Үткәннәргә килә кайтасы

Үткәннәргә килә кайтасы

«Михнәтләр күп күрелсә дә, балалык еллары сагындыра, бар иде күңелле вакытлар…», – дип куям. Ни әйтсәң дә, тормыш әле безнең җилкәләргә менеп атланмаган чак. Үз тиңнәрең белән күлмәк-ыштаныңны, әби яулыгын ятьмә итеп балык сөзүләр, бер-береңне уздыра-уздыра, каз тәннәре чыкканчы су керүләр, биек ярдан сикереп чумулар, каз бәбкәләре саклаулар. Искә төшеп йөрәкне җылыта, сагындыра. Көтүдән кайта белмәгән көрән кәҗәбезне урам буйлап куып йөреп кайткач Зөһрә әбиемнең арыш кабартмасы белән сыйлавы, Мөхәммәтгали бабамның: «Улым, шулай ярдәмче бул, калганын үз башыңа төшкәч аңларсың», – дигәннәре ничек онытылсын?! Әбиемнең һәм апаларымның кояш беленә башлаганчы, кабыктан ясалган бәби арбаларын тартып ерактагы «Комар» басуына уракка китүләре, әбиемнең «Менә куян ипие» дип үз авызыннан өзеп икмәк кисәген миңа биреп куандырулары…
Тавышсыз-тынсыз гына 1 май бәйрәмнәре узып китте. Әни алып кайткан «парочка»ны, хуш исле хром түфлине, Шәүкәт абый теккән кыска козереклы «клин»лы фуражкасын кичтән баш очына салып ятасың. Көннәрен, сәгатьләрен санап бәйрәм көтәсең. Каен чыбыкларын сулы банкада яфрак ярдырып, кәгазь чәчәкләр ясап бизәп, йөрәкләрне җилкендереп, киез итек фабрикасының тынлы оркестры маршы астында демонстрациягә барулар – бәйрәм түгелмени?
Безнең бакча башындагы «Нурминкә» елгасы буенда колхозның яшелчә бакчасында кәбестә, кишер, кыяр, помидор кебек яшелчәләр үстерделәр. Бу эшләрнең хуҗасы – Бибинур апа Хаҗиева «Хуби Бибинуры» булды. Хезмәтләрнең җимеше дә эзсез калмады, уңышны бүләк итеп колхозчыларга хезмәт көненә өләштеләр. Кәбестәнең уңыш бәйрәменә олау-кайтканы хәтеремдә. Каравылчы Хәнәфи абый үземне кәбестә өемнәре өстенә менгереп, кәҗә-сарыклардан сакларга калдырганы хәтердә калган…
Колхозның орлык ашлыгын безнең келәттә сакладылар. Шул урында уйланып басып торам, хәзер бергә балык сөзеп йөргән дусларым да дөньяда юк инде… Яшелчә бакчасы урынында хәзер балалар туп тибә. Бибинур апаның парник урыннарын тигәнәкләр басты. Язын ташуларга элеккечә шаулаган ташкыннар, боз китүләрдә кичке уеннар, яшьләр җырлары да тынып калды. «Мөнәвәрә» болынының ярлары ишелеп, чүплек оясына әверелде. Гөрләп торган ферма, ындыр табаклары урынында тигәнәлек хакимлек итә.
Үсмер чакларым, балалык елларымны искә алырдай бер ни калмаган, бер ни сакланмаган. Шулай да күңелем нидер көтә, нәрсәдер өмет итә. Бәлкем, яшелчәлекләр, элеккедәй алма бакчасы, умарталыклар булдырылыр. Фермалар, ындыр табаклары сафка басар, тик анда инде без булмабыз…
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур .Үткәннәргә килә кайтасы , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии