- 09.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Элек мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирү көчле иде. Кичәләр, очрашулар шаулап-гөрләп үтә, ветераннарның тормыш юлын да тирәнтен өйрәнәбез. Бөек җиңүнең 30 еллыгына әзерлек бара, өй саен диярлек сугыш ветераны яши. (Хәзер күп авылда берәү дә калмады, мәңгелеккә китеп беттеләр). Фашистларны тар-мар иткән, Европа буйлап җәяү атлаган ирләрнең сафлары тыгыз. Җиңү көннәрендә урамнарда саф-саф булып, горур атлыйлар. Һәр укытучыга, укучыга өйрәнү өчен конкрет кешеләр беркетелгән, гаиләдәгеләр турында мәгълүмат тупларга кушылган. Сугыш, тыл ветераннарының тормыш юлы өйрәнелә, язып алалар. Сугыштагы вакыйгаларны горурланып сөйлиләр. Тик Касыйм абыйның гына йөзе караңгы, үзе турында сөйләми. Дусты гына аның хакында сөйләде.
1941-1945нче елларда немецларда әсирлектә булган икән ул. Сугыштан кайткач та тынгы бирмәгәннәр, НКВДга чакырып, сорау алып интектергәннәр, сатлык җан, шпион булуын әйттерергә тырышканнар. Сугышка кадәр үк белемле кеше, югары постлар биләгән булса да, рәтле эш тә бирмәгәннәр, механик булып кына эшләп йөрде.
Сугыш башланганда Украинада хезмәт итә ул. 22 июнь таңында көчле күк күкрәгән тавышка уянып китәләр. Дошман самолетлары шәһәрне бомбага тота, казармалары җимерелә. Туракланган солдат гәүдәләрен күреп, ыңгырашкан авазлардан өннәр алына. Күктә дошман самолетлары үкерүенә чыдап булмый, безнекеләр аэродромда ук юк ителгән. Исәннәр коралга тотыналар, туплары янына чаба. Дошман танклары килеп чыга, аларга атарга снаряд юк, булганнары броняларын тишми. Йә каршылык күрсәтеп танк астында калып изеләсең, йә кул күтәрәсең. Танкка каршы таш күтәреп чыгучылар да, качучылар да була. Шулай әсирлеккә эләгә.
Әсирләр бик күпкә җыела, аларны сарык көтүен куган кебек алып баралар, ялан кырда чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган мәйданга ябып куялар. Бик тыгыз, кисмәккә тутырылган селедка сыман. Ашарга рәтле нәрсә юк, койма аркылы ыргытканны тотып кала алсаң, син тук. Әсирләр өсләрендә нәрсә бар, җил-яңгырда ялан кырда шуның белән, шулай гына ятып та йоклыйлар. Уртада салам эскерте булган, ул таратылган, түшәк-юрган шул.
Фашистлар сизгерлеген югалтканда 100ләп кеше төнлә качып та карый, тиз эләктерәләр. Күбесен этләр ботарлый, атып үтерәләр, калганнарын кайтарып ябалар. Сафка тезеп, качкан кешеләргә нәрсә булачагын күрсәтәләр – атып үтерәләр. Койма буйлап каланчалар, алар өстенә яктырткычлар, автоматлы сакчылар куела. Коймага якынлашканнар атып үтерелә. Сарыкларга тамга салган кебек, һәр әсиргә номер сугыла, исемнәр онытыла, юк ителергә тиешле әсир исемнәренең немецларга барыбер кирәге юк. Яралы аяк-куллардагы гангренадан, йогышлы чирләрдән әсирләр күпләп кырыла. Касыйм абый авыр төш күргән кебек саташа, тәмугка эләктем, дип уйлый. Әсирләр төнлә бер-берсенә сыенып, тыгызланып ятып йоклыйлар. Иптәшеңнең җылысы сизелми, тыны чыкмый башласа, ул үлгән була. Көн саен йөзләгән мәетне өстерәп алып чыгып, якындагы чокырга ташлыйлар, аннан сулышны буып, начар исләр килеп тора. Зур чокыр тиз тула, балчык белән күмеп куялар. Әсирләрнең яшәү шартлары хайваннарныкыннан да начар. Алар – эшләргә тиешле коллар – көннәр буе эшләтәләр, тыңламаган атып үтерелә. Бигрәк тә коммунистларга, яһүдләргә көн юк, кемлекләрен яшермәсәләр, үлем җәзасы көтә.
Бердәнбер көнне аларны Германия эченәрәк күчерәләр. Агач баракларда торсалар да, кеше яшәмәслек шартлар була. Көнгә400 гарыш-пычкы чүбеннән торган, авызга алмаслык ипи, черек бәрәңге, чөгендердән торган итсез-майсыз шулпа бирелә. Арык әсирләр көне буе таш-ком ташый, хәрби төзелештә эшлиләр. Соңыннан аларны атып үтерәләр. Заводта эшләүчеләре дә була, төнлә сөйләшеп яталар. Полицайлар – үз араларындагы куштаннар. Азатлык армиясенә язылучылар башка урынга күчерелә. Немецлар бәйрәмнәр дә оештыра. Әсирләрдән футбол командасы туплап, үзләренә каршы уйнаталар. Немецлар җиңсә – рәхәтләнеп мыскыл итәләр: «Рус-шваен», – дип көлеп, чыбыркылап куып йөртәләр. Үзләрен җиңсәләр – атып үтерәләр.
Кайбер әсирләр өстендә тәҗрибә үткәрелә: төрле агулар-дарулар, психотроп кораллар тәэсирен тикшерәләр, газ камераларында тончыктыралар. Таза күренгән әсирләр дә юкка чыга бара – сәламәтлекләрен тикшерергә медпунктка чакыралар, һәрберсеннән 5-6 литркан чыга икән, гәүдәләре үләт базында күренә. 1945 ел җитә, Совет армиясе якынлаша. Фашистлар лагерьдагы җинаять эзләрен яшерә башлыйлар, әсирләр үтерелергә, күмеп куелырга тиеш була. Полицайлар сизеп ала, тиф дигән булып, фашистлар кертелми, әсирләр качырыла. Ул арада армиябез килеп җитә.
Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.
Комментарии