- 07.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №44 (1 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әти белән әни бу дөньяда 63 ел бергә яшәделәр. Тормышта әчесен дә, төчесен дә күп күрделәр. Балалары да читтә калмады. 30нчы елларны Сталин җиле безгә дә килеп җитте. Анысына түздек. Әмма тагын кара афәт кузгалды – Бөек Ватан сугышы. Монысын илебезнең бар халкы бергә кичтек. Безнең балачагыбыз булмады. Хәзерге заман яшьләре бу хәлләргә көлеп кенә карыйлар. Алар хәзер оҗмахта яши. Әмма ләкин сезгә ул оҗмахны сугыш чоры балалары төзеп биргәнне онытмагыз.
Язмам әти белән әни турында иде. Кешене гомерендә өч афәт сагалый, диләр. Шуның берсе – начар балалар, икенчесе – үлем, картлык, имеш. Әтием һәм әнием мисалыннан чыгып, мин картлыкны һич кенә дә афәтләр рәтенә кертмәс идем. Кояшлы, аяз көзләрдәй бәхетле картлыкны ничек афәт дип атамак кирәк?! Әти белән әни яшь вакытта бер-берсенә биргән вәгъдәләренә хыянәт итми, 63 ел иңне-иңгә куеп яшәделәр. Ул елларга әйләнеп карасаң… Революцияләр, сугышлар, колхозлаштыру, шәхес культы…
Әтием – Хаҗи Сальмушев Әлки районының Яңа Чаллы авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Казанга барып уку теләге белән яна. Шәһәргә китсә, рус теле кирәк буласын чамалап, Әлмәт авылына йөреп, андагы халык белән аралаша, рус телен шомарта. Унике яшендә Казанга килеп, Печән базарындагы «Таибия» мәдрәсәсенә укырга керә. Биредә яшәү шартлары авыр була. Өстендә начар кием. Юл өзелер алдыннан (елгада боз кузгала башлаганчы) әтиләре арыш оныннан пешергән бер капчык сохари җибәрә. Авылдан башкача ярдәм юк. Чөнки анда ишле гаилә көч-хәл белән очын-очка ялгап яши. Укулар тәмамлангач, әти байларга ялланып көн күрә.
Әтинең мәдрәсәдә уку чоры күңелсез хатирәләр белән генә чикләнми. Шушы урында аның үз кулы белән язып калдырган тәрҗемәи хәленнән өзекләр китереп үтәсем килә.
«Минем «Таибия»дә укып йөргән елларым 1905нче елгы беренче рус революциясеннән соң татарларның милли уяну, гаять зур мәдәни күтәрелеш кичергән чорына туры килде. Бер-бер артлы татарча гәҗит-журналлар дөнья күрә башлады. Шул елларда Казанда «Шәрык» клубы ачылды. Һәм ул бик тиз арада алдынгы карашлы татар яшьләренең яраткан урынына әверелде. Шәкертләргә бирегә йөрергә рөхсәт юк. Без качып кына Габдулла Тукайны күрергә бара идек. Хәтеремдә, ул вакытта мондый чараларда катнашучы бердәнбер татар кызы Фатыйма Гомәрева сәхнәдә Тукайның «Анам кабере янында» дигән шигырен укыды. Анда Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Һади Максуди утыра торган иде. Шулай бер тапкыр, клубка килгәч, Габдулла Тукай: «Нәрсә, шәкерт, тагын килдеңме тамаша карарга?» – диде дә, башымнан сыйпап китте. Икенче юлы ялгызым гына, качып кына, Тукайны күрергә бардым. Кайтсам, мәдрәсә капкасы бикле. Капка өстеннән кергәндә бер галошым төшеп калды. Шунда ук городовой эләктереп алмасынмы?! Ялынып-ялварып сорап, көчкә котылып калдым.
Тагын бер хатирә истән чыкмый. Мәдрәсәне тәмамлап, эшли башлаган идем. Без Габдулла Тукайның хәле авыр икәнен ишеттек. 1913нче елның яз ае иде бу. Мин Акмәчеттән бер апа белән Тукайның хәлен белешергә бардым. Тукай, акрын гына рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләрне бер читкә алып куйды. Шактый ябык, хәлсез иде ул.
…1922нче елда Ленинградта артист Ситдыйк Айдаров белән очраштым. Ул вакытта мин татар теле укытучысы идем. Идел буенда коточкыч ачлык. Айдаров мине үзе оештырган үзешчән татар труппасына артист итеп алды. Әмма мин биредә озак тоткарланмадым, әти вафат булу сәбәпле, авылга кайтып китәргә туры килде».
Әтиебез 28 яшьтә өйләнә. Олы Тигәнәле авылыннан утырмага килеп йөрүче Гайнелбәнат исемле кызга күзе төшә аның. Озакламый гаилә корып җибәрәләр. Заманы хәтәр булганга, никах укытырга да батырчылык итмиләр. Әни ишле гаиләдә туып-үскән. Чистай шәһәренең ул замандагы атаклы саналган Шиһаб мәдрәсәсендә укып, дини тәрбия алган кеше иде.
Яңадан әтинең истәлекләренә мөрәҗәгать итәм: «Ул елларда без наданлыкны бетерү өчен гаять күп эш башкардык. Бөтен күңелебезне мәгарифкә, халыкны мәдәни яктан агартуга юнәлттек. Ләкин шәхес культы фидакарь затларны аямады. 1938нче елны «халык дошманы» дип кулга алындым. Кузнечиха районының Иске Рәҗәп мәктәбендә уку-укыту мөдире булып эшли идем. Авылдан барлыгы 63 кеше иректән мәхрүм ителде. Күбебез укытучылар. 1938нче ел. Спас төрмәсендә тикшерү бара. Тикшерүче исем-фамилияне сорады. Шуннан соң алдан әзерләп куелган гаепләү актын укырга кереште. Имеш, мин ниндидер оешмада торганмын, советка каршы агитация алып барганмын, Япония белән бәйләнеш тотканмын һәм тагын әллә ниләр. «Кул куймыйм», – дигән саен, җилкәмә китереп суга тордылар. Бу кичкә кадәр дәвам итте».
Әти кулга алынуга, гаиләбез өчен караңгы көннәр башланды. Без «халык дошманы» гаиләсенә әверелдек. Әнигә көн күрсәтмәделәр. Әтинең иптәшләре һәм ул укыткан шәкертләр бездән йөз чөерделәр. Апалар мәктәптән кайткач, гарьләнеп, тәгәрәп-тәгәрәп елыйлар иде. Әниебез искиткеч зур сабырлык күрсәтеп яшәде. Дәлилләр булмагач, әтине ике елдан соң азат итәләр. Әмма безгә авылда калу мөмкин түгел иде инде. Һәртөрле гайбәтләргә, нахак сүзләргә түзә алмыйча, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына күченеп китәргә мәҗбүр булдык.
Әтинең тагын дүрт елы сугышта үтте. Шулай итеп, җиде елы гаиләсеннән читтә узды. Әниебез шушы авыр елларны балалары белән ялгызы кичте, тугрылык белән, әтине көтте. Беркайчан да зарланмады. Әнине бик сагынам. Бәлки, төпчек бала булгангамы, әллә өч кыз арасында бер малай булгангамы?..
1955нче елда әти лаеклы ялга чыккач, без Казанга күчеп килдек. Әти белән әни бер-берсен кадерләп яшәделәр. Үзара рәнҗетүле сүз дә әйткәннәре булмады.
Шөкер, дүртебез дә әти-әниебезнең хәер-фатихасына таянып, олы тормыш сукмагыннан атладык. Апаларым өчесе дә әти юлыннан китеп, укытучы булдылар. Мин журналистиканы сайладым.
Әни бакыйлыкка алданрак күчте, әтиебезнең гомере озын булды. Республика берләштерелгән дәүләт музее әтиемнең тормыш юлын өйрәнеп, аңа 105 яшь тулу уңаеннан кичә уздырды. Зирәк акыллы, үз гомерендә халык, милләт файдасына хисапсыз күп изге гамәлләр кылган әтием 105 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Үләренә бер көн кала, барыбызны да үз янына чакырып, кочаклап бәхилләште. Инде үзебез дә өлкән яшьтә булуга карамастан, әлеге югалтуны бик авыр кичердек.
…Мин еш кына Яңа Бистә зиратындагы пар кабер каршына килеп баш иям. Дөньялыкта пар аккош гомере кичергән газизләремнең җаннары ахирәттә дә бергәдер кебек тоела.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Казан шәһәре
Урыннары җәннәттә булсын!,

Комментарии