Тормыш – аккан су кебек

Тормыш – аккан су кебек

(Сугышта Ленинград блокадасында катнашкан әтием Мәхмүт Абдуллинга багышлыйм)

Тышта буран котыра, җил бөтен йортларны үзе белән очырып китәрдәй итеп дулый. Бүген ул үзен шушы дөньяда, галәмдә берүзе калгандай хис итә. Әйе, бу олы яшьләрдәге ир кеше күзләрен түшәмгә төбәгән килеш нидер уйлана. Узган яшьлеген уйлыймы, әллә катлаулы, авыр тормыш елларын күз алдына китереп ятамы?

…Яшьлеге авыр булды Мәхмүтнең. Әтисе колхозга кермәде, шуңа күрә гаиләсенә кырын карадылар ул елларны. Авылда эш булмагач, әтисе күрше өлкәдәге урыс авылларына барып эшли торган иде. Әнисе дә эштә, ул яңа оешкан почтага җыештыручы булып эшкә урнаша алды. Мәхмүт ул чакта алты яшьлек малай иде. Сеңлесе Зәйнәп белән салкын өйдә көннәр буена икесе генә калдылар, ачлы-туклы булдылар. Салкын өйдә утырулар үз эшен эшләде, сеңлесе Зәйнәп, үпкәсенә салкын тидереп, үлеп китте. Мәхмүт аны кызганып, үкси-үкси елады, юксынды. Сабыйның үлеме гаиләне дә какшатты.

Шулай бервакыт урыс авылыннан аракы сөреме белән агуланып кайткан әтисе авырлы әнисен бик каты кыйнады. Әнисе Галимә (нык кыйналган килеш ничек өйдән чыгып китә алгандыр) бу нигезгә башка әйләнеп кайтмады. Аның авыл уртасында яшәүче абыйлары бар иде, аларда яши башлады. Мәхмүтне әтисе үз янында калдыру ягын карады, әнисенә бирмәде.

Ул җәйләрен балыкка йөрде. Җиләк җыеп сатып, акча юнәтергә тырышты. Шулай берсендә урманнан кайтканда дусты Хәйретдин белән Гали һәм Вәли кордонына килеп чыктылар. Бу кордонда кое бар. Кое кырыена килеп, чиләгенә су тутырып алыйм дигәндә генә, башындагы кепкасы коега төшеп китмәсенме Мәхмүтнең. Инде ни эшләргә? Дусты Хәйретдиннең: «Тотын чиләккә», – дип әйтүе булды, Мәхмүт чиләккә тотынып коега сикерде. Кое бик үк тирән булмаса да, суы салкын иде. Малай кепкасын табып алгач, кычкырып-кычкырып караса да, өстән җавап бирүче булмады. Хәйретдин, тавышка урман каравылчылары чыгар, дип, урманга кереп качкан булган. Су күкрәк турысыннан, бөтен тәнне калтырата.

Ике сәгатьләп вакыт узгач, өстә сөйләшкән тавышлар ишетелде. «Гали, карале бу чиләктә нинди җиләк икән? Кем монда калдырган аны?» – дигән тавышка, малай коедан: «Абыйлар, тимәгез, ул минем җиләк», – дип тавыш бирә алды.

Урман каравылчылары аны коедан тартып чыгарды. Әти-әнисенең исемнәрен язып, чиләк белән җиләкне алып калып, малайны өенә кайтарып җибәрделәр. Тимәсәләр дә, малай үзенә җитәрлеген алган иде инде. Үпкәсе шешеп, ике ай буе үлем белән тартышты ул. Әтисенең апасы Сәрби әби карады малайны. Яшьлеге җиңдеме, әллә Сәрби әбинең дәвалары килештеме, Мәхмүт акрынлап кына савыкты. Әнисен бик сагына иде ул, ә әтисе аңа әнисе янына аяк та атларга кушмады.

Көзгә кергәндә, әтисе өйләнеп җибәрде. Яшь әни килгәч, бу өйдә яшәве тагын да кыенлашты, үги әни юктан да малайның гаебен таба иде. Мәхмүт әтисе йортыннан китәргә карар кылды. Әнисе яши торган Габдрахим абыйсының печәнлегендә оя ясап, төннәрен шунда кунып яши башлады. Октябрь аеның салкын төннәре дә куркытмады малайны. Ә көндезләрен, берәрсенә барып, тамак хакы өчен, вак-төяк эшләргә яллана иде. Ноябрь башларында шулай печәнлектән сикереп төшкәндә каршысына Габдрахим абыйсы килеп чыкты. Ул соңгы вакытта кемнеңдер печәнлектә кунып яшәвен сизгән булган, шуңа сагалап торган. Моннан соң Габдрахим аңа салкында печәнлектә кунмаска, әнисе янында өйдә яшәргә кушты.

Соңгы вакытларда ана назы күрмәгән малай, әнисен кочаклап, үксеп-үксеп елый һәм үскәч үзе исән вакытта кадерле әнисен бервакытта да ташламаска, аңа авырлык китермәскә үз-үзенә сүз бирә. Бу вакытта инде аның Сәгыйть исемле энесе туган була. Шушы көннән башлап, бәләкәй генә өйдә тугыз кеше җан асрый башлый, аның өстенә сыер бозавы да, сарык бәрәннәре дә сыя бу өйгә.

Яшь булса да, малай хуҗалыкта булыша, бәләкәй энесен дә караша, шулай ук мөмкинчелек чыкканда кешеләрдә ялланып эшли. Ә җәйләрен, акчасы булыр дип, җиткән егет булганчы заготскотта көтү көтә. Баштарак малайлар белән сарык көтүе көтсәләр, бераз исәйгәч, олыраклар белән сыер көтүе көтә башлый, малларны Арчага, Казанга куып тапшыралар.

Вакыты җиткәч, Мәхмүт Габдрахим абыйсының сүзен тыңлап, почтага монтер булып эшкә урнаша һәм, читтән торып булса да, Казан элемтә техникумына укырга керү бәхетенә ирешә. Укыганда Ләлә исемле бик ягымлы кыз белән танышып, бер-берсенә ярдәм итешеп укыйлар. Әгәр сугыш башланмаса, бер-берсеннән аерылмаслар иде, бәлки. Һәрхәлдә, укуларын тәмамлап, тормыш кору турында хыяллана яшьләр. Тормышлары бик авыр булу сәбәпле, Мәхмүткә укуны туктатырга туры килә, ләкин ике араны мәхәббәт хатлары ялгый.

1942нче елны унсигез яшьлек Мәхмүтне дә сугышка алалар. Кронштадт матросы була ул, Ленинград блокадасына эләгә. Ленинградка кергәндә үк күпме егетләр үлеп кала. Үзе белән Татарстаннан киткән егетләрнең дә бик күбесе харап була ул вакытта. Яшь матросларны мәетләр җыярга да чыгаралар.

1942нче елның кышы бик салкын килә. Алар урамнарда катып үлгәннәрне, йортларын ачык калдырып, ачлыктан үлгәннәрне җыярга тиеш булалар. Шаккаткыч хәлләр дә булгалый: үлекләр арасында исән хатын-кызлар да очрый. Шулай әнисенең туганнан туган сеңлесе Гөлҗиһанны да табу бәхетенә ирешә Мәхмүт. Ачлыктан бик бетеренгән була Гөлҗиһан апасы. Аның янына берничә мәртәбә килеп, үзеннән арттыра алган икмәген һәм көнлек спирт паегын да алып килә егет. Тылга, туганнары янына кайтырга кыстап караса да, Гөлҗиһан апасы ризалашмый.

Сугышта үзе дә берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша ул. Артиллерист чагында снаряд сөйрәп кайтканда, снаряд чокырындагы бозлы суга төшеп китә. Иптәшләре өс киемнәре боз булып каткан матросны немецларның артиллерия уты һәм пулялары астында үзләренең частенә сөйрәп алып кайталар. Киемен ярып кына төшереп, гәүдәсен спирт белән уалар. Үпкәгә салкын тигән булса да, авырып ятып булмый, монда шәһәр өчен көрәш бара.

Ә икенче вакытта, янында ук снаряд ярыла. 23 көн аңсыз ятканнан соң, беренче тапкыр күзен ачкач, шәфкать туташының: «Очнулся, очнулся» – дигәнен генә ишетә, аннан соң тагын каядыр чоңгылга оча. Азрак савыккач, тагын үзләренең еракка ата торган тубы янына төзәүче итеп бастыралар аны. Терелеп бетмәвенә һәм үпкәсенең бик еш борчуына да карамастан, яшь егет сугышта катнашуын дәвам итә. Ленинградны саклау калу бик авырдан була аларга. Блокаданы өзгәч тә әле тормышлар ул кадәр яхшырып китә алмый. Бер тапкыр командирларыннан сорап, Мәхмүт үзенең апасы Гөлҗиһан яшәгән йортка килә, ләкин ул йорт урынында хәрәбәләр генә калган була, апасы турында сорарга кеше дә булмый. Аннан соң аларга Таллин, Рига өчен барган сугышларда катнашырга туры килә. Күп кенә сугыш медальләренә тәкъдим ителә ул. «За оборону Ленинграда» медален 1942нче елда камалышның иң авыр вакытында тапшыралар.

Яшь булуына карамастан, салкын суларга төшүләр, яраланулар үзен сиздерә башлый һәм 1945нче елның июнь аенда аңа туган ягы Саба якларына кайтып килергә дип 45 көн ял бирәләр. Авылга кайтканчы тагын бер кат Гөлҗиһан апасын эзләп карый әле ул. Әмма апасы «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә була.

Менә-менә әниемне кочагыма алам дип, туган йортын ачып керсә, өйдә энесе генә. Әнисе Галимә берничә хатын-кыз белән узган көнне генә уфалла арбасы тартып, башта Арчага, аннары Казанга ипи алып кайтырга дип чыгып киткән була. Әнисен күрмичә кабат яуга китәсе килми Мәхмүтнең. Әмма әниләре һаман кайтмый да кайтмый. Санаулы көн тиз уза. Китәренә ике көн кала, үзе эшләгән почтага барып, андагылар белән күрешергә исәпли егет. Почтага җитәрәк, ерактан берничә хатын-кызның арба тартып кайтып килгәннәре күренә. Алдагы хатынның газиз әнисе булуын шунда ук танып ала ул. Каршысына йөгереп барып, әнисен күтәреп үк ала. Ана белән бала бер-берсенә бер сүз дә әйтә алмый тора. Икесенең дә күзендә яшь, сагынулары чиксез, сүзләр артык монда. Ике көн күз ачып йомганчы үтә дә китә. Инде менә яңадан аерылышу минутлары үзәкне өзә.

Хезмәт итү урыны булган Ленинградка килгәч, ул бик каты авырый башлый. Госпитальдә табиблар үпкәсенең ярты ягын кисәргә кирәген әйтәләр. Операцияне аңа шушы госпитальдә ясыйлар һәм шунда ук дәваларга да калдыралар. Егетнең бик тә туган ягына кайтасы килсә дә, түзәргә тырыша. Савыгу мөмкинлегенең фәкать шушында гына булуын бик яхшы аңлый ул.

Туган ягы Байлар Сабасына 1947нче елның башында гына кайтып төшә Мәхмүт. Кайтуга эшкә урнаша. Авыр күтәрергә ярамаса да, бәләкәй генә өй җитештерә һәм әнисе Галимә, энесе Сәгыйть белән шунда яши башлыйлар. Казанга барып, Ләләне эзләп караса да, таба алмый. Энесе үсеп җитеп өйләнгәч, өй салышып, башка чыгарга булыша. Үзе Килдебәк авылы кызы Минсрурга өйләнә. Өч малай һәм бер кызлары туа. Кызына беренче мәхәббәтенең исемен – Ләлә дип куштыра. Әнисе Галимәне, әйткән сүзенә тугры калып, бакыйлыкка күчкәнче үзе карый. Ә үзенең ярты үпкә белән яшәвен ул беркемгә дә сөйләми, хәтта әнисе белән хатыны Минсрурга да. Ул серен үзе белән алып та киткән булыр иде, урманда печән чапканда бик нык хәле китеп, кече улына ялгыш ычкындыра.

Тормышы авыр булса да, сәламәтлеккә туймаса да бәхетле тормыш кичерә Мәхмүт. Алай да беренче мәхәббәте Ләләне ул беркайчан да онытмый.

Әлеге язмам әти-әнием, туганнарым рухына дога булып барып ирешсен, урыннары җәннәттә булсын иде дигән теләктә калам.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии