Әрнүле тормыш

Һәр яңа елны каршылаганда сәламәтлек, тормыш иминлеге, сугыш афәтләре булмыйча, коронавирус чиренең бетүен теләсәк тә, без дигәнчә генә булмый шул. Шулар арасында ясалма рәвештә кеше үзе барлыкка китергән явызлыклар да җитәрлек. 2014нче елда Кырым белән Донбассны Русиягә «кушып» куйганнан соң башланып киткән тынычсыз тормыш хәзергә кадәр дәвам итә. Тагын да хәвефлерәк хәлдә яши башладык. Илнең алга китеше тукталды, хәерчелек артты, тынычлык бетте. Шул еллардан башлап, телевизион тапшыруларда Украинаны гына гаепләү күрсәтелә. Югыйсә, ул беркемнең җирен дә, байлыгын да талап алмаган лабаса. Үз иленең бөтенлеген, иминлеген яклап көрәшү һәр илнең изге бурычы бит.

Украинаны һәм кайбер элеккеге союздаш республикаларны ансат кына Русиягә кушып кую турында Жириновскийның сөйләгәнен тыңлаганда куркыныч булып китә. Кушып куеп, 70 ел яшәп карадылар бит инде. Алай яшәүнең перспективасызлыгын аңлагач, Русия аларны уңайсыз хәлдә калдырып, үзе куып таратканы онытылып та бетмәде бит әле. Русиягә кушып кую куркыныч булу сәбәпле, Украина белән Грузия генә түгел, Финляндия белән Швеция дә НАТОга керү теләген белдерә башладылар.

Сугыштан соңгы елларда, сугыш афәтенең нәрсә икәнен аңлаган кешеләр заманында шәһәрдәге биек йортларның стеналарында, олы юл кырыендагы таулы урыннарда ерактан күренеп тора торган хәрефләр белән «Мы за мир!» «Миру мир!» «Нет войне!» ише тынычлыкка багышланган язмалар була торган иде. Хәзер андый язмалар юк. Бүген Русиягә бер яктан да сугыш куркынычы янамый. Киресенчә, хәзер Русия үзе, кайсыдыр илдә рус телен кысалар дигән сылтау белән сугыш чыгармагае, дип шикләндерә башлады. Русия үзендә яшәүче бер генә халыкны дәүләт төзүче дип атап, башка милләт халыкларның хокукларын чикләп, балаларга мәктәпләрдә үз ана телендә укулар тыелганда, чит илләрдә урыс телен кысалар дигән сылтау белән сугышлар чыгарып йөрү – акыл белән аңларлык гамәл түгел.

Мондый хәвефле гамәлләрне ясалма рәвештә китереп чыгарулар илдәге тынычлыкны бетерә. Гади халыкка чит илләрнең җире дә, байлыгы да кирәк түгел. Аңа тыныч, имин, хәвефсез тормышта яшәү генә кирәк.

Иң көчле корал бездә, дип масаеп, халыкның котын алып, ул көчле коралларны телевизордан күрсәтеп торудан халыкның тормыш шартлары яхшырмый.

Иң көчле корал, димәктән, бу коронавирус афәте иң көчле кораллардан да көчлерәк булып, күп кешеләрнең башына җиткәнлеген күреп торабыз түгелме?!

Бу илнең халкы, бигрәк тә безнең милләт гомере буе әрнүле тормышта яшәгән булса, хәзерге көндә дә кыерсытылган, хокукы чикләнгән халык булып яшәргә дучар ителгән. Русиянең үз халкы да бетмәс-төкәнмәс сугыш афәтләре кичереп, рәхәт тормыш күрмәгән. Конституция тарафыннан бирелгән хокукларга ирек бирелмәгәндә, бәйсез сайлаулар, суд, прокуратура булмаганда, имин тормышка өметләнеп булмыйдыр ул.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии