- 09.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №9 (7 март)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Соңгы елларда матбугатта репрессиягә кагылышлы мәсьәләләр киң яктыртылса да, ул язмаларда репрессия корбаннары «халык дошманы» буларак сөргенгә җибәрелгән, хәбәрсез югалган, дию белән чикләнделәр. Билгеле, моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар иде, чөнки корбан булган кешеләрнең тикшерү эшләре элеккеге КГБ архивларында «совершенно секретно», «хранить вечно» дигән тамгалы папкаларда сакланды. Хәзер алар дәүләт архивларына бирелә һәм аның белән кызыксынучыларга яңа мөмкинлекләр ачылды. Шундый документлар «Гасырлар авазы» журналында даими басыла башлады. Репрессия нәтиҗәсендә атылганнар, концлагерьларда һәлак булучылар турында тарихчылар төрле саннар китерә: «1921-1953 елларда «контрреволюция эше» буенча 4 060 306 кеше хөкем ителә, шуларның 799 455е атып үтерелә. 1917-1990елларда 3 853 400 кеше хөкем ителә, шуларның атылганы – 827 955. Сталин чорында, чирек гасыр дәвамында, 21,5 млн. кеше репрессияләнә. 1927-1938 елларда кулга алынучылардан 26,4 млн. сумлык кыйммәтле әйберләр һәм акча тартып алынган. Тоткыннарны, нигездә, шундый чыганаклардан кергән акча хисабына асраганнар. Кулга алынучыларның 25 %ы үлгән».
1940 елның 1 мартына ГУЛАГны 53 лагерьдан, 425 төзәтү-хезмәт колониясеннән оештырганнар. 1937-1937елларда 3,5 млн. кеше репрессия корбаны була. Алар арасында хәрбиләр, язучылар, галимнәр, табиблар, укытучылар, меңнәрчә эшчеләр бар. Гаепләнүчеләрнең күпчелеген крестьяннар тәшкил иткән. Тарихтан билгеле: репрессияләрнең иң югары ноктасы 1937 елга туры килә.
Өлкән кешеләр сөйләве буенча, авыл кешеләренең күбесен, Сталин исеменә каршы сүз әйткән, дип кулга алганнар. Моңа бер ачык мисал. Үземнең яшьлек дустым Расихның әнисенең бертуган апасы Мөхлисә күмәк хуҗалык идарәсендә җыештыручы булып эшләгән. Бер көнне, кичке якта идарә бүлмәсен җыештырып йөргәндә, стенадагы Сталин портретының тузанын сөрткән Мөхлисә апа аны ялгыш төшереп җибәрә. Бу вакытта бүлмәдә ике кеше була һәм бу хәлне күреп торалар. Икенче көнне Мөхлисә апа юкка чыга. 16 яшьлек кызы әнисен күп еллар буе көтсә дә, ул гомерлеккә киткән булып чыга. Соңыннан ачыклана: теге ике кешенең берсе телефоннан милициягә шалтыраткан икән. Имеш, Мөхлисә «бөек юлбашчы»ның портретын идәнгә атып, аяк астына салып таптаган.
1938 елдан соң гаепләү үзгәрә: гаепсез кешеләрне шпионлыкта гаеплиләр һәм кулга алалар. Бигрәк тә күмәк хуҗалыкка каршы агитация алып баруда гаепләп, кешеләрнең башына җиткәннәр. Бу төр гаепләү бер-берсенә дошман булып яшәгән кешеләр өчен кулай булган, үч алу өчен милициягә хәбәр итү җиткән. Шул рәвешчә, татар башын татар ашаган.
Билгеле, югары органнардан да шәһәрләргә, авылларга «разнорядкалар» килеп торган. Драматург Кәрим Тинчурин «разнорядка» буенча 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерелә, аның белән 8 татар укытучысы, хисапчы, пенсионер була. Аларны «япон шпионнары» дип хөкем итәләр.
Крестьяннарга каршы юнәлдерелгән репрессив сәясәт күмәк хуҗалыклар оештыру чорына туры килә. Авылларда ярлылар һәм урта хәлле крестьяннар җыелышында кулак хуҗалыкларын тартып алу турында карарлар чыгарыла. Шуның нигезендә авылдан куып җибәрү өчен кулак хуҗалыкларының исемлеген төзиләр. Әлеге исемлеккә кергән крестьяннарның мөлкәтен, җирен районнан килгән рәсми комиссия тартып ала. Бу вакытта ярлы-ябагайдан төзелгән комитет кешеләрен шаһит итеп катнаштырганнар. Тартып алган мөлкәткә бәя куела һәм күмәк хуҗалык, авыл советы карамагына бирелә.
Бу көрәш тормыш өчен түгел, үлем өчен алып барылган. Нәтиҗәдә, авылның иң тырыш, хезмәт сөюче кешеләре гаиләсе белән юкка чыгарылган.
Хәзерге вакытта, «Сәяси репрессиядә корбан булганнарны реабилитацияләү» турындагы РФ законы нигезендә, Татарстанда тарихи гаделлекне кире кайтару буенча эш дәвам иттерелә. ТР Министрлар кабинеты 212 номерлы карар кабул итә һәм республикада махсус комиссия төзелә. Бу комиссия сәяси репрессияләргә дучар булганнарны аклау белән шөгыльләнә. Шундый ук комиссияләр шәһәрләрдә һәм районнарда да бар. Алар тартып алынган мөлкәткә акчалата компенсация түләүгә ярдәм итә. Моңа дучар ителгән кеше үзе исән икән яки варислары бу түләүгә лаеклы булсалар. Тулырак мәгълүматны район комиссиясеннән алырга мөмкин.
Репрессия корбаны булган фаҗигале язмышлы кешеләр турында язмасам, ул елларның нинди кайгылар китергәнен хәзерге буын кешесенә аңлау җиңел булмас.
Мөгаллимә Рәбига апа Рәфыйкова – репрессия елларының ачысын-төчесен кичергән өлкән буын укытучыларның берсе. Рабига апа 1924 елда Бөгелмә районы Тымынык авылындагы балалар йортында тәрбияче булып эшли башлый. Бер елдан соң, Урсай авылы укытучысы Нугайбәков Шәгали белән гаилә кора. Эшкә күңел җылысын биреп, матур гаилә булып яшәп ятканда, тоталитар чорның фаҗигале еллары башлана. Көтмәгәндә Шәгалине кулга алалар. Бу хәлгә кадәр дә ул революция елларының хәвефле вакыйгаларын үз башыннан кичергән була. Чалны авылында эшләгәндә, сәнәкчеләр беренче укытучыларын канга батырып, аңы югалганчы кыйныйлар. 1938 елда әләк белән кулга алынгач, ул хәбәрсез югала. Аның гөнаһсыз гаиләсенә «халык дошманы» дигән хурлыклы исем тагыла. Соңыннан Шәгали аганың, нахакка рәнҗетелүләрне бик авыр кичереп, Бөгелмә төрмәсендә үлүе билгеле була. Кайда күмелүе билгесез.
Ятимлектә калган гаилә (ике кызы, бер улы) матди һәм рухи авырлыклар кичереп яшәвен дәвам итә. Ватан сугышы чорында Рәбига балалары белән Урсай авылында яши, мәктәптә укыта. Әмма аңа, «халык дошманы» хатыны дип, кырын карыйлар һәм эшеннән алу өчен сәбәп эзлиләр.
Рәбига апа бик белемле һәм тырыш укытучы була. Каты сугышлар барган көннәрнең берсендә, дәрестә бер укучыга: «Самат, син дәрескә начар әзерләнеп килгәнсең, тырышмыйсың, Бөек Җиңүгә өлеш кертү өчен, яхшы укырга кирәк, немецларның безнең илне басып алуларын телисеңме әллә?» – дип сорый. Икенче көнне, бу ялкау укучы сүзе буенча, Рәбига апаны эшеннән азат итәләр. Имеш, «халык дошманы» хатыны дәрестә укучыларга, немецлар Урсайга килеп җитәчәкләр, дип сөйләгән. Бичара ана нишләсен, балаларын ачка үтермәс өчен, сарык фермасына эшкә керә. Берничә елдан соң, яхшы күңелле кешеләр Рәбиганың гөнаһсызга җәзалануын күреп, укытучылык эшенә кире кайтаралар.
Олы кызлары Ганҗә Ватан сугышы елларында Тымынык урта мәктәбен тәмамлый. Үз теләге белән фронтка китә, зенитчы була, исән-имин сугыштан кайта. Аннан соң әти-әнисе юлыннан китә – укытучы була. Кырык елдан артык урыс теле һәм әдәбияты укыта, «РСФСРның атказанган укытучысы» исемен ала.
Рәбига Нугайбәкова авыр һәм катлаулы, мактаулы тормыш юлы узып, 82 яшендә балалары тәрбиясендә вафат булды. Бүген «халык дошманы» Шәгали Нугайбәков тулысынча акланды һәм аның балаларына, оныкларына материаль, рухи ярдәм күрсәтелде.
Роберт ЗАРИПОВ, тарихчы.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Кыямәт еллары ,

Комментарии