- 07.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №26 (3 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бу хат минем кулыма очраклы гына килеп кергән иде. Белгән җиремнән, таныш кешемнән түгел. Укы да оныт бит инде югыйсә. Юк, гел искә төшеп, күңелне кытыклап тора. Бөек Ватан сугышы башланган бу көннәрдә тагын шул хакта уйлыйм. Әманәт шикелле булып миңа килеп җиткән икән, юкка түгелдер, дип, хатны сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым.
Менә ул хат. Гади дәфтәр битенә зәңгәр кара белән язылган. Кәгазе саргайган, кырый-кырыйлары челтәрләнеп-теткәләнеп беткән, ләкин, ни гаҗәп, сүзләрнең барысы да диярлек укыла. Латин имласы белән «Яңалиф»не бергә бутап, гаиләсенә, туган-тумача, күрше-тирә, авылдашларының барсына да сәламнәрен юллаган Гаяз исемле солдат хаты бу. Хат дүртенче биттә өзелә, датасы да юк. Кайчан язылуы билгеле булмаса да, «… ранный булып кайтучы иптәшләр…», «үзем госпитальгә кергән идем…» кебек сүзләр бу хатның сугыш елларыннан килүен күрсәтә. Авылга килгән һәр хатны өйдән-өйгә йөреп тә, эш урыннарында җыелып та елый-елый укыганнар ул елларда. Бу җиңгине, бу түтине үпкәләтмим дигән кебек, һәр кешегә аерым-аерым сәламнәр юллаган солдат. Колхоз эшләре белән кызыксынган, хатынын, газиз баласын сагынып, бер күрергә зар-интизар булып язган ул бу хатын.
Хатны үзем укый алганча күчереп бастым.
1нче БИТ. Хат башы, мөмкин булса, яз каршы. Сезки, авыл җирендә яшәүче хәләлем Маһинурга якын күргән хәләлең Гаяздан бер күреп сөйләшә торган сүзләремне сезнең тарафларга җибәреп калам. Янә дә улым Фаязетдингә газиз әткәсеннән бер күреп кулына алып сөйгән сәламнәремне кәгазь юлларына язып җибәрәм. Янә дә якын күргән туган әбиемә кияве Гаяздан бик күп сәламнәремне озатып калам. Янә дә Зәйтүнә апага кияве Гаяздан бик күп сәламнәремне озатып калам. Янәдән Та… түтиләргә барча өй эче семьяларына миннән күп сәлам озатып калам. Янә дә зур җиңгиләргә өй эче семьялары белән миннән күп сәлам язып калам. Җиңгәйгә миннән күп-күп сәлам язып калам.
2нче БИТ. Күп сәлам язып калам Җәнәвалиягә һәм Рифкатькә, миннән күп сәлам язып калам янә дә Гаптрәхим абый хатынына. Янә дә Мирзаян абыйга, барча семьялары белән миннән сәлам әйтерсең, янә дә колхоз председателе булып эшләүче Шайхелдада абыйга, барча семьясына миннән күп сәлам. Янә дә Мөҗәллиягә миннән күп сәлам әйтерсең. Янә дә Миргаяз кызы Рәхиләгә миннән күп сәлам әйтерсең. Янә дә кызыл армиядән кайтучы Әминә абыйсына миннән күп сәлам әйтерсең. Янә дә Миңнехан абыйга, бар-барча семьясына миннән күп сәлам әйтерсең. Янә дә Әхмәткә миннән күп сәлам әйтерсең.
3нче БИТ. Янә дә ранный булып кайтучы иптәшләргә миннән күп сәлам әйтерсең. Янә дә язылмый калган тирә-күршеләргә, агай-энеләргә миннән күп сәлам.
Сәлам җитеп торсын, бары сүз язмакчы булам. Минем хәлне сорасагыз, әлегә исән-сау, шул … та сезне дә исән-сау торуыгызны теләп калам. Бу да мәгълүм булсын, Маһинур, синең апрельдә язган хатыңны алдым. Ни язган хәбәрләреңне укып белдем. Бик шат булдым. Ярый, рәхмәт яусын исеңә алып җибәргән өчен. Сездән хат алгач, сезне күргән кебек булдым. Үзем госпитальгә кергән идем, авырып, күз белән 40 көн ятып чыктым, сиңа хат салдым, каршы атбит (җавап) алмадым. Хәзер күзем төзәлде инде. Аллага шөкер, түлке бик сагындырды.
4нче БИТ. Сезне бер генә күрәсе иде. Шәйморзадан хат алганым юк. Бары бер хатын алдым. Анда да авыл хәбәрләрен язмаганнар. Үзем көн дә хат салам, анда да сиңа да, әллә салмыйсызмы, әллә салып килмиме. Иптәшләр көн дә хат алып тора. Хатны ешрак сал.
Бисмилла иррахман ирахим. Укырга җиңел булыр. Хатны күп язарга авырыксынма. Пока үзем исән чакта исәнлек хәбәремне белгертеп торам. Сез генә миңа хат салмыйсыз, әллә исәнлегегезне белгертәсегез килмиме, бер елга бер хат алдым. Минем өчен кайгырмагыз. Минем ашау-эчү яхшы. Көн дә сигезйөз грамм ипи, 3 мәртәбә кайнар аш, көн дә ашау-эчү бик яхшы.
Маһинур, мин сиңа справка җибәргән идем. Ул справка…
...Хат шушында өзелә. Чамасыз күп мәгълүмат шаукымыннан күзе тонган безнең чор кешесе өчен монда әллә ни язылмаган үзе. Әмма сугыш елларыннан ук килеп җиткән бу хат үзе бер ядкарь бит. Авыл яки мәктәп музеенда урын алырлык тарихи документ. Кайтты микән Гаяз солдат туган авылына? Күрә алды микән әтисен Фаязетдин? Көтеп ала алды микән Маһинур хәләлен? Гомумән, ул авылның язмышы ничек булды икән?
Бик күп авылларыбыз югалып, кешеләре дә онытыла барган бүгенге көндә бу хатның тагын бер кыйммәте бар: «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дип, ачлы-туклы яшәп, көнне төнгә ялгап, алсыз-ялсыз эшләгән фидакарь кешеләр исемлеге бит бу. Бәлки шушы исемнәрдән кемнәрдер үз әби-бабаларын таныр, туганнарын барлар, тарихының бер өлешен ачыклар. Бу хат ниндидер дәвамга лаеклы сыман тоела миңа.
Хатның миңа билгеле тарихы мондый: 2000нче еллар башында Мөслим районының кечкенә бер татар авылында (авылның исемен белмим, Чаллыдан 120 км чамасы читтә икәне генә билгеле) табылган ул. Хуҗасыз калган йортның мич башында, яулыкка төрелгән Коръән китабы эчендә кемнедер көткән сыман яткан да яткан. Йорт бик кечкенә һәм иске булып, хуҗа үзе Чаллы якларына китеп барган, кайтып-китеп йөрми икән. Бу нинди авыл, кем йорты – монысы да билгеле түгел. Ул елларда Чаллыда эшләгән бертуган абыемга шул йортны сатып алырга җыенган Равил исемле егет биргән бу Коръән китабын. Китап эчендәге хатны абый белән бергә укыдык. Хатның төп нөсхәсен кирәк дип тапкан кешегә биреп җибәрер идем.
Фирдәвес ШӘРӘФИЕВА,
Казан шәһәре

Комментарии