Татарстан мөстәкыйльлеге хакында: «Тел биреп, дәүләт алдык»

Татарстан мөстәкыйльлеге хакында: «Тел биреп, дәүләт алдык»

Казанның Ирек мәйданына тупланган халык төркеме, кулларына ярымай төшерелгән әләмнәр тотып, Татарстан Югары Советы сессиясе барган идарә итү бинасы ишекләрен күзли. Барысы да хәбәр көтә. Күңелле һәм «җылы» хәбәр. Ә телләрендә бары ике сүз: «Азатлык» һәм «Мөстәкыйльлек» сүзләре генә...

1990нчы елның 30нчы августын шулай итеп искә ала өлкән буын. Горурланып: «Без мөстәкыйльлек алырга ирештек!» – ди алар. Ә бүген без нәрсәгә ирештек? Шул ирешелгәннәрне саклый алдыкмы? Һичшиксез, без дә горурланабыз: күкрәк киереп, «Шәһәр көнен» билгеләп үтәбез. Мәскәүдән урыс җырчыларын чакырып бәйрәм итәбез, салют карыйбыз, ә үзебез бу көннең асылына төшенмибез. Бүген «бәйсезлек» дигән сүзне авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Аны теш арасыннан курка-курка чыгарабыз. Юк, бу синең башыңа сугарлар дигән курку түгел, ә кеше бу сүземне ишетеп көлмәсме, дигән курку. Ничә еллар буе мөстәкыйльлеккә омтылган халык «мөстәкыйль» дәүләттә мөстәкыйль булып яшиме? Татарстан мөстәкыйльлегенең 32нче елында бу сорауга янә җавап эзләдек.

«БҮГЕН ТЕЛЕБЕЗ ДӘ, ДӘҮЛӘТЕБЕЗ ДӘ ЮК»

30нчы август – Татарстан тарихында истәлекле вакыйга. Бу хакта һәрчак ассызыклап тору кирәк. Гәрчә мәктәпләрдә дә Татарстан тарихына бүлеп бирелгән берничә сәгатьтә бу турыда әйтеп кителә, ел саен бу бәйрәм турында күп сөйләнә, күп языла. Моңа да карамастан, күпчелек татарстанлылар өчен 30нчы август шәһәр көне буларак билгеләп үтелә. Хәер, Татарстан суверенитеты көне дигән сүзне генә түгел, «республика көне» дигәне дә сирәк кулланыла хәзер. Алып баручылар сәхнәдән үк «Бүген шәһәр көне», «С днем города!», дип кычкырырга ияләште. Монда түрәләрнең дә гаебе бар, чөнки 2004нче елга кадәр халык республиканың суверенитет көнен бәйрәм итте. Ә 2004нче елның 30нчы августында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев «Эхо Москвы» радиосы белән әңгәмәсендә: «Татарстан 30нчы августта республика көнен билгеләп үтә», – дип ачык әйтте. Шуннан соң суверенитет сүзе кулланылмый башлады. 2005нче елларда чыккан газета-журналлардагы язмаларга күз салсак, моңа инанырбыз.

Бу бәйрәм турында ел да язабыз. Ел саен татарча сөйләшүчеләр аз, бәйрәм концертында күбрәк рус теленә басым ясала, дибез. Кабатлану булыр, әмма быел да шулай – татар мохиты бары тик Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында уздырылган «Уйнагыз, гармуннар», Кабан күле буенда оештырылган «Казан сөлгесе», «Милли кием» кебек фестивальләрдә генә саклана. Кызганыч, тик анда да тулысынча түгел.

– 30нчы август – минем өчен зур тарихи вакыйга. Ничә ел үтсә дә, 1990нчы елны хәтерлим, чөнки бу көнне якынайтуда, бәйрәм көнен барлыкка китерүдә, депутат һәм милли сәясәтче буларак үзем дә катнаштым. Тарих битләрен ачсак, Татарстан, татар халкының гасырларга сузылган коллыктан соң дөньяга бәйсезлеген игълан итүен, үзенең сүзен, татар милләте барлыгын әйтә алуын, башын күтәрүен күрербез. Иң мөһиме – гаять җаваплы бу эшне без бер тамчы кан коймыйча эшли алдык. Шушы зур вакыйгада бер кешенең дә тырнагы да сынмады, чәч бөртеге дә коелмады, – дип искә алды тарих фәннәре кандидаты, татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. – Бәйсезлек 30нчы августта күктән килеп төшмәде. Аңа кадәр бик зур эшләр алып барылды: ике ел буе дистәләгән, хәтта йөзләгән митинг, пикетлар оештырылды, гел шушы темага сөйләшенде, милләтчеләр миллионлаган имза җыеп Мәскәүгә кадәр илтте. Дөрес, барысы да шома гына бармады. Бәхәсләр, янаулар гел булып торды. Шуңа күрә дә декларация кабул ителгән вакытта Татарстан җитәкчеләре кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр булды. Һәм бу татар милләтенә зыян китерә торган ташламалар иде. Әйтик, декларациягә дәүләт теле дип ике тел кертелде. Ә бит башта бер татар теле генә дәүләт теле итеп калдырылырга тиеш иде. Халык алдына чыктым да: «Тел биреп дәүләт алдык, җәмәгать», – дидем. «Минем сөенәсем килә, әмма йөрәгемдә әрнү», – дидем. Бу вакыйгага инде 32 ел вакыт үтте, тик берни үзгәрмәде – йөрәктә һаман әрнү. Бүген телебез дә, дәүләтебез дә юк. Яшерәсе түгел: инде «президент» атамасы да юкка чыгарылды. Татарстан җитәкчеләре әлегә кадәр декларациянең кадерен белмәде, аны эшләтмәде, аңа таянмады, андагы күп пунктларны үтәмәде. Аның барлыгын беләләр, тик ул күптән онытылган хәлдә.

Бәйрәмнең төп күрке – хәрби техника

ХӘРБИ ТӨСМЕР АЛГАН БӘЙРӘМ

30нчы августны ел да билгеләп үтү традициясе һаман да яши анысы. Татарстан суверенитеты көне булсынмы, шәһәр көнеме, җәй белән хушлашу бәйрәмеме – халыкка барыбер. Татарстанлылар бәйрәмнәрне ярата һәм һәр чарада теләп катнаша. Халык өчен үткәрелгән, әзерләнгән бит, ник әле шундый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ди?

Быел бәйрәмгә яхшы әзерләнгәннәр. Башкалабызның әллә ничә мәйданында әллә ничә төрле бәйрәм концерты оештырылды. Аларны санап бетереп тә булмас, тик иң мөһиме – һәркем үз күңеленә ятышлысын таба алды. Гармун моңын сөючеләр «Уйнагыз, гармуннар» фестивален карады, 600 җырчы һәм биюче катнашында «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгать фестивален күзәтте. Яшьләр Милли китапханә территориясендә уздырылган мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләргә багышланган «Tat Cult» шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивалендә катнашты.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәм илебезгә дан җырлау белән үрелеп барды. Өстәвенә, татарстанлылар арасында чын ватанпәрвәрләр яшәвенә дә инандык: «Za Россию» дигән футболкалар кигән яшьләр күренгәләде. Ә «Гаилә» үзәге янында кич белән оештырылган зур концерт мәйданында танк һәм хәрби машиналар урын алган иде. Безнең нинди көчле илдә яшәгәнне белеп торсыннар, имеш. Дөрес, хәрби техника күпләрнең күңеленә хуш килде. Аларга утырып та карадылар, алар янында фотога да төштеләр. Ә иң кызыгы: шул ук мәйданда хәрби корал күргәзмәсе оештырылды. Зур итеп корылган ике палатка эченә кораллар тезелгән иде. Теләге булган һәркем аны кулына тотып карый алды, ә күпләр бер-берсе белән узышып, автоматны секундка сүтеп-җыю белән шөгыльләнде. Ә теләкләре бик зур булган ир-егетләр күрше палаткага кереп, контракт буенча хезмәткә языла алды...

«Уйнагыз, гармуннар» фестивале инде 37нче тапкыр уздырыла

ТАРИХ КЫНАМЫ ӘЛЛӘ?

Хәзер Татарстанның мөстәкыйльлеге тарихи факт булып кына кала бирә сыман. Ник дигәндә, милләтне – милләт, республиканы – республика, дәүләтне чын дәүләт итеп тоткан нәрсә – ул тел. Татарстанда ике дәүләт теле булса да, татар теленең бүген биләгән урыны турында күп сөйләшәбез, күп язабыз. Түрәләр дә сөйли, алар да яза. Урыс телендә татар теле турында фикер йөртәбез. Хәер, бу проблема безнең алга бер быел гына килеп басмады.

«Баш ияргә өйрәнү, башкаларга яраклашып яшәү милләтебезнең яшәеш рәвешенә әверелде. Татар бүген дә, хәтта үз җирендә дә үзен хуҗа итеп хис итми. Әгәр ул үзе дә шул рәвештә яши икән, Татарстанда яшәгән башка халыклар аның бу илдә төп хуҗа икәнлеген ничек итеп танырлар икән? Шуны онытмыйк: үз илебезгә үзебез хуҗа булмасак, бәйсезлек булмаячак

Без бүген телсез калдык. Татар теле катнаш гаиләләрдә генә түгел, саф татар гаиләләрендә дә юкка чыгып бара. Шәһәрләрдә яшәгән татарлар нигездә русча сөйләшә. Ильминский һәм аның иярченнәре куйган максат, ягъни татарны руслаштыру әле бүген дә гамәлдә. Бу теманы куертып тормастан, шуны гына әйтәсем килә: әгәр без телсез калабыз икән, киләчәктә бәйсезлек беркемгә дә кирәк булмаячак».

Галим, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһировның 1994нче елда «Ватаным Татарстан» газетасында басылган «Безгә тарих сабак бирә» дип исемләнгән язмасы бу (ВТ, 1994нче ел, 30нчы август, №170). Туксанынчы еллар башындагы язма булса да, бүген дә шушы ук сүзләрне кабатлап ялгышмаячакбыз. Саф татар телендә сөйләшүчеләр елдан-ел кими, катнаш гаиләләр арта, татарлар изелгән хәлдә яши... Моны аңлап булса кирәк, Индус абый фикерен болай дип тәмамлый:

«Инде күренгәнчә, милләт алдындагы проблемалар берсе дә тулысы белән үтәлмәгән. Әлбәттә, алар бер-берсеннән аерым рәвештә хәл ителмәячәк тә. Милли оешканлыгыбызны, югалган сыйфатларыбызны, милли яшәешне торгызуны бәйсезлек өчен көрәшнең өлешләре итеп караганда гына нинди дә булса уңышка ирешеп булачак».

Кызганыч, тик бүген милли яшәешебезне торгызырга ашыкмыйбыз. Мәйдан даулап йөрүчеләр дә, милләт, бәйсезлек дип тырышучылар да юк хәзер. Алар барысы да юрганына төренеп ята. Ятмаганнары митингларда бер ялгыш сүз ычкындырганы өчен фәлән-фәлән сум штраф түли, теге яки бу плакатны күтәреп торганы өчен тагын «өстәгеләр» алдында җавап бирә. Сәясәттә «йокыга талган» дигән төшенчә бар. Безнең бәйсезлек әлегә йокыга талган дип ышаныйк. Тик аны уятырга кирәк дигән фикерне дә исебездән чыгармасак иде.

СОРАШТЫРУ

30нчы августта нәрсә бәйрәм итәбез? Бу көннең тарихы нинди? Шул сорауларга җавап эзләп, Казан урамнарын әйләндек.

Айзилә, 21 яшь:

– Бүген Татарстан бәйсезлеге көнен билгеләп үтәбез. Нәкъ 32 ел элек бу көнне республикабыз хәзерге статусын алырга ирешкән.

Элина, 15 яшь:

– Һәр район, шәһәрдә дә җәй ахырында матур һәм күңелле бәйрәм оештырыла. Шәһәр көне, район көне дип атала. Бүген менә Казан көнен билгеләп үтәбез. Бу икеләтә бәйрәм, чөнки җәй белән хушлашу да, шәһәрнең туган көне дә.

Земфира апа, 53 яшь:

– 1990нчы елның 30нчы август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка кереп калды. Шушы вакыт аралыгында безнең тормышыбыз үсеш алды. Татарстанны хәзер Русиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә беләләр.

Ләйсән, 18 яшь:

– 30нчы август – Татарстан суверенитеты көне.

– Ә «суверенитет» сүзен син ничек аңлыйсың?

– Беркемгә дә, бернәрсәдә дә бәйле булмау, үз законнарыңа нигезләнеп яшәү. Әйтик, Татарстанның үз Конституциясе бар, ул Русиянекенә таянмый.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии