Абыем карак түгел!

Йоклар-йокламас ятам. Берзаман каты итеп ишек каккан тавышка уянып киттем. Сәгать төнге унике. Кышкы салкында карда аяк тавышлары шыгырдавы, ишек дөбердәтү дәвам итә…

Бу тавышка әбием Зөһрә, әнием Миңҗиһан тиз генә торып, сукыр лампа яктысында нидер эзлиләр, кабаланалар, киенәләр.

Озак вакыт үтмәде, ике милиционер килеп тә керде, карлы-бозлы итекләре белән түргә үк үтеп: «Почему не открыли», – дип, өстәлне төя дә башлады. Әбием, чыра телгән урыннан читкәрәк китеп, догаларын укырга тотынды. Әнием милиционерның берсе белән аңлаша, анысы татар икән. Алар ни өчен килүләрен: киез итек фабрикасыннан итек урлауны, койманың тышкы ягындагы аяк эзләренең безнең авыл ягына таба китүен бәйнә-бәйнә аңлатты. Чөнки бу вакытта, сугыштан контузия алып кайтып бераз савыккач, киез итек фабрикасында машинист булып эшләүче әтиемнең энесе Сәфәргали абый төнге сменада эштә иде. Милиционерлар күпме генә эзләсә дә, йортта ят нәрсә таба алмады. Язган кәгазьләрен теркәп куйган арада, таң да беленә башлады, Сәфәргали абыйның төнге сменадан кайтыр вакыты җитте. Аның хатыны Асылбикә апа бала тудыру йортында ята иде.

Көтелмәгән кунаклар абыйның эштән кайтуын көтте, әмма ул кайтмады.

Бераздан бусагада Сәфәргали абый күренде. Йокысыз эшләп талчыккан йөзе, нидер сизенгәндәй, кәефсез иде. Ул туп-туры, кече якка, чаршау артына кереп йокыга талды.

Таң атуга, погонлы теге бәндәләр тагын килеп җитте. Абыйны йокысыннан уятып, киенергә әмер бирделәр.

Карлы юлда чана эзләре генә калды. Ул көнне мәктәпкә дә бара алмадым. Кич якынлашты, абый күренми. Әби дә, әни дә, хафаланып: «Бәбкәм, барып, белеп кайт әле, берәр хәл булып, ябып куйдылармы әллә», – дип әйтүенә, киенеп чыгып та киттем. Юлда эт, адәм заты күренми.

Зәмһәрир суыкта тез башларым, кул-аяк бармакларым туңып, сызлый башлады. Ниһаять, кызыл кирпечтән салынган бер катлы бүлегенә килеп җиттем. Килеп керешкә, безгә килгән милиционерларның берсе – Сәмигуллин Абдул дигән старшина каршыма очрап: «Син кем? Нишләп йөрисең бу суыкта, малай актыгы», – дип, үземне «дежурка»га алып керде. Борыныма ачы, тынчу ис килеп бәрелде, бераздан салкында туңган борын, бит очларым сызлый башлады.

Күп тә үтмәде, старшина Сәмигуллин Абдулла, капитан Николай Петровичны ияртеп кереп: «Менә бу малай абыйсын күрергә килгән, күрсәтикме?» – дигәч, тегесе: «Ярар», – дип баш селкүгә, мине тар коридорның аскы почмагына таба алып киттеләр. «Әнә абыең», – дип, бер караңгы почмакка ымладылар. Почмакта Сәфәргали абый бөрешеп, салкыннан туңып утыра, янәшәсендә – сакал-мыек баскан ике ир-ат. Аларны күрүгә, күңел тулып, күзләр яшьләнде. Башымны аска иеп торганда, теге милиционер иңемә кулын салып: «Абыеңны озак тотмабыз», – дигәч, «Кайчанрак булыр?» – дигәнемне сизми дә калдым. Кесәмдә ике телем арыш икмәге барлыгы исемә төшеп: «Бу икмәкне абыема бирсәгезче», – дип, старшина кулына суздым.

Шешкән колак, борын, бит очларымны муен шарфым белән каплап, кайтырга чыктым. Инде кич җиткән, өйләрдә керосин лампалары кабызганнар. Бусагадан керешкә, әбием кочаклап: «Бәбкәем, туңгансың икән, каз мае сөртергә кирәк», – дип каршы алды. Тиз генә майланып, хәл алгач: «Озакламый кайтарырлар», – дип сүз башладым. Әби сөенеченнән белгән догаларын укырга тотынды.

Ул төнне дә без таң атканчы йокы күрмәдек. Әнием иртүк торып эшенә китте. Бераздан Сәфәргали абый кайтып керде. Ул бик талчыккан, күзләре эчкә баткан, битен сакал-мыек баскан иде. Барыбыз да кочаклашып елаштык. Әбием янәдән самоварын куеп җибәрде…

Нурислам ГАЛИЕВ.

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы.

Комментарии