- 09.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
(Сталинград сугышына 70 ел)
1943 ел. Бу дата минем өчен аеруча якын, чөнки шул елны туганмын. Бөек Ватан сугышы чорындагы бөек борылышның башлану елы да бу.
3 февраль, 1943 ел. Алман гаскәрләрен Сталинград янында тар-мар итеп, Кызыл Армия үзенең җиңелмәслеген күрсәтә. Билгеле, бу сугышта меңләгән кеше һәлак була, Сталинград шәһәре бөтенләй җимерелә. Сугыш бетеп, шәһәрләрне төзекләндерү башлангач, Сталинградны икенче урынга күчереп салу планы да булган, ләкин ул үз урынында аякка бастырыла.
Сталинград сугышында катнашучы фронтовиклар бик аз калган диярлек. Җиңү белән кайткан каһарманнар, сугыштан соң, тынычлык өчен хезмәт иткәннәре хәзер дә әле онытылмый. Бу язмамда хезмәттәшем, авылдашым Миргасим ага Шәрипов хакында сөйлисем килә.
Миргасим ага, вафатына кадәр, операция ясарга куркыныч булганлыктан, йөрәге янында снаряд кыйпылчыклары йөртте. Үзе бер кызыклы хәл турында сөйләде:
– 70 еллар азагында хатыным белән сугышчан дустым Михаил Ружицкийлар гаиләсенә, Винница шәһәренә кунакка барырга чыктык. Аэропортта очу полосасына чыкканда, тикшерү үткәрәләр. Тимердән эшләнгән очлы әйберләрне алып калалар. Менә махсус прибор аркылы үтәм, металл әйбере барлыгын искәртеп нидер чылтырый. Милиционер кесәмдәге әйберләрне бушатырга кушты. Бушаттым: авторучкадан башка металл бер әйбер юк. Кабат прибор аркылы үтәргә куштылар. Тагын челтерәгән тавыш ишетелде. Тенти башладылар – берни юк! Ни эшләргә дә белми аптырашып торабыз, самолетка утыртмыйлар бит. Шунда йөрәк кырыенда снаряд кыйпылчыгы барлыгы «кылт» итеп исемә килеп төште. Кыйпылчык кергән урынны күрсәтеп, аңлатып биргәч кенә самолетка үткәрделәр.
Миргасим ага Урсай авылында туган, легендар Ногайбәкләр нәселеннән. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Лубьян урманчылык техникумына укырга кергән. Өченче курста укыганда, 1940нчы елны, Кызыл Армия сафларына чакырылган. Ватан сугышы башланыр алдыннан Брянск шәһәрендә радистлар курсларын тәмамлаган, сугыш елларында радист булган.
Ул сугышчан дуслары – Михаил Ружицкий, Леонид Терещенко һәм Павел Буртны зур хөрмәт белән искә ала иде.
Ил язмышы өчен утлы чакрымнарны бергә узган фронтташлар еллар узгач та бер-берсен эзләп таптылар, очрашулар оештырдылар, кунакка йөрештеләр.
Ружицкий сугышка кадәр укытучы булган. Инде запастагы полковник Шәриповны һәм аның хатыны Тәкыя апаны бик ачык чырай белән каршылый һәм Татарстаннан килгән кадерле кунакларына зур хөрмәт күрсәтә. Ике дус сугыш елларындагы рәсемнәрен карыйлар, үткәннәрне искә төшерәләр. Тормышларында бер сәгате елларга тиңләрлек вакыйгалар байтак булган. Шуларның берсе – Сталинград янында 1942 ел азагында, дошман чолганышыннан чыгу очрагы.
1942 ел. Декабрь көннәренең берсендә 50 кешелек төркемгә хәрби корылма төзергә әмер бирелә. Эш төгәлләнгәч, сугышчылар дошман чолганышында кала. Хәлнең кискенләшүен күрүгә, радиостанция башлыгы Миргасим яшерен документларны, шифрларны юк итә. Өскә дошман танклары килә, шул ыгы-зыгы вакытында Ружицкий белән Миргасим аерылышалар. Мең газаплар белән чолганыштан чыкканда, Миргасим яралы командирын да коткара. Шул чолганыштан чыгу 12 көн дәвам итә. Сугышчан биремне үтәгәннәре һәм яралы командирны коткарганы өчен Миргасим Шәриповны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Әмма башка сугышчыларның язмышы озак вакыт билгесез була. Алар бер айдан соң гына камалыштан чыгалар. Бу тигезсез көрәштә дошманны күздән яздыру, ачлык белән тартышу кебек авырлыкларны сөйләгәндә, хезмәттәшемнең тимердәй нык ихтыяр, тапкырлык, батырлык кебек күркәм сыйфатларга ия булуына сокландым.
Тынгысыз укытучы-ветераннар гаиләсе икенче сугышчан дус – Леонид Терещенконы да эзләп тапты. Ул Кубаньда яшәгән була.
Л. Терещенко Миргасим агага өченче дустын да эзләп табарга ярдәм итә. Алар ирле-хатынлы Павел Исаевич һәм Нина Ивановна Буртлар.
Нина Ивановна Миргасим җитәкчелегендә радист булган, авыр сугыш елларын узган. Лейтенант Павел Исаевич аларның командиры булган. Адрес кулга төшү белән Миргасим ага һәм Тәкыя апа аларны Татарстанга, Урсай авылына кунакка чакыралар. Әмма алар үзләре яши торган Камышин шәһәренә килүләрен үтенәләр. Көзге эшләр тәмамлангач, 80нче еллар уртасында, Шәриповлар Идел ярында урнашкан Камышин шәһәренә юл тота, Волгоградта булалар, үткәннәрне искә төшереп, мемориалга чәчәк салалар.
Әлеге ветераннар авиациягә хезмәт күрсәтүче 679нчы элемтә батальонының радистлары булганнар. Сугышның беренче көннәреннән башлап ахырынача Брянск, Дон, Сталинград, Воронеж, 1нче һәм 2нче Украина фронтлары составында көрәшкәннәр. Чигенү ачысын да, чолганыштан чыгу газапларын да, җиңү шатлыгын да бергә кичергәннәр. Сталинградтан Германиянең үзенә кадәр озын сугыш юлы узганнар. Миргасим аганың сугышчан дуслары Урсайда да кунакта булып, Татарстан җирлегенең матурлыгына сокланып киттеләр. Бу язманың авторы, соңгы килгән кунакларын машина белән табигать кочагына алып чыкты. Алар исә, җиләк һәм дару үләннәре җыеп, бик зур рәхмәтләр белдереп киттеләр. Еллар үтү белән Миргасим ага үзенең полкташларын югалтты һәм үзе дә моннан берничә ел элек вафат булды.
Миргасим ага үзе 1946 елда демобилизацияләнә. Туган авылына – Урсайга кайта, Тымытык районы мәдәният бүлегендә эшли. Өйләнгәннән соң, 1947 елның көзендә Урсай җидееллык мәктәбендә физкультура һәм башлангыч урыс теле укытучысы булып эшли.
1963 елда читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамлап озак еллар география укыта. Аның директорлык стажы 15 ел булса, сугыш елларын да кертеп, укытучылык стажы 45 ел. Үзенең табигате белән тәрбияче сыйфатларына ия булган, тыйнак, гомерен һәм барлык сәләтен яшь буынга, халыкка багышлаган укытучы-җитәкчене халык үз күрә, хөрмәт итә.
Аның хатыны Тәкыя апа турында әйтмәсәм, бу язмам тулы булмас.
Миргасим ага белән Тәкыя апа 55 ел бергә яшәделәр. Тәкыя Шәрипова үзенең күпсанлы кызыклы язмалары белән районның Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты булды. Аның шигырьләре белән 35 еллап республика һәм район журналларында очрашып киләбез. Ике шигырь җыентыгы авторы ул. «Халык мәгарифе алдынгысы» исеменә дә лаек булды. Аңа бүген 92 яшь, әле дә шигырьләр яза, күзлексез укый.
Миргасим ага белән Тәкыя апа миңа район һәм авыл тарихын язуда бик зур ярдәм күрсәттеләр. Мондый олы җанлы кешеләр турында язмый мөмкин түгел. Бу язманы укып, якташлары да алар белән горурланырлар, дип уйлыйм.
Роберт ЗАРИПОВ,
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии