- 07.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №44 (1 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Ул көннәр, ул вакыйгалар еллар узып, ераклаша барган саен, хатирәләр булып, күңелдә яңара. Чөнки алар тормышыбызның иң ямьле, киләчәккә тирән өмет белән баккан яшьлегебез хатирәләре. Дөрес, без яшь булсак та, ил өстенә төшкән бәла-казаларны, шомлы хәсрәтләрнең күбесен, башкалар шикелле үк, үз күңелебездән кичереп, үзебез татырга өлгергән идек инде.
Сталин чорының кара болытлары, илебез өстеннән күләгәләрен алып, тарихка күченгән иде. Җиңел сулыш алып, белемебезне, көч-куәтебезне Ватаныбыз үсеше өчен бирергә омтылдык. Без – 60нчы еллар яшьләре, бәхетебезне ил бәхете белән исәпли идек. Шушы халәт безне һәр җирдә рухландырып, күркәм эш-гамәлләргә ашкындырып тора иде.
Сүземне ерактан башладым, әмма моның нигезле сәбәбе бар: бәхетле мизгелләрнең чаткысы – тормышта арка терәгем, авыр чакта ныклы таянычым булган хатыным Фәридә Гәрәй кызы Шәйхуллина бакыйлыкка күчте. Фани дөньядан вакытсыз китсә дә, үзеннән соң сагынып искә алырлык игелекле эш-гамәлләр калдырды ул. Үзем кебек, яшьли тормыш ачысын татыган шәхес иде ул.
1939нчы елда аның әтисе Гәрәй Әхмәдулла улы колхозда механизатор булып эшләгәндә Сталин репрессиясенә дучар була. Аны «халык дошманы» дигән сылтау белән, нахакка гаепләп, кулга алалар. Бер ел буе НКВД изоляторында җәфалаганнан соң, иреккә чыгаралар (1949нчы елда әтием Шәйхулла Миңнулла улын биш баласы белән Себергә озатканнар иде. – С.Ш.). Сугыш башланганнан соң, сәләтле механизатор булганга, Гәрәй абыйга (хатынымның әтисе) бер елга сугышка бармаска бронь бирәләр. 1942нче елның июнь аенда аны фронтка алалар. Хатыны 4 баласы белән кала: Нариманга – 8, Фәридәгә – 6, Фәриткә – 4 һәм иң кечкенәсе – Кәүсәриягә 2 яшь кенә була. 1944нче елның апрель аенда аларга Гәрәй Әхмәдулла улының батырларча һәлак булуы хакында кайгылы хәбәр килә. Фәридә туган авылы Тенкәлидә башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 4 чакрымдагы Буага йөреп, М.Н.Вахитов исемендәге урта мәктәптә укый. Мәктәпне бик яхшы тәмамласа да, тормыш авыр булу сәбәпле, азрак акча эшләп, медицина институтына керергә хыяллана. Шушы максатын тормышка ашыру өчен Магнитогорск шәһәренә китә. Анда металлургия комбинатының үзәк лабораториясендә 3 ел лаборант булып эшли. Бер үк вакытта институтка керер өчен сынауларга да әзерләнә. 1960нчы елда Казан медицина институтына укырга керә дә. Стипендия акчасына гына яшәү авыр булганлыктан, өченче курстан соң, кичләрен һәм ял көннәрендә хастаханәдә шәфкать туташы булып та эшли. 1966нчы елда институтны тәмамлагач, аны юллама белән Тубыл шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда ел ярым хирург була. Күңеле гел туган ягына тарткан Фәридә кире Татарстанга кайтып, Казан шәһәренең 2нче хастаханәсендә хирург булып эшкә билгеләнә. Монда эшләгән елларда ул осталыгын тагын да арттыра, катлаулы операцияләр ясарлык оста хирург булып җитлегә. 1979нчы елда аны 10нчы больницага хирургия бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Шушы вазыйфасын 15 ел буе намус белән башкарды ул. Татарстандагы бер генә больницада да хирургия бүлеген җитәкләгән хатын-кыз булмаган ул вакытта.
Табибә-хирург, табибә-оештыручы, белгеч-шәхес буларак абруй казанды ул, югары категорияле табиб-хирург дәрәҗәсе алды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. СССР Югары Советы Президиумы карары нигезендә «За трудовое отличие» медале белән бүләкләнде.
Ул фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнаша, Казан табибларының белемен күтәрү институтында һәм практикага килгән студентлар алдында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, фәнни мәкаләләр яза иде. Аның язганнары «Казанский медицинский журнал»да һәм фәнни конференция җыентыкларында дөнья күрә иде.
Фәридә 40 елдан артык табибә-хирург булып меңнәрчә катлаулы операцияләр ясап, кешеләрне күпме газаптан йолып кала алды. Казан шәһәренең 10нчы больницасы ябылу сәбәпле, вафатына кадәр шәһәребезнең 17нче больницасында эшләде.
Ул – милли җанлы, татар телен камил белә иде. Авырулар белән татарча аралашты. Кызганыч, хәзер табибларның татарча белгәне дә авырулар белән үз телебездә сөйләшми.
Дәһшәтле, репрессия еллары кешеләрнең үзәкләрен, йөрәкләрен өшетеп, мәңгелек яра салды. Фәридә һәрвакыт иң кирәкле кеше иде. Урыны оҗмахта булсын.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре

Комментарии