«Ватанны без дә сакладык»

Арча районы, Курса Почмак авылында гомер кичерүче Оркыя һәм Барый Әхмәтсафиннар – күпләр өчен үрнәк пар. Аларның бергә торуларына да 60 ел.

Пар аккошлардай утырган әби белән бабайга карап, бары тик соклану хисләре генә туа. Күзләр генә тимәсен. Берсен-берсе карап, хөрмәт итеп яши алар. Хәер, шулай булмаса, 60 ел бергә тора алырлар идеме икән?!

Барый белән Оркыя икесе дә Курса Почмак авылыныкы. Балачаклары авыр елларга туры килә. Башта Курса Почмакта башлангыч, аннары Масрада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлыйлар. Барыйны ат караучы итеп куялар. 25 ат, бер үгез карый 15 яшьлек егет. Аннары Марига урман кисәргә җибәрәләр аны. 18 яше тулмаган үсмерне фураж ташырга куялар. Капчыкларны күтәрә алмагач, такта куеп тәгәрәтеп менгерә торган була Барый. Аннан кайткач, тракторга укып, 10 ел тракторчы булып эшли. Бригадир авырып киткәч, аның вазифасын үти. Аннан соң механик булып эшли. 5 ел Тәтештә агроном булырга укый, туган авылына кайтып, агроном була. Партоешманы җитәкли. Аннары Барыйны авыл советы рәисе итеп куялар. 15 ел шунда эшли ул. Авыл советының көчле чагы. Яхшы эшләгән өчен, «Москвич» машинасы белән бүләклиләр. «Элек Барый булсам, «Москвич»лы булгач, Әхмәтсафинга әйләндем!» – дип шаярта Барый абый. Минем ярдәмчем Альмира исемле кыз иде. Бик булышты. Бар нәрсәне ул оештырып йөрде.

Өч ел рәттән почет тактасында тора ул. 1990нчы елны эшеннән китәргә карар кыла.

– Ул вакытта Рөстәм Нургалиевич Арчада беренче секретарь иде. Янына чакыртып, тагын бер генә сезон эшлә инде, Барый абый, диде, – дип искә ала ул.

Оркыя апа да 12-13 яшьтән колхозда эшли.

– Безнең балачак бик авыр чорларга туры килде, сеңлем, – дип башлады ул сүзен. – Шул кечкенә балалар тырышып эшләп, колхозны саклап кала алдык. Ат белән сука сукаладык, бөтен нәрсәне кул белән эшләдек, җиңү өчен тырыштык. Безне саклап калу өчен ярый алабута белән кычыткан булды әле. Немецны җиңүдә безнең дә өлеш зур. Ватанны без дә сакладык аны. Иртәнге алтыдан басуга чыгар идек, унберләрдә кайтылыр иде. Әле сугышчыларга носки, бияләйләр дә бәйләп җибәрәсе, займ түлисе. Сабанчыларга бер тәлинкә аш бирәләр иде, шуның өчен Кашшаф абый миңа да ат биреп, тырмага алып чыкты. Елыйсылар килә аларны искә алсаң. Шулкадәр авыр заман кичердек, бер таңнан икенче таңга кадәр эшләдек. Ул вакытта без дә бала бит әле. Фермасында да эшләдек, сарыгын да, тавыгын да карадым. Барысы да баштан кичте, Аллага шөкер. Менә Ходай Тәгалә гомерне биргән, сәламәтлекне биргән. Инде Аллаһы Тәгалә без күргәннәрне яшьләргә күрсәтмәсен. Менә шуннан котым чыга. Илләр-җирләр тыныч булсын иде.

Бер нәрсәгә күңеле әрни Оркыя апаның:

– Сугыш ветераннарын күккә чөйгәндә, безне искә дә алмыйлар, – ди ул. – Ә бит сугышчылар гына түгел, халык намуслы, җитәкчеләр әйбәт булганга җиңделәр.

Чыннан да, әгәр тылда халык тырышып эшләмәсә, җиңү яулап булыр идеме икән?!

1954нче елны гаилә кора алар. 11 бала таба Оркыя апа. Дүртесе яшьли үлә. Өч малай, дүрт кызларын үстереп, аякка бастыралар, белем һәм тәрбия бирәләр.

– Балалар да андый-мондый эшләргә катышмадылар. Аллага шөкер, тәртипле, тыңлаулы булдылар. Эшләп үстеләр, укыдылар, кеше булдылар. Үзебез дә талашмадык, кычкырышмадык. 60 ел шулай матур яшәүнең сере – сабырлыкта, – диде Оркыя апа. – Төрле вакыт була. Тормышта сабырлык бик кирәк. Эшчәнлек тә кирәк. Бу ирләр эше, бу хатын-кыз эше дип тормадым. Барый авыл советында эшли башлагач, иртә белән чыгып китте, кич белән кайтып керде. Бөтен тормыш, бөтен эш миндә булды. Әйбер әйтмәдем, кайткач дәгъва кылмадым. Аллага шөкер, халык белән дә тату яшәдек.

Бүген уллары Нурдил, киленнәре Рәмзия тәрбиясендә гомер кичерә бәхетле картлар. Башка балалары, оныклары, туруннары да һәрдаим килеп, хәл белешеп торалар. Шулай күпләргә үрнәк булып, алга таба да күп еллар тигезлектә, исән-сау яшәсеннәр иде.

Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.

Комментарии