- 08.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Советская военщина – самая оголтелая, самая трусливая, самая подлая, самая тупая из всех, какие были до нее на свете. Это она победила «1:10»!» – дип язучы Виктор Астафьевның сүзләрен татар теленә тәрҗемә итүне үз өстемә алырга шикләндем. Чөнки аның гыйбрәтле, нечкә мәгънәсе бозылыр кебек. Акыл белән эш итмичә, сан белән җиңүне ул җиңүгә саный. «Русия уртасына тезләнеп, халкымнан 47 миллион халыкны бу сугышта корбан итүче булдыксыз хәрби начальниклар өчен гафу үтенәсем килә», – дигән ул.
«Советская военщина» үзенең кем икәнлеген кабат Чечен сугышында күрсәтте. Чечен халкы референдумнар үткәреп, мөстәкыйльлек юлына басты. Үз президенты итеп генерал Ж.Дудаевны сайлады, тик аларга тыныч тормыш насыйп булмады. Русия Хасавюрт килешүен тупас бозып, барлык чечен халкын террорчыларга санап, аңа һөҗүм башлады. Ләкин горур, бердәм тау халкы бирешмәде, көрәште. Җирле халык бомбаларга тотылды. Аның законлы сайланган дүрт президенты үтерелде. Ата-аналар солдат балаларын сугышка җибәрми башлагач, сугышны туктатырга мәҗбүр булдылар. А.Невзоров үзенең «Чистильщик» фильмында бу сугышның чынбарлыгын тәфсилләп күрсәтте.
Хәрби парадлы Җиңү көнен бездә зур тантана ясап үткәрү милли традициягә әйләнеп китте. Көчен күрсәтеп, масаеп, пиарлы «показуха»лар кулланып, халык аңына ясалма патриотизм сеңдерергә тырышуның бер файдасы да юк. Киресенчә, ул күңелдә әллә нинди тискәре, ят хисләр генә уята. Гади халыкның башын бутап, шундый дәрәҗәгә җиткерделәр ки, ул тормыш кыенлыкларына да түзәргә риза, сугыш кына булмасын, ди. Америка Кушма Штатларының безгә сугыш вакытында корал, техника, кием-салым, азык-төлек белән зур ярдәм иткәнен дә без бик тиз оныттык. Хәзер аларны бөтен телеканалларда безгә дошман итеп күрсәтергә яраталар. Өстәвенә, бергәләп җиңгән бу хурлыклы сугышны үзләштереп, күршеләренә яный, куркыныч сала башладылар. Җиңү көнен сугышта һәлак булучыларны искә алу көне дип игълан итеп, тыйнак кына үткәрү күпкә күркәмрәк булыр иде.
Хәзер Җиңү көнен үзебезнең татар авылларында ничек үткәргәннәрен карыйк. Бәйрәм җыенын урысча патриотик җырлар әйләндерүдән башлыйлар, «Катюша» белән тәмамлыйлар. Репертуарда сугышта күпләп катнашкан бик күп корбаннар биргән татар халкының ник бер җыры булсын! Безнең дә үзәккә үтеп керерлек үз җырларыбыз бар бит. Әтиләребез сугышка киткәндә үзәк өзгеч итеп нинди саубуллашу җырларын җырлап китте икән? Бу хакта күкрәкләренә бант тагып йөрүчеләрдән сорасаң, «Безгә бу программа өстән бирелде, аны үзгәртә алмыйбыз», – диләр.
Самат РИЗВАНОВ,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы
Комментарии