- 08.03.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №09 (4 март)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әфганстан… Бу сүзне ишетүгә күпләрнең күңелләрендә шом көчәя, кайберәүләрнең күңел хатирәләрен кузгата. Күп кенә яшь егетләрнең гомерен өзгән бу сугыш турында искә төшергәндә җаннар телгәләнә. Безнең якташыбыз Илшат Хәйруллин да шушы сугыш корбаны булды. Озын буйлы, кара кашлы бу матур егет Теләче районы Иске Җөри мәктәбендә укып, урта белем алу турында аттестат белән бергә 3нче класслы тракторчы таныклыгы да алып чыга. Мәктәпне тәмамлаган елны ук әтисе Гыйлемхан абыйның эшен дәвам итеп, тракторга утыра. Районда үткәрелгән «Яшь сукачылар» бәйгесендә катнашып, беренче урынны ала. Шофёрлыкка укый. 1980нче елның 13нче ноябрендә Совет Армиясе сафларына алына. Өч ай Ашхабадта хезмәт итә. Аннан Әфганстанга җибәрәләр. Әниләренә хатлар язып тора. «Үзем исән-сау гына хезмәт итеп ятам. Служба алга таба бара. Союздан яңа БМПлар алып кайттык. Хәзер шуларны өйрәнеп йөрибез. Менә бу шимбәдә дә (16.08.81.) атулар була һәм без имтихан тапшырабыз», – дип яза ул бер хатында. Әмма Әфганстанда барган сугышның бер бәрелешендә – 1981нче елның 23нче ноябрендә батырларча һәлак була. Аңа үзе йөрткән БМП белән автомашиналар колоннасын саклап, озата бару бурычы куела. БМП дошманнар куйган минага туры килеп шартлый. «Илшат куркуны белми торган егет иде. Кайда гына булсак та, без аның белән бергә идек. Бергә Әфганстанда ярты ел хезмәт иттек. Ярты елдан соң мин аны югалттым. Бу миңа бик зур кайгы булды. Чөнки ул минем иң якын дустым иде. Илшат үз күз алдымда һәлак булды. Ул һәлак булгач, җиргә ятып балчыклар ашардай булдым. Нишләтәсең, тормыш шундый икән ул», – дип язды соңыннан Илшат белән бергә хезмәт иткән Арча егете Рөстәм Хәлиуллин. Әти-әнисе, сеңлесе Гөлүзә, энесе Айрат белән елмаеп саубуллашып, чиккән кулъяулыклар болгап, үзе эшләгән кырларны күз карашы белән иркәләп киткән егетебез туган ягына ябык цинк табутта кайтты. Бу хәбәр барлык авыл халкын тетрәндерде. Ничекләр түзде икән әнисе Рәхилә апаның йөрәге?! Менә ничә еллар үтсә дә, ана улын көтә, күзе һаман юлда, менә-менә аның улы – гел елмаеп торучы Илшаты кайтыр кебек…
1982нче елың 6нчы маенда СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә Хәйруллин Илшат Гыйлемхановичка Кызыл Йолдыз ордены кайтты, үзе генә юк. Олы Тиләҗе авылында Илшат яшәгән урамга аның исеме бирелде. Үзе укыган Иске Җөри мәктәбенә истәлек тактасы куелды. Теләче район үзәгендәге Батырлар мемориалендә Хәйруллин Илшат бюсты тора. Илшат якты йолдыз кебек балкыды да үзеннән соң онытылмас эз калдырып китеп барды.
Рәфикъ СӘХАПОВ,
Теләче районы

Комментарии