагын бер кат авыр сулыйсың, кайсы мәктәп яшеннән эшләп акча җыйган, кайсы көтү көткән. Шаһитләрнең кайберсенең берничә судка чакырып та килмәүләре, судьяның полиция белән алып килергә кушулары, килгәннәренең дә шундыйрак җаваплары шикләнергә урын калдыра шул. Үз намусыңа каршы бару кемгә дә җиңел түгел. Әле төп хөкем итүче – Аллаһы Тәгалә бар. Киләчәктә ни көтәсен беребез дә белмибез. Тик бер нәрсә ачык: үз гамәлең үзеңә кайта, монысы хак. Борынгылар тик торганда «кешегә чокыр казысаң үзең буе казы» димәгәннәрдер. Ахыры хәерле тәмамлансын, дип телик.
«Безнең гәҗит»нең махсус хәбәрчесе Сүрия МИНГАТИНА,
Әтнә – Арча – Теләче

Комментарии