Язмышы – ачы, яшәве – бәхет

Язмышы – ачы, яшәве – бәхет

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе килә! Ләкин язмыш көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Кайберәүләр мондый сынауларга түзә алмыйча сына, сыгылалар… Ә кайсылары, абынмыйча, үзләренә юл ярып алга бара. Әхмәдуллина Миләүшә Роберт кызы әнә шундый көчле затлардан.

Ул җиде яшьтән әтисез калып, ятимлек ачысын татый. Тормышның авыр сынаулары моның белән генә тәмамланмый. Рәхимсез авыру аны тугыз яшеннән инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр итә. Ярый әле янында терәк булырга әнисе, туганнары була. Шул көннән башлап 44 ел вакыт үтеп китә…

Катлаулы язмышка дучар булса да, Миләүшә үзендә яшәргә көч таба, алга омтыла. Уйлаган уйлары, хыяллары берәм-берәм шигырь юллары булып дәфтәр битләренә тезелә башлый.

Күкшел авылы мәдәният йортында аның иҗат бәйрәме – «Язмыш ачы – яшәү бәхет» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәдә Миләүшә ханымның туганнары, дуслары, иҗатка рухландыручы каләмдәшләре катнашты.

Еллар дәвамында язылып килгән иҗат җимешләре тупланган әдәби җыентыкның китап булып басылып чыгу тарихы да бик кызыклы. Интернет аша табышкан, аралашып яшәгән дуслары күп Миләүшә ханымның. Башкортстанда яшәүче Халүдә ханым Бәдретдинова шагыйрәнең шигырьләре белән танышканнан соң, аларны китап итеп туплап чыгарырга кирәк, дип киңәш бирә. Һәм озакка сузмый гына Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка хат юллый.

«Хыялымны чынбарлык итүдә башлап йөрүчеләр – «Салават күпере» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәшит абый Миннегалиев, Кукмара үзәк китапханәсе мөдире Резидә ханым Касыймова, аның хезмәттәшләре булдылар», – дип искә алды Миләүшә Роберт кызы.

Ә үзенә килгәндә, аның тормышы, яшәеше безнең өчен батырлык үрнәге. Ул бездән күпкә көчлерәк, җирне, халыкны, тормышны безнең барыбыздан да ныграк ярата! Ул – көчле, ул – батыр, ул – халкыбызның асыл кызы!

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик-библиография бүлеге мөдире Рушания ИЗМАЙЛОВА

Комментарии