Яшәү белән үлем арасында

СССРда татарларны иң кабахәт сүзләр белән мыскылласалар да, туган телебездән ваз кичтерү бүгенге формада, кануннар чыгаргалап ук башкарылмады. Мөмкинлекләре булмаганмы, әллә баш дигән нәмәрсәләрендә иман калганмы? Шулай итсәләр дә, Свердлау киностудиясендә фильмнар татар артистлары тарафыннан үз телебезгә тәрҗемә ителде. Ул чордагы артистларыбызның исемнәре генә дә ни тора иде! Барысын да карарга тырыша идек. Моңа кино куючылар да үз өлешләрен кертте.

Бер көнне мәктәпкә барганда игъланнар тактасында «Яшәү белән үлем арасында» була дип язып элгәннәр. Ә безнең язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең шул исемдәге китабын укып, «җенләнгән» вакытлар. Мәктәпкә баргач, шул хакта гына сөйләшү башланды: үз күзләребез белән күрәчәкбез икән бит! Тик алай булып чыкмады. Мисырда төшерелгән фильмның эчтәлеге икенчерәк иде. Бер табиб ярлы кешегә, баласын алып килгән анага ялгыш рецепт язып бирә. Фильмда шуны ачыклау бара. Ярый әле бала исән-сау кала. Укытучыбыз аңлатканча, кино төшерү өчен Татарстанда әлегә җирлек юк. Ярый әле, мыскылланган татар аңа лаек түгел, димәде. Бүгенге, нәрсә әйтсәләр дә без риза, дигән фикердә тормады. Кыю иде ул.

Татарча кинофильмнар төшерү мөмкинлеге бар хәзер, акчасы тиеннәр генә бирелсә дә. Тырышлыгыбыз да сүз генә түгел. Санлаштыру елында авылларда кино күрсәтү сүлпән. Юк диярлек. Аеруча үзебезчәсе. Күпләргә кирәклеге дә шулайрак инде аның. Ана телебез яшәү белән үлем арасында төшерелеп ятканда. Саклау, яклау көрәше бара да бугай үзе. «Печтеки» генә уңышлары да күренә. Вакытлыча гына тырышу булып калмасын өчен ничә пот тоз ашарга кирәклеге милли җанлы йөрәклегә генә ачык күренә.

Хәзерге кайбер әдипләр Нәби Дәүли әсәрләрен белми булып чыкты. Әсәрләндем. Тукайны онытмасалар иде инде.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии