- 08.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин 1942 елда туганмын. Яшь барган саен, хәтергә уелып калган хатирәләр яңара. Узган гомер юлыңа нәтиҗә ясыйсың.
Сугыш чоры баласы булганлыктан, билгеле, безнең балачагыбыз җиңел булмады. Тамак ач, өскә кияргә кием юк, шуңадырмы без бик иртә үсеп җиттек, өлкәннәр кул арасына керә башладык. Өлкәнрәк балаларга ияреп, колхоз басуына иртә язда черек бәрәңге җыярга баруны һич онытып булмый.
Җир башына килеп җиткәч, оек-чабатаны салып, бәйләп куясың да, бетәр-бетмәстә яланаяк кар йөгерә-йөгерә бәрәңге җыясың, аяк өши, кып-кызыл була. Бераз җыйгач, бер кулга – савытны, икенче кулга оек-чабатаны тотып, өйгә кадәр йөгерәсең. Аяклар ут булып кыза. Шул бәрәңгене әни пешереп бирә, аннан да тәмле нәрсә юк иде.
Какы, кыр суганы, акбаш чыккач, куаклык ягында байларның йорт урынына барып, шуларны җыеп кайтып ашый идек. Ул вакытта тамак туя иде. Бераздан каен җиләге, җир җиләге, бөрлегән өлгерә, көзгә таба чикләвек җыеп ашап хәлләнә идек.
Өченче сыйныфтан өлкәннәр белән колхоз эшенә йөри башладык. Җәй көне ферма көтүен алучы булмый, маллар ач, ябык. Шуның өчен гел көтү чиратына чыгасы иде. Синең чиратыңда мал үлсә, түләтәләр. Монысы бигрәк авыр эш иде.
Яз көне малларга ашатырга беткәч, иртүк торып (тәмле йокы вакытында уяталар), каты кар өстеннән басуга салам эскертләре төбенә барып, салам алып кайта идек. 30 сутый бәрәңге бакчасын кул белән казып, бәрәңге утырттык.
Урман якын булгач, җәй буе яшь үсентеләр төбен чистартырга йөртәләр, «уфалла» арбасы белән башта утын, аннары печән ташый идек. Кыш көне дә бәләкәй чана белән өйгә ягарга ботак ташыдык. Безгә уйнарга вакыт та калмый иде. Мин монда әле иң үзәккә үткәннәрне генә яздым.
Шулай михнәтле заманда үссәк тә, күңел күтәренке, кешеләр бердәм, тату, бер-берсенә ярдәмчел иде. Ашавыбыз да, киемнәребез дә бертөрле. Авыр булса да, шул чакларны сагынып искә алам. Өлкәннәр тәртипле иде, без алардан үрнәк алып үстек.
Бер елны күп итеп кукуруз чәчтеләр дә, көз көне шуны салыр өчен чокыр казыттылар. Йорт саен бер кеше килде, берничә кеше бер чокырны казыйбыз. Шунда мин балчык атканда ялгыш Ярулла абыйның кулын көрәгем белән кистем. Минем куркудан котым очты, ә Ярулла абый (авыр туфрагы җиңел булсын) миңа бер сүз әйтмәде, киресенчә, үземне юатты. Менә нинди сабыр, киң күңелле булган ул чакта кешеләр.
Кич белән Тайфә болынына уенга төшә идек. Өчәр җирдә уен була иде, һәр төркемнең үз гармунчысы. Ә хәзер авылда ник бер гармун тавышы ишетелсен.
Безне өлкәннәр тәрбияләп үстерде. Әйе, ул вакытта безгә һәрдаим «кызның анасы кырык, кырык беренчесе чыбык» дип әйтеп торалар иде һәм тагын «кызлар кеше кешесе буласы кеше» дип өлкәннәр акыллы киңәшләрен биреп, алдагы гаилә тормышына әзерлиләр иде. Безнең авылда су ерак иде, әниләр ярдәмчесез өлкән карт-карчыкларга булышырга кушып, «Бар, балакаем, күрше әбиеңә су алып кайтып бир», – дип әйтүгә, кисмәк тутырып су китердек. Аллага шөкер, өлкәннәрнең хәер-догасын алып үстек без.
Шунысы куанычлы, ач-ялангач булсак та, кеше әйберенә тимәдек, тәртипле булдык. Бу тәртип, мөгаен, иң беренче гаиләдән килгәндер. Бервакыт әни келәт түбәсеннән оя тапкан. Йомыркаларны алмаган, күрше Гайни түтигә кереп әйткән. Соңыннан ачыкланганча, чыннан да, йомыркалар аларныкы булган.
Өлкәннәр яшьләрнең әз генә ялгышы булса да, ипләп кенә аңлаталар, кисәтәләр иде. Шул ук вакытта эшләгән эшебезне күреп, мактап, үсендереп торалар, бу безнең өчен иң зур бүләкләрдән дә кадерлерәк булды ул заманда.
Исем китә, аларның берсе дә психолог та булмаган, югары уку йортын да тәмамламаган, шулай да, күп төрле тәрбия чаралары кулланып эш иткәннәр. Мин шул чордагы әби-бабайларны сагынып искә алам. Шуңадырмы без үскәндә арабызда ялкаулар да, тәртипсезләр дә булмады. Барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык. Әле дә исән-сау булганнар белән хәбәрләшеп яшибез. 40 ел башлангыч мәктәптә укыттым. Хәзерге көндә дә авылда ветераннарның башлангыч оешмасы рәисе булып эшлим. Аллага шөкер, үземне әле дә сафта, хезмәттә дип хис итәм.
Шушы язманы язгач, бала чакка, яшьлеккә кайтып килгән кебек булдым. Никадәр генә авыр булса да, ул чаклар күңелле, рәхәт иде. Яшь булганга микән? Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтеп була: безнең гомер әрәмгә узмаган, хезмәт белән яши белеп яшәгәнбез, шул ук вакытта ялыбызны да күңелле итеп оештыра идек. Концертлар, спектакльләр куйдык, агитбригадалар белән авыл саен йөрдек, комсомол оешмасы гөрләп эшләп торды.
Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.
Теләче районы, Максабаш авылы.
Комментарии