«Ленин мандатлы» малай

«Ленин мандатлы» малай

Бу язмамда тасвирланган вакыйга авылдашымның батырлыгы турында. Минвәли абзыйның әти-әнисе революция башланган чорларда ук, төнлә җыйналып, Свердловск өлкәсенә китеп бара. Әтисе «Кизим» дигән шахтага килеп урнаша. Минвәлигә 6-7 яшьләр чамасы, урамда бер көтү балалар белән уйнап йөри. Шәһәр урамында халык күп, күрше-тирә, көн дә бергә уйнаган балалар гына үзара таныш. Шулай беркөнне кечкенә Минвәли урамда бик озак уйнаганнан соң, арып-талып, иптәшләреннән аерылып өйгә кереп барганда, бер бабай малайны туктата. Минвәли куркып калып, башта шикләнеп карап тара, чөнки балалар уйнаганда бабай 3-4 мәртәбә яннарыннан караштырып китә. Минвәли бабайга игътибар итеп кала. Бабай малайны аулаграк урынга алып килә. Бер кулына листовкалар бирә. Кесәсенә конфет, кызыл билле прәннек сала. Малайның күзләре елтыр-елтыр килә. Ике гаеттә генә эләгә торган тәм-том бүген аның кесәсе тулы.

Бабай листовкаларны беркемгә күрсәтмәскә, иртән-иртүк халык күбрәк җыйналган җирләрдә өләшергә куша. Минвәли бабай белән 5-6 тапкыр очраша. Күрешкән саен бабай кесә тутырып конфет, прәннек, бер уч листовкалар бирә.

Беркөнне полицейскийлар малайны эләктереп алалар һәм участокка алып китәләр. Сорау алулар башлана: «Листовкаларны кайдан алдың?» Минвәли торган өйнең астын өскә китерәләр, ләкин бер шикле әйбер дә тапмыйлар. Бу турыда малайның әти-әнисе дә беренче ишетә. Малай дөресен сөйләп бирә. Бер бабай биргәнен әйтә. «Кабат күрсәң, син ул бабайны таныйсыңмы?» – дип сорыйлар. Малай: «Таныйм», – дип җавап бирә.

Малайны ат җиккән тарантаска утыртып, шәһәр буйлап йөртәләр. Малай бабайны шәһәр буйлап йөргәндә 3 тапкыр күреп китә. Бабай да полиция арбасындагы малайны күрә. Бер-берсен танымаганга салышалар. Урамда чатнаган февраль салкыны. Өскә кияргә дә рәтле җылы кием юк. Бер полицейский баланы жәлләп, зур толып бирә. Шул толыпка төренеп, малай 1 атна Свердловск урамында бабайны эзләгән булып йөри.

Шушы куркыныч вакыйгалардан соң, малайны әти-әнисе бик кисәтеп куя. Беркөнне малай янә теге бабайны күрә. Бабай малайны күргәч, бик шатлана. «Мин сине бик озак эзлим инде. Афәрин, син мине сатмадың, батыр йөрәкле егет икәнсең. Мин – Ленин бабаң. Минем бу мандатымны ал, югалтма, беркемгә дә күрсәтмә, син әле яшь, еллар узгач, ул язуның сиңа кирәге чыгар», – дип кулына үзенең мандатынтапшырып, малайга уңышлар теләп, китеп бара. Малай бу кәгазь кисәген өйгә алып кереп, беркемгә күрсәтмичә, үзе генә белгән урынга яшереп куя.

Кечкенә батырның кем икәнен авылдашларыма аңлатып үтәм. Равил Ризван улы Зарипов, Рушания һәм Наилә Вәлиева, Азатларның әниләре ягыннан бабалары турында язмам.

Еллар үтә. Минвәли өйләнә, кызы Рабигага 2 яшь тулганда, кабат җыйналып Кече Елгага кайталар. Авылда колхозлашу башланган еллар. Әлегә кадәр тыныч яшәгән авыл, халык умарта кортларыдай гөр килә. Бар халык куркуга сабышкан. Имеш, колхозга керсәң, байлыгыңны үзенә тартып ала. Атларыңны, үгезләреңне колхозга җигәргә туры киләчәк. Кемдер бушлай ипи ашатачак, дигән сүзләргә ышана. Билгеле,хәлле кешеләр колхозга керергә атлыгып тормыйлар.

Минвәли абый, Дания апаның әтисе Салих абый төнозын киңәшләшеп утыралар. Салих абый бик белемле, акыллы кеше була. Үзенең киңәшләрен бирә. Авылда санаулы гына кеше колхозга керде. Нишләргә? Колхозга керергә атлыгып торучы юк. Районнан килеп аптыраталар. Районнан килгән вәкилгә Минвәли әйтеп куя: «Авылда Зариповлар дигән кешеләр бар. Закир, Хәмәтгали, Баһаутдин. Авыл халкы алардан узып бернәрсә дә эшләмәячәк. Иң элек аларны колхозга кертергә тырышыйк».

Зариповларны сәвиткә чакырталар. Бертуганнар өчесе дә белемле, читтә эшләп кайткан кешеләр, уйламый гына эш итә торганнардан түгел.

«Без әле уйлыйбыз», – дип җавап бирәләр. Һәм өчесе дә бер фикергә килеп, кичен колхозга керергә ризалыкларын бирәләр. Зариповлар барысы да байнәсел була. Колхозга керергә дип уйлашалар, чөнки раскулачиваниенең иң көчле, куркыныч чорлары була. Зариповлар колхозга кергәч, атна-ун көн эчендә бар авыл да колхозга кереп бетә.

1930 елның көзендә авыл өстенә кара кайгы килә. 27 кешене һәм шулай ук күрше-тирә авыллардан җыйнап, Чистай төрмәсенә ябалар.

Менә шушы авыр елларда теге «Ленин мандатының» кирәге чыга да инде. Минвәлине районда «Ленин мандатлы» кеше буларак танып, хөрмәт итәләр. Бәлки, Ходайдан язган ризыклары тарткандыр, Аллаһының рәхмәте белән күп кенә авылдашларын зур коткыдан, ятимлектән, ачлыктан алып калган шушы «Ленин мандаты». Минвәли мандатын күрсәтеп, гариза язып, «Мин алардан аерым колхоз төзим», – дип, авылдашларын тоткынлыктан алып кайта. Гаиләләренә күпме шатлык, куаныч китереп, үзенә хәер-дога ала.

Авылда Хәсән мулла зур итеп өй сала. Өй салганда эшчеләр өйлә ашына кереп китә. Чыксалар, шушы яңа гына өелгән бура эченә бер эт кереп, улап, елап, җирне тырный. Бер аксакал хәзрәт: «Бу өй эт тормышына әйләнер, авыл өстенә кайгы килер», – дип әйтеп куя. Көлешә-көлешә, сүзне уенга борып җибәрүчеләр дә була арада.

Күп тә үтми авылга районнан тикшерүчеләр килә. Байларны эзәрлеклиләр. Раскулачивать итеп Себергә сөрдерергә, өйдән өйгә йөреп, зур гына исемлек төзиләр. Сталин репрессиясенең көчле чагы. Бармак белән төртеп күрсәтсәң дә, төрмәгә ябалар, законнар каты.

«Ленин мандаты» тагын ярдәмгә килә. Тиз генә Хәсән мулланы кечкенә өенә күчерәләр. Өйне сүтеп, Шәвәли абыйларга бирәләр. Балак Шәвәли дигән абый өйне кечерәйтеп салып куя.

Бер Казан хатыны кайтып, авыл уртасында 2 катлы кибет салып, ачып җибәргән була. Минвәли абзый бу хатынны җайлап, кибетне яптырып, кире Казанга озата. «Зинһар өчен, авыл халкын борчуга салма. Синең арттан берәм-берәм Себергә куа башлаячаклар, тиз арада кит, дөньялар тынычлангач, кайтырсың», – дип озатып кала. Зариповларның байлыкларын күз алдыннан югалтып торырга куша. Шулай итеп туган туганын чаккан, нахакка авылдашларын сөргенгә җибәргән нинди көчле Сталин репрессиясеннән дә ул авыл халкын яклап, килгән тикшерүчеләрне җайлап, берәүгә дә тидермичә көрәшә.

Гомере генә кыска була шул Минвәли абзыйның, 35 яшендә үпкә чиреннән якты дөньядан китеп, мәңгелеккә күчә.

Үсә төшкәч, кызы Разия апа әтисенең эшен дәвам итә. Авылда беренче хатын-кыз коммунистка була.

Бер уч бодай өчен, Сталин турында начар сүз әйткән дип, бер-берсенең башын ашарга торган, гаепсезгә рәнҗетеп, төрмәләргә утырткан куштаннар һәр авылда да булган. Шушы куштаннар янында үрнәк алырлык, һәйкәл куярлык авылдашларым да билгеле.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш шәһәре.

Комментарии