Көтәм әле үлгәнче

Көтәм әле үлгәнче

Бөек Ватан сугышы анда катнашучыларны гына түгел, тылдагы халыкны да бик каты сынады. Бу язмам сугышка егетләрен озаткан яки әле бер егет белән дә очрашырга өлгерми калган 24-28 яшьлек кызлар турында. Кызларның күбесе «карт кыз» исеме күтәреп, әниләренә, сеңел-энеләренә балалар үстерешеп, колхозның төп көче-терәге булып, ир-атлар башкарырга тиешле авыр хезмәттә тир түгеп гомер иттеләр. Уку 7 класс кына эләкте. Әле дүрт кенә класс белән калганнары да булды. Колхозчыларга паспорт бирелми иде. Район үзәге булса да, халыкның 90 проценты колхозда эшли.

Олы апам үзе белән иптәшкә мине дә ияртеп, үзенең яшьтәшенә кич утырырга алып барды. 5-6 кыз җыелганнар. Наҗия апа гаиләдәгеләрен каядыр чыгарып җибәргән. Кунаклар хөрмәтенә унлы лампа яндырган. Гадәттә халык җиделе лампа яндырып яши. Әле бишлесе дә була, анысы куыксыз, мич кучкарында тора. Керосин чутлы. Кызларның кулында бәйләм. Берсе перчатка бәйли. Инде бармакчаларына җиткән. Ир-егеткә бәйләгәне күренеп тора. Куенына егетенең хатын тыгып кергән. Егетнең әниләренә «без вести пропал» дигән кәгазь килгән. Кызый җырлап җибәрде: «Бер метрлы сары каеш һаман билеңдә микән? Исән микән, үле микән, кайтыр микән туган илгә, әллә пленда микән? Көтәм әле, көтәм әле, көтәм әле үлгәнче. Военкомат өстәленә, һәлак булды дип язылган әтяфкасы килгәнче». «Әтяфка» дигәне – извещение була торгандыр инде.

Тагын берсе бик боек, моңсу карашы белән сүз башлады: «Синеке бәлки әле кайтыр, өмет бар. Пленда яки партизанлыкта йөридер. Менә минем егетнең әниләренә үлде хәбәре килгән. Әнисе, бар булганын җыештырып, Коръән укытты. Мине дә чакырды. Бер токмачлык онны төйнәп бардым. Кешеләр таралгач, бик озак сөйләшеп, елашып утырдык, килгән хатларын укыдык. Ишеткәнсездер инде, мине бит күрше авылдан хатыны үлгән өч балалы иргә димләп килделәр. Бармыйм, дидем. Үзе карт, үзе ямьсез». Кыз үзе дә чибәрләрдән түгел, өс-баш та бик фәкыйрь, адәм күрке – чүпрәк, агач күрке – яфрак, диләр бит. Абзый аның үзе белән дә сөйләшкән. «Миңа йоклар өчен хатын кирәк түгел. Шушы өч ятимне үстерешергә иптәш кирәк. Теләсәң, гел аерым йоклый торган булырбыз», – дип үгетләгән. Аннан кызый җырлап җибәрде: «Сандугачым икәнсең, көзләр җитсә, китәрсең. Җаның теләмәгәннәргә барсаң, нихәл итәрсең?! Атланганнар атларга, бер бәхетсез – гел бәхетсез, тагы да калдык ятларга». Әнисе: «Карт кыз булып ялгыз картаерсың. Мин дә мәңгелек түгел, ичмасам, гаиләң булыр», – дип үгетләгән. Бу бичара шушы 26-30 яшьлек дусларыннан киңәш сорый. Мондый чакта кем киңәш бирә ала инде? Ярый ла хәзер 30-40 яшенә җиткәч кенә кияүгә чыгу модасы керде. Ул чакта 20 яшь тулса, утырып калу куркынычы бар иде. Егетләр-ирләр сугышта бик кимеп калгач, алары бик сайлап кына (үзләре әллә кем булмасалар да) өйләнделәр.

Хуҗа кызы кунакларны сыйларга талкан болгатмакчы икән. Белмәүчеләр өчен: казан астына ягып, казан бераз кызгач, күпме кешегә исәпләнүенә карап он салалар. Он өстенә чәйнек борыныннан су тамызгалап, өзлексез болгатырга кирәк. Шуннан чәй эчәргә кызган умач формасындагы бик тәмле ризык әзер була. Бераз май да өстәп җибәрсәң, оҗмах нигъмәте инде менә. Ә умачны хәзер дә пешергәлибез. Итле шулпага төрле тәмләткечләр, күпләп суган турап пешерсәң, бик тәмле була. Монысы аш төрләндерү өчен генә пешерелә. Элек без ашаганы бәрәңге генә салып кайнатылган суга салып пешерелә иде бит. Тамак туймаса да, бүксә тула иде. Тагын ул елларда крәндил (крендель) пешерү бар иде. Төче камырга мич төбенә салына иде анысы. Зур гына сигезле яки нуль формасында була. 1-2 күкәй, бераз май яки сөт-катыкка камыр басыла. Шундый ук камырдан мич төбенә катлама да салдылар. Катламасы 6-8 катлы, йомры, калынча гына камырдан салына иде. Болай да чутлы, аз-маз онны нишләп төче камырга әрәм иткәннәрдер? Әче камырга булса, күбрәк чыгар иде бит. Күрәмсең, әчетеп торырга вакыт тар булганда пешерелгәндер мондый ризыклар яки берәр искәрмәс кунак килеп кергәндә. Ипекәй юк бит ул елларда. Менә шундый «сый-хөрмәттә» үстек, яшәдек без.

Ул апаларның күбесе колхозда таякка эшләде. Сугыш чоры балаларына хөкүмәт җитәкчеләреннән бер ярдәм, искә алу юк. Миңнеханов та, 75 мең өстенә, исән кайткан гаиләләргә тагын 25 мең өстәп түләргә әмер бирде. Ачның хәлен тук белми шул.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии