- 08.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
(Әнием сөйләгәннәрдән истәлек.)
Авыл кешеләренең печән, урак өстенә төшкән, аулак вакытларын сайлап, чегән таборлары кешеләрнең тавыкларын, урын-җирләрен алып чыгып китә торган булган. Бервакыт, чегәннәр авылдан ашыгып китеп барганда, камчылары төшеп кала. Юлда яткан камчыны минем әни табып ала. Чегән камчысы бик матур, чуклап эшләнгән, агач саплы була. Әнием ул камчыны ераккарак качырып, җыеп куйган.
…Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сугышырга яраклы ир-атлар, 18 яше дә тулып җитмәгән егетләрне армиягә алалар. Авылдан, ир-егетләр белән бергә, атлар да китә. Ул атларны «Военный» атлар дип атаганнар. Сугышка китәр алдыннан, ялларын кисеп, тарап, чистартып җибәрә торган булганнар. Авыл кешеләре атларны бик кызганып, сугышка елап озата торган булган. Ат урынына хәзер кыр эшләре вакытында сыер җигә башлыйлар.
Районга ашлык тапшыру планы үтәлсә дә, кыш башыннан яңадан орлык тапшырырга дигән приказ килә. Әни сыерны җигеп, ат-үгез җиккән авылдашлары белән бергә, Балык Бистәсенә орлык илтергә китә. Тизрәк әйләнеп кайтыр өчен туры юлдан баралар. Ул вакытта Идел сусаклагычы әле күтәрелмәгән була. Кайтканда, әни иптәшләреннән артта кала. Әни юлга бик әзерләнеп чыга. Куенына борчак күмәче, көлгә тәгәрәтеп тә, пешеп җитмәгән бәрәңгесен тыга. Чегән камчысын чана башына элә. Әни камчыны сыерны куаларга дип түгел, ә чанасының аяк бавы өзелсә, бәйләргә җеп булыр дип ала. Сыер куаларга исә кулына озын чыбык тота. «Зәңгәрле» урманы эченнән, бервакыт, әнинең каршына 3-4 бүре килеп чыга. Төлке, бүреләрнең, сугыш бара торган урманнардан, безнең якларга күчеп килүләрен, ул хайваннарның ач килеш, авылга төшеп, кешеләрне куркытып йөрүеннән дә әни хәбәрдар була. Сүз ишетү бер хәл, ә монда, ялан кырда, сыеры белән икесенең каршына бүре көтүе килеп чыга! Чана артына әни сәнәк тә кадаган була, тик ул аны алып өлгерә алмый. Яшен тизлеге белән теге чегән камчысына үрелә. Елан сыртына охшаган, уникедән үргән каеш камчы ач бүренең сыртын каезлап кына ала. Сыерның артына төшкән бүрегә дә әни берничә тапкыр сугарга җитешә. Шул чагында бүреләр китеп бара, ә әни белән сыеры чак кына үлемнән калалар.
Әнием шулай көнаралаш орлык төяп, районга ташый башлый. Әнисенә үзе белән булган хәлне сөйләргә курка. Ул чорда законы да бик каты була. Икмәкнең дошманны җиңгәнен әни үзе дә аңлый. Тайба, Бәдигөлҗамал, Шәмсиҗамал апалар – болар әнинең иптәшләре, ирләрне дә алыштыра ала торган хатыннар булалар. Алар печәнен дә чаба, утынын да кисә сугыш вакытында.
Тылда да кешеләр күпләп кырыла ул чорда. Кулына пычак та тота белмәгән яшь кызларның урман кискәндә агач астында калуларымы, окоп казырга, торф чыгарырга барган җирдән салкын тидереп кайтуларымы – барысы да иртә үлемгә китерә.
Минем әнием Газзә, сугыштан гарип булып кайткан әтидән дә алданрак дөнья куйды. Әнием еш кына: «Дөньялар да әйбәтләнер, без генә китәрбез инде», – дия торган иде. Әниемнәр күргән яшьлек, сугыш хәсрәте бер кемнең дә төшенә дә керә күрмәсен, Раббым!
Газимә ШӘРӘФИЕВА.
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.Чегән камчысы ,
Комментарии