Диктатура китергән золым

Диктатура китергән золым

Үткәннәрне сүтсәң, әллә нәрсәгә килеп чыга. Рәхмәт Расих Җәләлгә, коммунистик диктатура заманындагы яшерен серләрне казып чыгарган өчен. Бу хәлләр ялгышлык кына түгел, явызлык («БГ», №2, 19 гыйнвар, 2022 ел).

Чернобыль авариясе вакытында эшләнгән вәхшилекне бүген дә йомарга теләүчеләр күп. Әле ышанып бетмәүчеләр дә җитәрлек. Мине шаккаттырганы шул булды: Горбачев үзенең бер чыгышында, без ул вакытта нәрсә эшләгәнебезне дә белмәдек, аптырап калдык, дип сөйләде. Атом-төш реакциясенең нәрсә икәнен дәүләтнең беренче кешесе белмәсен инде?! Ярый, Горбачев армия сафында хезмәт итмәгән, күз алдына китерә алмаган дип аңлыйк. Ә бит аның янында йөзләрчә кешеләр утыра, киңәшеп, санлашып булмадымы икәнни? Атом станциясен төзүчеләрнең берсе – академик Лигасов шул сәгатьтә үк авария урынына оча. Булдыра алган кадәр чарасын да күрә, бөтен гәүдәсен радиация нурланышы белән зарарлый. Нәрсә, ЦК аппараты боларны ишетмәгәнме?

Коммунистик пропаганданың бөтен максаты чын дөреслекне халыктан яшерү иде. Янәсе, бар да яхшы, алга барабыз, «без булдырабыз», «партия ум, честь нашей эпохи». Ә Киев шәһәрендә котырынган радиация дулкыны астында 1 Май демонстрациясе үткәрделәр. Англия авариянең икенче көнендә үк үз илчелеген бушатып бетерде. Ә Чехословакия беренче көннән үк, сездә нәрсә булды, дип чаң суга. Ә ЦК эндәшми, ягъни «все нормально». Үлем хәлендәге янгын сүндерүчеләрне Мәскәүгә ташый башлагач кына дөреслекне халыкка җиткерергә булдылар. Көчле радиация алу нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр генә түгел, аларны дәваларга алынган табиблар да егылып үлә, чөнки бернинди саклагыч материаллар да булмый. Әле бүген дә атом су асты көймәсен ремонтлаганда зур күләмдә радиация алган хәрбиләрне больницага китергәч, кабул итүче доктор бүлмәсеннән чыгып йөгерә. Докторны гаепләп тә булмый. Больница моңа хәзерләнмәгән, дәвалау мөмкинлекләре юк, кабул иткән табиб үзе дә нурланыш алачак.

Күп еллардан соң гына Чернобыльдәге авариянең төп сәбәпләре ачыкланды. ЦК аппаратында эшләүче берәү диссертация язарга җыена икән. Шуның өчен Чернобыль станциясендә тәҗрибә үткәрәләр. Тәҗрибә шундый: суыту системасын туктатып, станциянең егәрлеген арттыру. Бу ике сынау үткән әле. Ә өченчесендә алты мең градуска җиткән кызулык 4 блоклы станцияне күккә очыра. Моны оештыручы ЦК кешесенә берни дә булмый. Аны әлегә кадәр яшереп килделәр. Бүген коммунистларның юлбашчысы Зюганов та ул вакытта ЦК аппаратында эшли, аның бер вакытта да авария хакында авыз ачканы юк, кая ул гаепне тану? Киресенчә, Сталинның явызлыкларын яшереп, аны күккә чөеп мактап, көн-төн пропаганда алып бара.

Чернобыль авариясе көннәрендә Украина ни эшли? Авария тирәсендә урнашкан Житомир өлкәсендә хайваннар егыла башлагач, аларны тунап, суыткычларга тутыралар. Якын-тирәдәге азык-төлек ашарга ярамаслык була. Ит кытлыгы булгач, агуланган түшкәләрне озаклап сакларга уйлыйлар. Күрәсең, ЦК шулай кушкан.

Суыткычта бер-ике ел ятып каралган итне ул вакыттагы СССР буйлап вагоннарга төяп төрле якка тарата башлыйлар. Шундый итнең бер партиясен махсус вагонга сакчылар утыртып, Ленинградка җибәрәләр. Анда дураклар утырмый, суыткычлы җиде вагонны кире боралар. ЦК үзенекен эшли: әлеге итне юк итәсе урынга, Краснодарга озата. Әмма анда да агулы түшкәләрне кабул итмиләр. ЦК яңа чара әзерли: Русия карамагында ачлык елларда да үлеп бетмәгән, нәрсә бар шуны ашый торган, карусыз, чү, дисәң, чүгәргә торган татарлар бар бит әле. Вагоннарны Казанга! Гвардия урамының кирпеч заводына керә торган тимер юл тармагында әлеге вагоннар бер атна торды. Саклаучылары да туеп беткәннәр иде. Миңа мәгълүматны алар бирде. Безнең эпидемия врачы, ялгышмасам, Закиров иде, агулы итне ит комбинатына кабул итмәде. Соңгы чиктә Обком секретаре Усманов табибны эт итеп сүгеп, әллә эшеннән алып, зарарлы итне комбинатка кертеп, колбасага куштылар. Мин бу хәлләрне белгән кеше, айлар буе колбаса ашамадым. Түрәләр дә кибеткә йөрми дигән сүзләр ишеттем. Ул чорда Дәрвишләр бистәсендәге базарда да кап-кара түшкәләр куелган иде. Кеше алмагач, кая озатканнардыр, билгесез. Ә хәл моның белән генә бетмәде әле. 90нчы елларда Украинадан шикәр комы ташып, аның килосын 7 сумнан халыкка саттылар. Ә Буа заводы шикәрен Украинага озаттылар. Анда кыйбатка сатып, эшмәкәрләр акча эшләде.

1986нчы елда Чернобыль радиациясе Татарстанга да килеп җитте. Ул вакытта радиация фоны нормадан 40 тапкырга артык иде. Күп санлы гарип балалар, баш мие, арка мие шеше белән авырып үлүче яшь хатыннар Усманов мәҗбүриләп ашаткан радиацияле ризыклар нәтиҗәсе. Бу хакта табиблар белепме, белмиме яшерәләр. Әмма бер чыгышында Елена Малышева балаларның авыруы радиация тәэсирендә була, дип ычкындырды.

Соңгы сүз итеп шуны әйтә алам: зур дәрәҗәдә радиация алган академик Лигасов каты авырса да, алты ай яшәде әле. Үләр алдыннан ул үз аягы белән «Правда» газетасы редакциясенә килеп, шактый озын мәкаләсен васыять итеп тапшыра. Үзе үлгәч, бу мәкаләне кыскартып бастылар. Кайбер җөмләләре ЦК күзлегеннән үтмәгәндер. Ялган пропаганданың нәрсәгә китергәнен 35 яшьлек хөрмәтле академик Лигасов раслап калдырды.

2018нче елны Көньяк Уралда (Чиләбе өлкәсе) янәдән атом-төш реакциясе хәрәкәткә килә. Көчле реактив матдәләр табигатькә тарала. Татарстанга да килеп җитә ул. Әмма тиешле кешеләр монда зарар күрми. Бу хакта «Ватаным Татарстан» язып чыкты.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии