- 09.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №27 (4 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Ел саен Бөек Җиңү көнен ветераннар белән бергә искә алып үткәрә идек, инде соңгы ветераныбызны да мәңгелеккә озаттык. Быелгы Җиңү көнен беренче тапкыр ветераннарсыз үткәрергә туры килде. Сугыш чоры, ул еллардагы авырлыклар турында күп языла. «Безнең гәҗит» битләрендә дә сугыш чоры балалары турындагы язмалар еш басылып тора. Әле һаман да: «сугышка чаклы, сугыштан соң», дип сөйләшәбез, тора-бара алары да бетәр инде. Сугыш тәмамланган елны туган балаларга да 73 яшь тулды бит инде.
Сугыш еллары турында күп язылса да, сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү турында язылганнары бик очрамый. Алары да без – авыл балаларыннан башка гына үтмәде. 16 яшьлек малайларны ФЗОга (фабрично-заводское обучение) җибәрәләр иде. Анда ярты ел укытып, шахтага эшкә урнаштырдылар. Ул шахта эше олы кешеләр өчен дә бик авыр. Имгәнүләр дә, басылып калулар да булмады түгел.
Атаклы «ремесленное училище» дигәннәре бар иде әле. Анда ике ел укытып, заводларга, төзелешләргә эшкә билгелиләр иде. Анда 14 яшьлек балалар укыды. 14 яшьлек бала туган йортыннан мәңгегә аерылып, үз көнен үзе күрә иде. Мин үзем дә Пермь өлкәсе Нытва шәһәрендә 1950нче елда укып чыгып, хәрби заводка эшкә урнаштым. Хезмәт кенәгәмә: «Считается мобилизованным на 4 года», – дип язып куйдылар. Армиядәге кебек булдык, беркая да китә алмыйсың. 1952нче елда заводны «металлургический завод» дип үзгәрттеләр дә, бездән бронь алынды. Мине армиягә җибәрделәр. Дүрт ел Балтыйк флотында хезмәт итеп, яңадан шул заводка кайттым. Барысын да кушып исәпләсәң, алты ел хезмәт иткән булып чыгам. Шунда гаилә корып, өч бала үстереп, 51 ел читтә йөреп, туган авылыма 70 яшемдә генә кайтып төпләндем.
Ул чорда авыл яшьләрен урман кисәргә җибәрәләр иде. Коточкыч авыр, куркыныч эш. Үзебезнең авылдан да берничә кыз агач астында калып имгәнеп кайтты.
Тагын торф эше… Анысына кызларны алты айга вербовщик килеп алып китә. Ярославль өлкәсендә яртышар ел торф чыгаруда эшлиләр иде. Бәлки, үзе шунда эшләгән берәр кеше гәҗит битләренә язмас микән? «Анда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп, иртән торышка билләрне бөгеп булмый торган иде. Аяк киемен яткан килеш кенә алып киеп, тагын көн буена эшкә китә идек», – дип сөйлиләр. Торфлы пычрак суны күлмәк итәге аша сөзеп эчкәннәрен беләм. Шул алты ай эшләгән акчалары плюш жикет, соры йон шәл (казбек шәл диләр иде аны), резин итек алырга гына җитәрлек булган. Торфчы кызлар шул киемнәрен киеп, клубка киләләр иде. Бөтенесе бер төсле, берсеннән берсен һич аерырлык түгел. Ул торф эше төрмәдә чиләнүдән дә яманрак булган. Ә бармыйча авылда калган кызлар аларга кызыга иде.
Без – сугыш чоры балалары бетеп киләбез бит инде. Кайсыбыз 90ны үтте, кайсыбыз шуңа якынлаша. Тагын берничә елдан инде без дә булмабыз.
Салих ЗИННӘТОВ,
Зәй районы, Аксар авылы
Комментарии