Ике төрле тарих

Тарихыбыз белән кызыксына башлавыбызның кемнәргәдер ошап бетмәгәнлеге көн кебек ачык, дисәк күпкә ялгышмабыз. Вахит Имамовның 25 ел элек язылган «Яшерелгән татар тарихы» әсәренә һөҗүм, юк итәргә маташулары да шул калыптан, минемчә. Моның сәбәбен тарих фәннәре кандидаты, «Новые Знания» баш редакторы Александр Евлаховның 2004нче елда язган «Ике төрле тарих» мәкаләсен укып аңларга була.

Шул мәкаләне кыскача гына тәрҗемәдә «Безнең гәҗит» укучыларына да тәкъдим итмәкче булам.

«Русия тарихында ике рәсми тарихчы була – Герард Фридрих Миллер һәм Николай Михайлович Карамзин. Соңгысын император Александр Беренче 1803нче елның 31нче октябрендә тарихи чыганакларны өйрәнүче итеп билгели. Карамзин әфәндегә, империянең рәсми тарихчысы буларак, Русия тарихында кайсы вакыйгаларның булганлыгын йә булмаганлыгын һәм була да алмаганлыгын хәл итү йөкләнә. Шул хезмәте өчен аңа елына 2000 сум пенсия билгеләнә.

Аңа хәтле Пётр Беренченең – Көнбатышка тәрәзә ачучы императорның Русия тарихын белмәүләре җен ачуларын чыгара. Шул сәбәпле Фәннәр Академиясен оештырганда: «Тарихчы итеп билгеләрлек дәрәҗәдәге тарихчыны табарга», – дигән таләп тә куя. Әмма Русиядә тарихчыны табу боярларның сакалларын кырдыртудан күпкә авыррак була. Әзер тарихчы Русиядә дә, чит илләрдә дә табылмый. Ахыр чиктә Фәннәр Академиясендә укырга дип 1725нче елны Алманиядән 20 яшьлек Герард Фридрих Миллерны алып кайталар. Ул 1748нче елны Русия тарихында беренче рәсми тарихчы итеп билгеләнә. Миллер ун ел буе Себердә эзләнә, бихисап архив документлары, төрле чыганаклар җыеп кайта. Фёдор Иванович исеме белән йөри. Шуның өстенә 23 ел буе латин телен, тарих һәм география фәннәрен укыта, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә һәм «Санкт Петербургские ведомости» дип аталган матбаганы нәшер итә. Тарихчы буларак, «Русия халкының чыгышы һәм аталышы» дип исемләнгән хезмәте буенча чыгышлар ясый. Ломоносов җитәкчелегендәге бер төркем академиклар аның фәнни хезмәтен «Русияне гаепле итәрлек» дип бәяли. Нәтиҗәдә, бастырылган текстны юк итәргә, Миллерны академик дәрәҗәсеннән адъютант дәрәҗәсенә төшерергә, хезмәт хакын 1000 сумнан 360 сумга калдырырга, дигән карар кабул итәләр. Ягъни, карьерасын упкынга тәгәрәтәләр. Соңыннан, күпмедер вакыт үткәч, йомшара төшәләр төшүен. Әмма бер шарт белән: тарихчы гаебен танып гариза язарга тиеш була. Менә шулай Миллерны тәүбә иттерәләр һәм, әйтик, Русия дәүләтенә һич кенә дә норманнар түгел, ә ниндидер «Балтик диңгезе роксоланнары» дигән кемсәләр нигез салганнар, ди. Галим белән килешкәнлекләрен аңлату йөзеннән хәтта «Хезмәткәрләр кәефен күтәрүгә файдалы язмалар» атамалы айлык журнал нәшир итәргә рөхсәт бирелә. Әмма Миллерның фәнни тикшерүгә хирыслыгы тагын бәлагә әйләнә. Ул Борис Годунов чорының «Буталчык заман» тарихын өйрәнә башлый. Тарихчының үз башына җитәрлек дәрәҗәдә һәм һич кенә дә гафу ителмәслек гөнаһ була инде бу. 1765нче елны Миллер Мәскәүгә ятимнәр йортына күзәтүче итеп җибәрелә. Бер ел үтәр-үтмәстән шунда архив мөдире булып кала. Шушы «кәнәфи»дә Русиянең беренче рәсми тарихчысы 1783нче елны параличтан вафат була. Вафатыннан соң бихисап фәнни хезмәтләре, автографлар коллекциясе, 258 портфель шыгрым тулы кулъязмалары кала.

20 ел вакыт үтә. Болай да мөшкел тарих фәне үтә дә мөшкелләнә. Мәскәү университетына тарих укытучысы табылмаганга, тарих фәне йә латин, йә немец телендә укытыла. Университет җитәкчелеге өчен махсус күрсәтмә бастырыла, анда Русия тарихын ничек аңлатырга тиешлеге әйтелә. Менә шушы хәлдә рәсми тарихчы кәнәфиенә Н.М. Карамзин «госзаказ», ягъни «Русия дәүләтенең тулы тарихы»н язар өчен утыртыла. Миллердән аермалы буларак, Карамзин тарих белгече булмый. Моңа хәтле ул Александр Беренченең тәхеткә утырган вакытына туры китереп мәдхия язган була, Екатерина I гә дә тарихи мактау сүзе яза, «Мескен Лиза»сын да язып өлгерә. Университетта укыганда ул фәннән битәр рус грамматикасын күбрәк өйрәнүен әйтә. Шуңа күрә тарих катламнарында казынмый гына Карамзин «җанландыруны, матурлыкны, сайлап алуны» һәм дә шул рәвештә «искитмәле, көчле, игътибарга лаеклы, руслар гына түгел, чит ил кешеләрен дә җәлеп итәрлек» итеп язуны үзенә максат итеп куя. Шуңа күрә аның 22 ел язган «Русия дәүләте тарихы» фәнни хезмәтне түгел, ә хәзерге пиар проектны хәтерләтә, ди тарих фәннәре кандидаты Александр Евлахов.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии