Каберен булса да беләбез

Каберен булса да беләбез

– Мин барам! – диде ул.

– Кая барасың? – дип сорады ире.

– Бик еракка, Смоленск өлкәсенә. Районнан Фәрит шалтыратты: Габит бабайның җәсәден тапканнар, җирләргә чакыралар.

– Малайларга да әйтергә кирәк, юлга җыенсыннар.

Зәлия Нигъмәтуллина (кыз фамилиясе Мөхәррәмова) Башкортстанның Бишбүләк районы, Иттихат авылыннан. 1942нче елның сентябрь аенда сугышка алынып, 1942нче елның август аенда хәбәрсез югалган Габит бабасы турында берни дә белми кебек. Ул чакта әтисе Мөдәррис кечкенә була. Иң өлкәннәре Хәмит белән Даут абыйлары да сөйләмәгәндер шул, ни дисәң дә, хәбәрсез югалган бит ул.

Узган гасырның 70нче еллар азагында сугыштан исән кайткан һәм яу кырында ятып калган кешеләрнең йорт капкаларына калайдан ясалган кызыл йолдыз кагалар, тик аларның өен урап узалар. «Нигә безгә куймадылар?» – дип сорый Зәлия әтисеннән. «Безнеке хәбәрсез югалды шул. Даут белән Хәмит абыйлар, яраланып булса да, исән-сау әйләнеп кайттылар. Балалары әтиле булып үсте. Бу бик зур бәхет, кызым», – дип җавап бирә аңа әтисе.

Әйе, әтиле булып үсү – бәхет. Әбисе Мөгълифә биш бала белән тол кала. Ире артыннан ук диярлек, өлкән улларын да алгач, ана акылдан шаша яза. Тик андый ачы язмышлар белән авыл тулган. Аллаһыдан сабырлык, сугышның тизрәк тәмамлануын, якыннарының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, көн дә елый-елый дога кыла авыл картлары. Тик күпләр чит-ят җирләрдә мәңгегә ятып кала. Туганнары аларның каберләренең кайда икәнен дә белми, белгәннәре дә зират кыла алмый. Заманы ул булмый чөнки. Ә менә Мөгълифә әбигә хәсрәтнең тагын да ачырагын татырга туры килә: ире хәбәрсез югала. Андыйларга шикләнеп карыйлар: әллә үлгән, әллә әсирлеккә эләккән, әллә… Тел белән әйтмәсәләр дә, калайдан ясалган йолдызны да кызганалар аның Габите өчен.

Бүген гади сугышчы Габит Мөхәррәмовның төпчеге – кызы Тәнзилә генә исән. Аңа да сиксән яшь. Калган балалары аның Смоленск өлкәсендәге Темкин районы, Шатеша авылы кырында барган тигезсез сугышта ятып калганын белми китеп барды. Немецлар Ворь елгасыннан ерак булмаган калкулыктан пулемет белән кырган совет сугышчыларын.

76 ел узса да, эзтабарлар биредә һаман да эзләнүләр алып бара. Күп табыла сөякләр, тик күбесенең исем-фамилиясен ачыклау мөмкин булмый. Ә менә бер окопка яткан сигез солдатның өчесендә кәгазь бите тыгылган гильза табыла. Ике ай махсус реактивта тотканнан соң, хәрефләр барлыкка килә. Берсендә Габит Мөхәррәмов фамилиясе, адресы һәм хатынының исеме язылган була. Тагын берсе Киевтан, өченчесе Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуеево шәһәреннән булуы ачыклана.

– Габит бабайның сөякләре табылуы турындагы хәбәрне алуга, улларым Ринат белән Русланга шалтыраттым. Руслан Уфада яши, ә Ринатыбыз – яныбызда. Киңәшләштек тә, бабайны авыл зиратына алып кайтып күмәргә дигән карарга килдек. Фәрит энем безнең бабайны тапкан «Надежда» эзтабарлар отрядыннан Евгений Толстиков белән элемтәгә кереп, шул хакта әйтте. Тик сигез солдатның кайсысы безнеке булуын ачыклау мөмкин түгел. «Алайса, үзебез белән мулла алып килергә рөхсәт итегез», – дидек. Мәскәүдән чакыртканнар икән. Бу сүзләренә сөендек. Мөселман булган бабайны башка дин кануннары буенча җирлисе килми бит. Тәнзилә апа олырак яшьтәге авылдашларының: «Габит Бәләбәйдән ерак китмәгәндер, ул бит дуңгыз ите ашамый», – дип сөйләшкәнен ишеткән. Димәк, бабай иманлы карт булган.

Бу бабам турында әни сөйләгәннәрдән шул мәгълүм: 1898нче елны Яңа Васильевка авылында туган, өйләнгәч, читтә өй салып, башка чыга. Аның янына башка гаиләләр күчә. Шулай итеп, Иттихат авылына нигез салына. Гади крестьян, төрле һөнәр остасы була, гармунда уйный. Аны сугышка алганда Тәнзилә апага яшь ярым була, шулай да әтисе алдына утырып токмачлы аш ашаганын хәтерли.

Изображение удалено.Изображение удалено.Быел әлеге кырда 216 кеше сөяге табылган. Безнең бабайлар яткан окопны 19нчы майда казыганнар. Башта металл эзләгеч ярдәмендә каска, сапер көрәге, немец каскасы чыккан. Әйткәнемчә, бер чокырда 8 солдат җәсәде. 1942нче елның 25-26нчы августында һәлак булганнар. Без ул урынны барып күрдек. Күзләрдән генә түгел, йөрәктән акты яшь. Аны гади сүзләр белән генә әйтеп-аңлатып бирә торган түгел. Бу кырда противогаз тартмалары, пулялар, кирза итек табаннары, каска калдыклары аунап ята. Шул картина күз алдына килеп баскач, бүген дә тәннән суык йөгереп үтә.

Без килгәнче, солдатларның җәсәдләрен табутларга салып, күмәргә әзерләп куйганнар иде. Исеме билгеле булганнарны бер табутка салганнар. Өстенә фотоларын куйганнар. Ни кызганыч, барып җиткәч кенә әйттеләр: Мәскәүдән имам килә алмый, чөнки бу чара мөселманнарның изге бәйрәме – Ураза гаетенә туры килде. Нишлисең, бабабызны чиркәүгә алып керүләренә каршы килә алмадык. Бу минутларда йөрәк кычкырып елады, табутны кабергә куйганда да, өстенә җир ыргытканда да эчемнән белгәннәремне укыдым. Хәзер дә аның рухына багышлап дога кылам, җаны рәнҗемәвен сорыйм Раббымнан. Энем Фәрит Иттихат авылы туфрагын салды каберенә. Аннан да безгә туфрак әзерләп куйганнар иде.

Солдатларны күмәргә кеше күп килгән иде. Мәскәүдән дә кунаклар чакырылган. Йөрәккә үтеп керә торган чыгышлар булды. Безгә сүз бирделәр. Аннан соң район музеена алып бардылар. Гомумән, бик җылы каршы алдылар, әйтерсең без аларның якын туганнары. «Надежда» отряды белән бүген дә элемтәдә торабыз, – дип сөйләде Зәлия Нигъмәтуллина.

Берничә көнгә сузылган шушы сәяхәт анда катнашучыларның тормышына үз эзен салган. Сугыш турында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән ир-егетләрнең дә күзләрен дымландырган ул. «Бу хакта безнең балалар да белер, Габит бабайның каберен зират кылучылар да булыр Аллаһы бирсә. Ә бит анда күпме солдатның җәсәде җир астында ята. Исеме ачыкланып, туганнары табылып та, күмәргә килмәүчеләр булуын белгәч, бик кыен булды. Аларны да зур хөрмәт белән җиргә иңдерәләр», – ди Ринат Нигъмәтуллин.

Габит Мөхәррәмовның оныклары, туруннары аның турында нинди дә булса мәгълүмат алу максатыннан, Интернет челтәрендә «казыналар».

– Узган елның май аенда аның Воронеж өлкәсендә хәбәрсез югалуы турында мәгълүмат таптык. Ә чынбарлыкта бабай Смоленск өлкәсендә һәлак булган. И, сугыш бит, бүген тегендә, иртәгә икенче урынга күчергәннәрдер инде. Шуңа да мондый ялгышулар булгандыр.

Район үзәгендәге музейда булдык. Әлегә кадәр ишетмәгән нәрсәләр турында сөйләделәр. Ис китәрлек. Шатеша авылын немецлар тулысы белән яндырган. Шунда алты яшьлек бер малай гына исән кала. Үлгән апасына сыенып ята ул, аннан, нык туңа башлагач, торып китә. Хәзер Мәскәүдә яши. Бала гына бит, ә шул көн аның хәтеренә кереп калган. Ул чыгыш ясаганда еламаган кеше булдымы икән? Ике ел авылга кеше кертмәгәннәр.

Безгә Габит бабай күмелгән җирдән туфрак, аның кружка-кашыгын, каска, шулай ук бүген сугыш ветераннарына бирелә торган медаль бирделәр. Аларны бабайның төп нигезендә гомер кичерүче энем алды. Районыбыз музеена тапшырачакбыз.

Әлегә кадәр эзтабарларның эше белән кызыксынганым юк иде. Баксаң, алар нинди изге юлда икән. Хезмәт хакы да түләнми аларга, ә ерак юллар үтеп баралар, кайчакта үз тормышларын куркыныч астына куеп, эзләнәләр. Рәхмәттән башка сүз юк.

Әтием Мөдәррис дүрт ел элек үлде. Исән булса, нинди хәлдә булса да, барыр, әтисен җир куенына үзе салыр иде. Соңгы көненә кадәр аның батырларча үлгәненә ышанды ул. Шул хәбәрне көтеп яшәде, – ди Зәлия ханым.

Узган елгы октябрьнең елак бер көнендә булды бу сөйләшү. Тәрәзәгә бәреп яуган яңгыр, безнең әңгәмәгә кушылып үкси кебек тоелды миңа.

Нурисә ГАБИДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии