Ярты гасырга сузылган өмет

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында быел региональ һәм муниципаль юлларны төзекләндерү өчен бик зур акчалар бүленеп биреләчәге турында хәбәр итте. Димәк, безнең туган Татарстаныбызда да региональ юллар күпмедер яхшырачак, дигән сүз. Шул җәһәттән, Мамадыш-Теләче автотрассасының бик күптәнге, ярты гасыр буе хәл ителми килгән проблемасы хакында әйтәсем килә. Республикабызның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы быел бу проблемага күз йоммаса иде.

1960нчы еллар ахырында күтәртеп салынган бу юл дәүләт программасы буенча шул чакта ук тулысынча асфальтланырга тиеш иде. Юлның Мамадыш районы буйлап сузылган өлешендә ул эш тулысынча башкарылмады. Отчетларда «юл 100% асфальтланды» дип хисап биргәннәрдер, күрәсең, чөнки тиздән юл атласларында ул тулысынча асфальтланган итеп күрсәтелә башлады. Һәм 45 ел узганнан соң, хәзерге карталарда да шулай күрсәтелә. Ә чынлыкта, Югары Ушма авылы белән Васильево авылы арасындагы 12 чакрымлы юл участогында бүгенгә кадәр асфальт катламы да, бетон да юк, хәтта таш та җәелмәгән. Шул сәбәпле, язгы-көзге пычракларда һәм җәен яңгырлар яуганнан соң, ул юлга машина белән кереп булмый. Ә бит авыллардан көн саен Мамадышка барып-кайтып эшләп йөрүчеләр аз түгел. Безнең авыл, мәсәлән, Мамадыштан 30 чакрым ераклыкта. Район үзәгенә барып эшләүчеләр шул юлда ничек интеккәннәрен үзләре генә белә. Мондый аяныч хәл инде 45 ел буе дәвам итә. Һәм без шул гомердән бирле, бу региональ юл, ниһаять, эшләнеп бетәр, дигән өмет белән яшибез. Республика җитәкчелеге, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы безнең шушы зарыбызны ишетсеннәр иде.

Безнең бу якта яшәүче халык югарыда тасвирланган юлның нинди хәлдә икәнен белә, шуңа күрә язгы-көзге пычракларда, яңгырлы көннәрдә ул юлга керми. Ләкин чит төбәкләрдән килүче машиналарның йөртүчеләре бу хакта хәбәрдар түгел. Алар юл атласларына, навигаторларга ышанып, Мамадыш-Теләче трассасына килеп керәләр һәм, билгеле, озак бара алмыйлар, кире борылалар. Юл хезмәткәрләрен, район җитәкчеләрен, Республика җитәкчелеген, атлас төзүчеләрне сүгә-сүгә, кире борылып чыгалар. Борылып чыга алсалар, әлбәттә. Безнең юлларның даны шулай итеп бөтен илгә тарала, дип әйтергә була. Татарстан өчен нинди хурлыклы хәл!

Без Мамадыш-Теләче автотрассасының адәм рәтле хәлгә китерелүен ярты гасыр көттек. Өметебезне бүген дә өзмибез. Җаваплы түрәләр Васильеводан Югары Ушмага кадәр юлны алга таба да адәм мәсхәрәсе итеп калдырмаслар, дип ышанабыз. Вак-төяк авылларга асфальт түшәлгәндә, региональ әһәмияткә ия булган бу юл үтә алмаслык сазлык булып кала бирсә, кешеләргә моны аңлау кыен булачак.

Районыбызның Мамадыш-Теләче автотрассасы буйлап урнашкан авылларында яшәүчеләр исеменнән

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии