- 09.10.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №40 (4 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
2007нче елның 9нчы декабрь төнендә, Тукай районының Яңа Бүләк авылында яшәүче Зөлфия апа Мингалимова сәер төш күрә. Менә аларның уйнап-үскән төп нигезләренең ишек алды… Ишек алдыннан бакчага чыгасың, ә бакча артында зур булмаган бер буа бар. Тик моңа кадәр тыныч кына җәйрәп яткан сулык, гадәттән тыш ярсулы. Суы шундый күтәрелгән – карарга шомлы.
…Буаның яр буенда өч бура тора. Берсе – читтәрәк, ә икесе янәшә куелган. Төштә бура күрүнең нәрсәгә икәнен яхшы аңлый ул – димәк, үлем-китем булачак. Шуны аңлап алып, куркып уянып китә… «Бу мәетләр безгә булыр микән, күршеләргә микән?» – дигән уй көне буе тынгы бирми аңа, эче поша. Тик кызганыч, күргән төше тиз арада чынга аша башлый.
МӘЕТ ҖИРЛӘРГӘ ДИП БАРГАНДА…
Зөлфия апа күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Абыйсы, апасы, сеңлесе һәм үзе – бөтенесе бергә әниләренең җылы кочагында үскәннәр. Яше җиткәч, кайсыдыр өйләнгән, икенче берләре кияүгә чыккан, аннан соң һәрберсенең балалары туган. Еллар узган саен, бу дүрт бертуганның бердәмлеге көчәя генә барган. Шатлыклары белән беррәттән мәшәкатьләре дә уртак булгач, тормыш гел шулай тигез генә барыр шикелле тоела…
2007нче елның декабрь аенда күргән төше бу тигезлекне аз гына какшатып җибәргәндәй тоела Зөлфия Мингалимовага. Күңелендә туган борчуы тынгы бирми: төштә бура күрсәң, юньлегә түгел бит… Әллә чынлап та кайгы ишек шакыр микән?
– Әнә шулай борчылып бер көн уздырдым да, икенче көнне хәбәр килде: Казанда яшәүче җизнәбез үлеп киткән диделәр. Төшемә кергән буралар юктан булмаган икән, тагын икәү бар иде бит, алары кемгә булыр икән, дип уйлап куйдым, – дип сөйли башлады ул үзенең гыйбрәтле язмышын.
Әнисе ягыннан булган бу туганын күмү өчен дип, Зөлфия апа да, аның бертуганнары да Казанга барырга җыена. Зөлфия апа үзе әнисе һәм ире белән машинада юлга кузгала. Юл буе җизниләре белән бәйле күңелле вакыйгаларны искә алып, хәтер яңартып баралар.
– Нигәдер, җаным тыныч иде. Әнинең сеңлесенең ире иде җизни. Бик ачык күңелле кеше иде, кайчан керсәң дә якты йөз белән каршы алыр… Шуларны сөйләшеп бардык, юл буе. Бернинди күңел шомлануларым да булмады. Төнлә мәет сакладык, шуңамы, теге төшемне оныткан идем инде – исемә төшеп, күңелемне борчымады. Икенче көнне иртән, җизни белән хушлашырга дип, Чаллыдан 35 яшьлек сеңлем, 42 яшьлек апам һәм аның әле генә армиядән кайткан 20 яшьлек улы килергә тиеш иде. «Автобуска билетлар алдык, «Газель» белән киләбез, иртәнге сәгать 3ләрдә юлга кузгалабыз», – диделәр. Чаллыдан Казанга кадәр ничә сәгать килүне исәпләп чыгарганда, иртәнге 7ләргә алар инде безнең янда булырга тиеш иделәр. «Ярар, хәерле юл сезгә!» – дип, изге теләкләр теләштек тә, башка хәбәрләшеп тормабыз инде, иртәгә килгәч кенә күрешербез», – дип, саубуллаштык.
Төн буе йокламаса да, Зөлфия апа никтер туганнары автобуска утырыр вакытта аларга кабат шалтыратып тормый. Сабыр гына килеп җитүләрен көтә. Тик иртәнге җиде тулып, сигезенчеләр китсә дә, ишек кыңгыравына басып, «Без килдек!» – диюче күренми.
– Борчыла башладык, әмма әнигә сиздермибез әле. Чиратлашып, бөтен туганнар бергә сеңлем белән апама шалтырата башладык. Телефоннарын алмыйлар. Бәлки, йокымсырап киткәннәрдер дә ишетмиләрдер, дип уйладык башта. Әмма берсе ишетмәсә берсе ишетергә тиеш бит, дип, пошаманга калдык. Сәгать бара: инде тугызынчылар киткән иде, болар юк. ЮХИДИгә шалтыраттык. «Алабугадан чыккач та, «Газель» белән автобус бәрелешкән, көчле һәлакәт булган, үлүчеләр күп», – дигән хәбәр алдык. Әллә безнең апалар утырган «Газель» бәрелдеме икән, дибез. Кабат апага, аның малаена, сеңлемә бертуктаусыз шалтырата башладык. Иң соңгы шалтыратуыбызда гына сеңлемнең телефонын алып, берәү җавап бирде: «Ул үлде, Алабуга моргында», – диделәр.
Бу хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай була. Шулай да, өметләрен өзмиләр әле: бәлки берсе булса да, исән калгандыр? Хәлне ачыклау өчен, Зөлфия апа ире белән, җизниләрен соңгы юлга озату чарасыннан, Алабугага, моргка кайтып китәргә карар кыла.
УНӨЧ КЕШЕНЕҢ ИКЕСЕ ГЕНӘ ИСӘН КАЛГАН
– Җизнине озату җыеныннан киткәнебезне әнигә әйтмәдек. Кая барабыз дип әйтик? Сеңлем үлгән, ә апа белән аның улы турында берни дә белмибез, диимме? Әнинең туганнан туган сеңлесенә генә әйттем: «Апалар һәлакәткә очраган, үлгәннәр ахрысы, әниләргә әйтми торыгыз әле, без белешеп килик», – дидем дә, ипләп кенә җыендык та, чыгып киттек. Монда паникага бирелергә ярамый иде. Апалар үлгән, дисәк, җизнине күмү кайгысы калмаска да мөмкин бит… Юлда барганда Алабуга моргына шалтыраттык, һәм коточкыч яңалык белдек: өчесе дә үлгән, өчесе дә моргта…
Кайтып барганда, туктап, һәлакәт урынын карыйлар: куркыныч әйберләр дә, күлдәвек кебек җыелып торган кан да булмый, бары тик ватылган пыяла кисәкләре генә аунап ята… Ләкин менә моргта хәлләр кыямәт көнен хәтерләтә: бөтен җирдә елау-сыктау, халык җыелган… «Газель»дә утырган 13 кешенең нибары икесе генә исән калган, чөнки. Су буе чират ясап, күпләр якын кешеләренең мәетен тану, күмәргә алып кайтып китү өчен җыелган.
– Һәлакәт нәрсә аркасында килеп чыкканын төгәл генә әйтә алмадылар. Безнекеләргә бәрелгән автобус Казаннан кайтып килгән булган, аның тизлеге зур булган, диделәр. Бу фаҗига булган урында гел бәрелешәләр, юлы шундый аның. Шундый кызганыч: кемнәрдер укырга барган, кемнәрдер туйга дип, ә менә шәһәрне чыгып озак вакыт та үтмәгән, шундый һәлакәт булып, үлгәннәр. Алган яралары коточкыч: ачык, ябык сыну урыннары, кемнәрнеңдер әгъзалары өзелгән: бавыр, бөер кебек эчке органнар турында гына бармый сүз, кул-аяклары өзелүчеләр дә булган. Шундый каты итеп бәрелгән алар. Апамның армиядән кайткан улы тәрәзәдән чыгып очкан булган, аның бер исән җире дә юк иде инде. Бәрелешкәннән соң, автобустагылар сыдырылу, бәрелү кебек яралар белән генә котылып калса, «Газель»дәгеләр арасында 11 кеше үлгән иде. 2 кеше генә исән калган, – дип сөйли Зөлфия Мингалимова. – Исән калучыларның берсе – Чаллыдагы институттан Казанга укырга күчкән кыз булган. Документларын тапшыру өчен барырга чыккан башкалага. Аның да сынган урыннары бик күп иде. Пассажирлар тотынып бара торган тимер була бит, шул тимергә бәрелеп тә, «Газель»дәгеләрнең күбесе имгәнеп беткән булган. Әйтәм бит, күп кешенең әгъзаларын берәмтекләп җыйганнар…
Әнә шулай итеп, җизниләрен күмүдән тыш, бер көне өч мәет җирлиләр. Нәкъ төштә күргәнчә була: ике янәшә торган бура – апасы белән аның улы, читтәрәк торганы – сеңлесе. Җирне тырнап елаучылар булмый бу көнне, бары тик мәрхүмнәрнең әниләре – Мәрьям апа гына әле берсенең мәетен ачып карый, әле икенчесенең. «Гәүдәсе генә йөрде инде әнинең, үзе бушап калган шикелле иде. Акылга җиңеләймәсә ярый, дидек. Әмма ул үзендә бу кайгыны кичерерлек көч тапты», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Мәрхүмнәрнең балалары да үзләрен тыныч тоталар, сабыр итәләр.
ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ
…Нинди генә кайгы килмәсен, көн артыннан көн туа – тормыш дәвам итә. Бәлки, элеккегечә шатлык белән тулып тормыйдыр ул, әмма яшәргә кирәк, мәрхүмнәрнең балаларын да урнаштырып бетерәсе бар бит – әнә шул уй туганнарны бер йодрыкка җыя.
– Ирләре үзләрен кулга алдылар, эчүгә сабышмадылар. Апамның ире «Газель» йөртүче иде, ул гына бер ара эшен ташлап, автобус йөртүгә күчте. Мин «Газель»гә утыра алмыйм бу хәлләрдән соң, дип аңлатты үзе. Апаның балалары: игезәк малае һәм кызы җизни белән үстеләр, Чаллыда яшәделәр. Башта мәктәпне тәмамладылар. Аннан соң улы техникумга керде, аны әйбәт кенә укып бетереп, армиягә китте. Армиягә озату кичәсенә ирем белән мин бардым. Өстәлләр әзерләдем. Дөресен әйткәндә, ул балалар үскәндә бик ярдәм иттем, күп җаваплылык минем өстә иде. Ташламадым. 11нче сыйныфны тәмамлагач, кызы Алсу журналистика факультетына Чаллыга укырга керде, соңрак кияүгә чыкты. Балалар әтиләре белән үсте, без ярдәм иттек. Ә менә сеңлебезнең балаларын урнаштыруда катлаулы мизгелләр бар иде. Без бөтен туганнар, шул исәптән әтиләренең апасы да бер йортта җыелып, балаларны кайда яшәтү турында сөйләштек. Әтиләренең апасы табиб булып Чаллыда эшли, ире, балалары юк иде, ул аларны үзенә алды. Сеңлем күңеле сизенгәндәй, үзе исән вакытта берничә мәртәбә иренең апасына: «Фәридә апа, мин булмасам да син безнең балаларны карый аласың, сиңа ышанып калдырырга була, әни кебек буласың син боларга», – дигән булган. Уйнап әйткән сүзе юш килде. Әйе, балаларны ярдәмебездән ташламадык. Бу һәлакәтне биш ел буе бик авыр кичердек. Бик еш кына зиратка бара идек, аларның каберләрен күреп, сөйләшеп алгач, җиңелрәк булып китә иде. Биш елдан соң, бераз онытыла төштем. Бертуганнарымның үлү фактын күңелем белән кабул иттем, күрәсең. Шунысы гына җанны җылыта: ничек үлгәннәрен сизми калганнар, бәрелү белән җаннары чыккан, диде табиблар. Авыртынып, интегеп ятуларын белү болай да яралы җанны тагын күпмеләр кыйнар иде…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Тукай районы – Казан

Комментарии