Безнең өчен сугыш бетмәгән

Ялгышмасам, зур сугышларны җитәкләгән полководец Суворов: «Сугыш кырындагы актык солдатның җәсәде җиргә күмелмичә, сугыш беткәнгә саналмый», – дигән.

Югары уку йортларында оешкан эзләнү отрядлары ел саен сугыш булган җирләргә барып, күмелми калган солдат сөякләрен җир куенына урнаштырып кайта, димәк, әле бездә сугыш бетмәгән.

1941нче елның матур июнь аенда башланып китеп, 5 ел дәвам иткән сугышның илебез халкына салган төзәлмәслек ярасы онытырлык түгел. Бу хакта китапларда, газеталарда бик күп язылуга карамастан, языласылары да бик күп булыр әле.

Үзем 1941нче елда туган булсам да, инде 80 яшькә якынлашып киләм. Күргән-белгәннәремне һәм әниләр сөйләгәннәрне яшь буынга гыйбрәт өчен язып калдырасым килә.

Сугыш башлану белән авылның төп көче булган ирләр, яхшы атлар, барлы-юклы машиналар сугышка җибәрелә башлый. Авылдагы бар тормыш хатын-кызлар, яшүсмер балалар кулына кала. Әйтергә генә ансат, яңа гына оешып бетә башлаган колхозның тормышы, басу тулы игеннәрне уру, сугу, яңасын чәчү – барысы да алар җилкәсенә төшә. Моннан тыш та эшләр бихисап – колхозда асрала торган терлекләрне карарга, ашатырга, кышка печәнен әзерләргә. Әле бит һәр хуҗалыкның да үз сыеры-сарыгы бар. Аларны да карарга кирәк.

Авыл көннән-көн кайгы-хәсрәткә күмелә барды. Фронттан кайгылы хәбәрләр килә торды. Берләшкән колхоз малларын карау чиктән тыш авырлашты. Фермада эшләүчеләр – олы хатыннар һәм 13-14 яшьлек малайлар-кызлар. Кыш көне бөтен җирне кар баса. Басудагы салам-печәнне кайтарасы бар. Ат җигүчеләр 13-14 яшьлек малайлар, аларга йөк төяшергә хәллерәк хатын-кызлар бара. Бер йөк саламны ач хәлсез атлар белән иртән китеп, кичкә чак алып кайталар. Һәрберсенең өсте-башы начар, аякларында йон оек белән киелгән чабата. Ашарга ризык юк, булганы да – бәрәңгегә әз генә он кушып пешерелгән чиле-пешле ипи.

Фермада эшләүчеләрнең дә эшләре чиктән тыш авыр: чиләк-көянтә белән су ташыйсы, бауга бәйләп күтәреп печән кертәсе, тиресләрне арбага яки чанага төяп басуга чыгарасы, иртән сәгать биштән эшкә килеп, кичке сигездә-тугызда гына өйгә кайтасы. Аннан соң да әле салкын ферма өендә чиратлап дежур торасы. Клубта көн аралаш җыелышлар була, анда да мәҗбүри катнашасы, бармасаң, хезмәт көнен кисәләр.

Сугыш бара торды, авыллар көннән-көн хәерчеләнде. Халыкның ягарга утыны бетте. Авылдагы ягарга яраклы бер агачны да кистермиләр. Халык бөтен ягардай әйберне якты: капка-койма, абзарлар һәм мунчалар – бар да ягылып бетте. Авылда хәллерәк кешеләрдә берничә мунча калды. Халык утын таба алса, шул мунчаларга чиратлап ягып керә иде. Фермада эшләүче хатыннар да качып-посып кич белән су җылыта торган казаннарда юынып чыгалар иде. Тәртип каты – 1 литр суны да түгәсе түгел!

Колхозның атлары да, авыл халкы кебек, бик авыр хәлдә калды. Ерак юлга йөрүче атларны яхшырак ашаталар. Аларга башак, юлга чыкканда әз-мәз солы бирелә. Яшь тайлар, колыннар – тышта, аларга салам, ул да булса борчак саламы.

Авылда тегү артеле һәм сельпо бар иде. Аларга йөкне Казаннан, Шәмәрдәннән колхоз атлары ташый иде. Авыл зур булганлыктан, авылда 2 колхоз эшләде. Аларның берсе – «Марс» колхозы, икенчесе – «Шверник». Алар сугыштан соң берләшеп, «Марс» колхозы булып калды.

Кыр эшләре дә бик авырлык белән барды. Атлар ач булгач, хәлсез. Җитмәсә корчаңгы чире дә таралды. Атларны дәвалау өчен махсус «газ камералары» ясалды, атларны шунда ябып дәвалыйлар иде.

Басу эшләренә үгезләрне дә җиктеләр. Атлар, мескеннәр, тәмам ачыгып, аякларына баса алмас хәлгә килделәр. Аларны таганнарга асып куялар иде. Әйбәт атларны фронтка алдылар. Шушы авырлыкларга да карамастан, дөнья алга барды. Зур корбаннар биреп булса да, сугыш кыры да безнең якка үзгәрде. Фронтта үзгәрешләр булса да, авыл тиз генә үзгәрә алмады. Халыкка түләп бетерә алмаслык салымнар, аның өстенә юк акчадан «заем» түләү. Безнең гаиләдә әти өчен өч кешегә 75 сум пенсия бирелә иде. Ләкин ул акчаны заемга алып калалар иде. Әни, мескен, үкереп елап кайта иде. Шунысы да бар: сугышта үлгәннәргә пенсия бер төрле, хәбәрсез югалганнарга икенче төрле түләнгән. Күп кешеләргә, язмышлары билгеле булса да, шундый кәгазь җибәргәннәр. Әтинең ике туганы да сугыш кырында ятып калган, әби мәрхүмә алар өчен бер тиен дә акча алмады.

Сталин хакында газеталарда бик күп язалар. Мин уйлыйм: аның авылдагы «ярдәмчеләре» аңа артыграк ярдәм иткәннәрдер. Әниләр сөйләгән бер истәлекне язасым килә. Күршебездә яшәгән Хисаметдинов Шакир дигән бик эшлекле кеше була. Гражданнар сугышында катнаша, башына ярчык тиеп, бик каты яралана. Ярасын дәвалыйлар, ләкин аңа «Ярты баш» дигән кушамат тагалар. Шул килеш тә ул авылда яши, берничә атны бергә җигеп басуда тырма тырмалый. Иптәшләре янына җир башына чыгып, тирләгән баш киемен салып ата. Сүз уңаеннан: «Чукынып китсен дөньясы», – дип әйтеп куя. Шундагы бер бәндә бу сүзләрне тиешле урынга җиткерә. Икенче көнне Шакир абзыйны алып китеп төрмәгә ябалар һәм ул шунда вафат була.

Авылда мондый очраклар бик күп. Авыл халкы актык көченә тырышып эшләсә дә «хезмәт көне» дигән «түләүдән» артык хак ала алмады. «Пенсия» дигән сүз бөтенләй булмады. Хезмәт көненә 300-500г икмәк бирәләр иде. Халык анысына да бик канәгать булып яшәде. Ул түләү системасы 1962нче елга хәтле үзгәрешсез барды.

Сугыш тәмамланды, аның нәтиҗәсе: авыл тулы ятим хатыннар, балалар, тормыш кора алмаган алма кебек кызлар, җимерелеп беткән авыл булды. Без дә үсеп, мәктәпләрдә китапсыз, дәфтәрсез, әби тегеп биргән киндер букчалар белән 7нче классны 1956нчы елда тәмамладык һәм колхоз тормышына кереп киттек. 2 ел мәктәптә укыганда ат, бозау көтүе көттем. 7 ел килешү белән көненә 2 хезмәт көне хисабына көтү көттем.

Хәзер көненә ничәшәр миллион акча алып эшләүче бәндәләр бар дип язалар, кайгырып утырам әле: акчаларын кайларга куеп бетерәләр икән?

Шул уңайдан тагын бер истәлекне язып үтим. 1962нче ел дип истә калган. Колхозны ул вакытта армиядә хезмәт итеп кайткан Ишниязов Файзылхак абый җитәкли башлаган иде. Колхозның отчет җыелышы бетеп килә. Файзылхак абый карар проектын укый һәм хезмәткә түләү мәсьәләсенә туктала: «Иптәшләр, шушы елдан башлап хезмәт көненә акча бирергә уйлыйбыз, шулай да 1 хезмәт көненә 5 тиеннән дә ким булмас», – дигән сүзне әйтүе булды, фермада эшләүче унбишләп хатын-кыз сикереп торды да: «Ишниязов, безне ач калдырма, безгә акча кирәк түгел, икмәк бир!» – дип кычкырдылар. Китте тавыш, китте шаулашу Файзылхак абый (хәзер вафат инде) җыелышны чак тәртипкә салып:

– Иптәшләр, без икмәк бирәбез, шуның өстенә акча да бирергә уйлыйбыз, – диде. Бу инде тарихка «каты 5 тиен» булып кереп калды. Ул вакытта балаларга кино билеты 5 тиен, 1 буханка кара ипи 16 тиен иде.

Бу язмада язылганнар сугыш чорында яшәүчеләр күргәннәрнең бик азы гына. Хөкүмәтебез Ватан сугышында катнашкан һәм шул чорда тылда хезмәт иткән кешеләргә акчалата бүләк бирергә дигән карарын хупладык. Кызганычка, ул чорда хисапсыз газап чиккән безнең әниләребез, әтиләребез, апа-абыйларыбыз бүләкләр ала алмыйча, хәзерге матур тормышны күрергә өлгермичә бакыйлыкка күчте.

Әбиебез Латыйфа, әниебез Мәшүдә барча газапларны күреп яшәде. Икесе дә үләр алдыннан: «Әтиегез исән, ул кайтыр», – диде. Без – ике малай һәм безнең шикелле бик күп ятимнәр, әтиләребез кайтыр, дип гомер иттек. Инде күпләребез мәңгелеккә күчте. Шулай булса да, безнең өчен әле сугыш бетмәгән.

Сатыш авылыннан 241 кеше фронтка алына, 124 кеше сугыш кырында ятып кала, 117 кеше әйләнеп кайта, хәзерге көндә берсе дә исән түгел. Бу язмам мәңгелеккә күчкәннәргә дога булып ирешсен иде.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы Сатыш авылы

Комментарии