Лишуннар тавында татар фаҗигасе ...

Лишуннар тавында татар фаҗигасе ...

Әлбәттә, табигатьтә андый тау юк, халык кушкан исем ул. Ул тауның үз исеме – Кирлемар, аның астында борынгы таш казаннар тәгәрәп ята, өстендә – концлагерь булган. Концлагерь өчен татар сүзе әрәм, әмма аның тоткыннары да, аларны шушы газапка дучар итүчеләр дә, соңгы ризыкларын биреп, бу бичараларны ач үлемнән коткарып калучылар да – татарлар. Һәм бу – дөньяда тиңе булмаган, коточкыч фаҗигале урын, милләт тормышында кара сәхифә… Концлагерь, дип язам, чөнки төрмә булса, анда торырга урын, ашарга ризык булыр иде, ә аларны җилләр улап торган буш тау башына, үләргә китереп ташлыйлар...
Күз алдыгызга китереп карагыз – 1930нчы елның ноябрь, декабрь айлары... Бозлы, карлы-яңгырлы көннәр, шомлы, кара төннәр... Чирмешән, Аксубай төбәге татар авылларыннан мулла гаиләләрен, хәлле кешеләрне боз каплаган Кирлемар тавына илтеп аталар. Имеш, гаилә башлыкларына хөкем карары чыкканчы, аларның гаиләләре шушы тау башында көтеп ятарга тиеш икән. Ерак Себергә сөрелгәнче, алар шушында көтеп торырга тиеш икән. Әмма – ничек? Кирлемар тау башында ник бер бина булсын, ашарга-эчәргә юк, торырга урын юк, ә сөрелүчеләр арасында 80 яшьлек карт-карчыклардан алып, яңа туган сабыйларга кадәр бар. Алар монда ничек түзсен, ничек исән калсын?! 
Һәм халык кырыла, өшеп һәм ачтан үлә башлый. Исән калу өчен, кешеләр җир асты куышлары казып керәләр, су өчен тырнаша-тырнаша тау башында кое казыйлар, хәтта җәмәгать мунчасы өчен бер алачык та төзеп куялар. Хөкем карарын кай вакытта айлар, хәтта еллар буе көтәргә туры килә. Ачлыкка чыдый алмыйча, балалар һәм картлар тирә-күрше авылларга хәер сорашырга чыгып китә. Тау астында урнашкан Әшәлче һәм Кармыш авылы халкы да төннәрен кача-поса Кирлемар тавына, Кулаклар поселогына ризык ташый, тотсалар, аларның үзләрен дә шушы ачы язмыш көтә... Әйе, кайбер тоткыннарның хөкем белешмәләрендә аларның Кулаклар поселогына җибәрелүе әйтелгән, ә халык телендә аны Лишуннар тавы, дип йөрткәннәр. Лишуннар, ягъни, хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр... 
Кайбер тоткыннарның туганнары яки авылдашлары, төннәрен тауга менеп, аларны урлап китү очраклары да булган. Әйтик, Иске Кыязлы мулласы һәм аның улын авылдашлары төнлә килеп, чанага салып, өсләренә печән ябып, урлыйлар, шуннан соң аларның эзе югала. Кирлемар концлагерын саклаучылар булганмы-юкмы, әйтә алмыйбыз, чөнки күп документлар юк ителгән яки бөтенләй булмаган. Авылдашлары килеп, кайбер карт муллаларга мунча кадәр генә өй дә салып биргән, түрәләр килеп, хәтта шуларга да налог салган. Төннәрен исә ниндидер бандитлар тауга менеп, мулла-абыстайлардан алтын-көмеш таптырган, янаган, куркыткан, талаган... Кышкы салкын төннәрдә тирә-юньдә ач бүреләр улап торган... Халыкның сөйләвенчә, бу концлагерь 1932-1933нче елларга кадәр булган әле, ул арада инде тоткыннарның бер өлеше үлеп беткән, исән калганнарын Себер-Урал якларына сөргәннәр... Кайбер мәетләрне Әшәлче зиратына алып төшеп күмгәннәр, кышкы зәмһәрир салкыннарда, язгы юл өзекләрендә Кирлемар тау башында да күмгән булырга мөмкиннәр. Язларын әле дә биредә сабый бала елаган тавышлар ишетелә икән...
Болар турында иң беренче булып шушы якларда туып үскән төбәк тарихчылары Дамир Таҗиев һәм Зөләйха Шәрәпова-Ханова язып чыктылар, Дамир Таҗиев Кирлемарга сөрелүчеләрнең якынча исемлеген дә төзеде. Әйткәнемчә, бу турыда архивларда материал бик аз, ул чагында бу төбәк Беренче май районына кергән, концлагерьга «юллама»ны да алар биргән. Андагы шомлы хәлләрне күз алдына китерү өчен икенче чыганак – халык хәтере бар. Бала чакларында Лишуннар тавына сөрелгән кешеләр олыгайган көннәрендә болар хакында язып калдырды, алар Дамир белән Зөләйханың китапларына кергән. Хәзер исә бу тоткыннарның балалары, оныклары гаилә архивын өйрәнә, истәлекләр белән уртаклаша. 
Мин үзем дә бу үзәк өзгеч истәлекләрне туплый, өйрәнә башладым, соңгы вакытта Кармышта өч тапкыр булдым, Кирлемар белән таныштым. Минем язмаларымның да кайбер геройлары шушы Лишуннар концлагерында булган. Әйтик, Иске Ибрай авылыннан мулла кызы Маһруй абыстай ире, 2 яшьлек кызы, 80 яшьлек кайнатасы һәм кайнанасы, иренең энесе һәм хатыны белән, белешмәләрдән күренгәнчә, «Кулаклар поселогы»на сөрелгән, шушы җәһәннәмнән исән калып, этап белән Себергә озатылган. Маһруй апа икенче балага авырлы була, әмма туганчы ук анасы белән бергә шундый газаплар күргән сабый озак яшәми, үлә... Лашман авылы мулласы Касыйм хәзрәт Исхаков, Гаяз Исхакыйның туганнан туганы, беренче төрмәсенә кадәр шушы Лишуннар тавында була, бәхетенә, гаиләсенә кагылмыйлар, икенче төрмәсендә исә аны Һади Атласилар белән бергә атып үтерәләр...
Әйе, Кирлемар концлагеры турында ишетеп, мин бик нык тетрәндем, чөнки күпме шәхес культы, репрессияләр турында өйрәнеп һәм язып, мондыйны очратканым юк иде! Ничек кешеләрне шулай күрәләтә үлемгә дучар итәргә мөмкин?! Ул әби-бабайларның, сабый балаларның совет власте каршында нинди гаебе булган?! Татар-мөселман булганнары өченме аларны шулай тереләй катырып, ачтан үтергәннәр?! Әйе, соңыннан аларның барысын да аклаган булдылар, әмма шуннан ни файда, ни мәгънә?! Хәзер газаплаучылар да, газапланучылар да инде кабердә ята, Аллаһ каршында җавап тоталар, ә исәннәргә боларны кем аңлатыр, кем сөйләр, кем золым корбаннары рухына дога кылыр?
Шуларны уйлап, без Кармыш авылы мәдәният йортында бу темага зур сөйләшү уздырдык, шомлы елларда ирегеннән мәхрүм ителгән хәзрәтләр хөрмәтенә истәлек билгеләре кую турында киңәштек. Бу эшне әйдәп баручы, оештыручы Кармыш авылы тумасы, Питрәч мәчете имамы Вагыйз хәзрәт Мөхәммәтгата (Гатин) һәм Чирмешән районы мөхтәсибәте иде. Очрашуда Чирмешән районы авыл имамлары, шулай ук Норлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлмәт, Казан, Чаллы, Кама Аланы, Түбән Камадан да милләтпәрвәрләр, галимнәр, дин әһелләре катнашты. Очрашу Коръән уку, золым корбаннары рухына дога кылу белән башланып китте. Бу җитди тарихи-дини чарада Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, мөхтәсиб Рамил хәзрәт Ибраһимов, тарихчылар Фәйзелхак Ислаев (Казан), Фәүзия Бәйрәмова (Чаллы), Рафик Насыйров (Аксубай), Дамир Таҗиев (Әлмәт), язучы, журналист, туган төбәге турында саллы китаплар авторы Илдар Кыямов (Казан), борынгы кулъязмалар белгече Илфат Сөләйманов (Түбән Кама) һәм имамнар чыгыш ясады. Очрашу азагында Татарстан җитәкчеләренә, район хакимият башлыкларына мөрәҗәгать кабул ителде, анда Кирлемар тау башында шәһит киткән хәзрәтләр, газаплы үлем белән үлгән золым корбаннары истәлегенә дога кылу мәйданы булдырырга, ул урынга хатирә ташы куярга, ташка аларның исемнәрен уеп язарга тәкъдим ителде. Шулай ук бу темага трагик-драматик әсәр язу, документаль фильм төшерү, тау башына катнаш урман утырту, бу урынны, ташказаннар белән бергә, туристик маршрутка кертү, халыкка әлеге фаҗигале хәлләр турында аңлату, Кармышның элеккеге мәчет урынындагы мәдәният йортына элмә такта кую, авылның тарихи музей-заповеднигын булдыру тәкъдимнәре дә мөрәҗәгатькә керде. 
«Боларны күтәрү ни өчен кирәк?» – диярсез. Бу фаҗигале хәлләр яңадан кабатланмасын өчен кирәк болар! Хәтер юкка чыкмасын, онытылмасын өчен кирәк. Бер гаепсезгә газаплы үлем белән дөньядан киткән милләттәшләребезне дога белән искә алу өчен кирәк... Киләчәк өчен кирәк.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Чирмешән

Комментарии