Хикмәтле китап

Очраклы рәвештә узган ел азагында Чаллыда басылган, Татарстанның йөз еллыгына турылап язылган «Халыкка кайтарылган исем» атлы калын гына китапка юлыктым. Тиражы – нибары биш йөз данә. Баш мөхәррире – төзелеш эшләре белән бәйле җитәкче – Замир Петров, китапның төп каһарманы – татар өчен иң катлаулы чорда Татарстанның үзәк башкарма комитетын җитәкләгән Рәүф Әхмәтсабир улы Сабировның нәсел дәвамчысы.

Тышлыгын Рәүф Сабиров сурәте бизәгән әлеге китапны ачу белән бихисап тармаклы «Шәҗәрә агачы»на юлыгасың. Әниемнең бертуганы Сара апабызның ире Мәхмүт җизни дә шунда эләккән. Китапта урын алган фотоларда әнием Саҗидә дә бар. Китапны гамәлгә куюны Мәхмүт җизнинең бертуган апасы, Замир Петровның әнисе, укытучы булып эшләгән Гөлшат ханым васыять иткән булган.

Китапта йөз ел элек, татар халкы яшәү белән үлем арасында калдырылган чорда, республикада төрле югарылыкта җитәкчелек иткән шәхесләрнең биографияләре, эшчәнлекләре һәм язмышлары бәян ителә. 400 битле, төрле документларның фотокүчермәләре белән сипләнгән саллы, тарихи фактлар тегелешеннән гыйбарәт бу китапның эчтәлегенә күзәтү ясауны бер мәкаләгә сыйдыру мөмкин түгел. Шуңа, аны үзегезгә укырга тәкъдим итәм. Иманым камил, китапта бәян ителгән, тулаем ил һәм татар язмышына бәйле фаҗигале хәлләр бик күпләрне тетрәндереп, кырыкмаса кырык төрле фикер, нәтиҗәләргә китерәчәк.

Китапта 1921нче елгы ачлык алдыннан авыллардан продразверстка тәртибендә икмәк җыйнау башка регионнарда – яртылаш, ә Татарстанда 100 процентка үтәлү турында искә алына. Анда байтак шәхесләр телгә алына, ә үзәк урынны Рәүф Сабиров һәм аның фикердәшләре били. Аның халыкны ач үлемнән коткару юлындагы эшчәнлеге фактлар, документлар аша чагылыш таба. Китапта көн саен кайда күпме кешенең ачтан яки чирдән үлүе хакында да мәгълүмат бар… Рәүф Сабиров АКШ, Германия вәкилләре белән дә эш йөртә, Ленинга да барып керә, ачтан интегүчеләргә икмәк кайтаручы эшелоннар булуны, аларның өзлексез йөрешен тәэмин итү чараларын да күрә, вагоннарда йөк ташылганда урлашу, югалтулар булмавын дә хәл итә. Татарстанда йогышлы чирләр таралгач, чит илдән медикаментлар кайтартуны да оештыра. Янә килеп ач үлемнән коткару максатында меңнәрчә сабыйларны чит регионнарга озату һәм соңыннан аларны кайтартуны да хәл итә. Шул ук вакытта Татарстанда русча алып барылган эш кәгазьләрен татар теленә тулаем күчерүгә ирешә. Татар мәгарифен аякка бастыра, татарның иҗтимагый тормышын милли нигезгә кора һәм Татарстанда бәхәссез абруй казана. Шуңа да Сталин чорында әлеге җитәкчене, репрессияләү өчен, башта Мәскәүгә – яңа эшкә күчерәләр. Аннары атып үтерәләр. Ә хатынын сигез елга төрмәгә озаталар. Рәүф аганың кайбер хезмәттәшләрен һәм аларның хатыннарын да шундый язмыш көтә. Ә ятим калган балаларын бик ерак төбәкләрдәге балалар йортларына озатып, татар булуын оныттыралар. Шәхсән үзем 1989нчы елны Киев каласына югары курсларга укырга баргач, Татарстанның бер җитәкчесе булган һәм үзе атып үтерелгән Баһаветдинов агайның төпчек улы – Украинаның танылган рәссамы Рафаэль Баһаветдинов белән таныштым. Аның Япониядә узган бәйгедә җиңү яулаган рәсемнәре «Идел» журналында басылган икән. Шул чакта «Идел»дә эшләгән Ркаил Зәйдуллин гозерен үтәп, әлеге басманы тапшыру өчен, алдан сөйләшенеп бер кафеда очраштык. Алты яшьлек Рафаэль һәм ун яшьлек Рэм абыйсы – бер, ә апалары икенче балалар йортында тәрбияләнгән. Соңыннан «великий украинский художник Рэм Богоутдинов», дип зурланып, иҗат күргәзмәләре Киевта узачак абыйсының 10 яшьтә үк рәсем ясау сәләте ачылып, текә малайларга татуировкалар ясавы аркасында аларның ризыкларын көчлерәкләр талап алмаган. «Югыйсә көн саен биш-алты бала ачлыктан якты дөньядан китә иде, безнең балалар йортында», – дип искә алды Рафаэль ага. Апалары балигъ булгач, опера театрына гардеробчы булып эшкә урнаша һәм энеләрен үз янына ала. Тар бүлмәдә өчесе яшәп китәләр. Опера театры АКШта чыгыш ясаганда апалары илгә кайтмый, качып кала. Рэм абыйлары, Югославиягә сәяхәт белән килгәч, Италия шоферы белән уртак тел табып, шулай ук илгә кайтмый, ахыр чиктә АКШка барып урнаша һәм рәссам буларак таныла. Ә Рафэль рәссам һөнәрен Казанга килеп үзләштерә һәм милли темаларга да кызыклы рәсемнәр ясый… Украинада күп кенә язучылар китапларын аннан бизәтү өчен тырыша икән. Абыйсы да, ул да украин кызларына өйләнгән, әлбәттә, татарча белмиләр…

«Халыкка кайтарылган исем»не укып чыккач, илне аякка бастыруда зур хезмәтләр куйган ихлас коммунистларны юк итү, аларның хәләл җефетләрен, нәсел ыруларын эзәрлекләүнең мантыйгын аңларга азапландым. Большевиклар җитәкчелеге кылган, миллионнар гомерен өзгән җинаятьнең очын яшерү өчен шулай эшләгәннәрме? Әллә Татарстанның татарлык юлыннан баруына чик кую өченме? Иоган Фридрих Шиллер персонажының «Мавр үз эшен эшләде, мавр китәргә тиеш» дигәне тормыш өчен уртак канун микән әллә? Сораулар күп… Ә нәтиҗә ясау һәр укучының үз иркендә…

Шәхсән үзем бу китапны татарның ачы язмышын ихлас чагылдырган китап, үзен татар дип санаган һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш, дип саныйм.

P.S. 2019нчы елның 30нчы октябрендә «Азатлык» Радиосы сайтында (Русия хакимияте «Ят агент» дип тапты) «Язучылар берлеге 2014нче елда танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын игълан иткән иде. Әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф), Ләис Зәлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич), Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды. Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә, Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән…»

Рөстәм Галиуллин һәм Айгөл Әхмәтгалиева язган әсәрләр белән таныштым. Аларның романнары архивларда казынулар белән әллә ни алдырмый, матур әдәбият жанрына карый һәм аларда вакыйгаларга әлеге авторларның трактовкасы, фантазиясе төп урынны били. «Халыкка кайтарылган исем»нең үзенчәлеге исә китерелгән фактлар, документлар нигезендә нәтиҗә ясауны укучының үз ихтыярында калдыру, дидек. Әйтәсе килгәнем, рас татарның затлы шәхесләрен күтәрә торган әсәрләр өчен хәтта ярыш-конкурссыз аерым язучыларны финанслау мөмкинлеге бар икән, шул статьядан, бәлки, зур көч куеп язылган хезмәт өчен дә авторларга күпмедер матди булышлык итү гадел гамәл булыр иде? Авторлар дәгъва итмәсә дә?

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Саба районы

Комментарии