Хәерчеләр

Хәерчеләр

Сугыш вакытында, аннан соң да берничә ел урамда хәер соранып йөрүчеләр бик күп иде. Капка бикләү дигән галәмәт юк, бәрәңге бакчасына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда, өйдә беркем дә калмаса, өй ишегенә көрәк яки сәнәк кенә терәтеп куялар иде. Хәер соранучылар күп вакыт 8-10 яшьлек малайлар, карт-коры яки аларны җитәкләп йөртүче вак бала-чага була. Заманына күрә такмагы да бар иде: «Килер бер көн, Хәерчеләр йөрер төркем-төркем...» Юк, алай төркемләп йөрмәде алар. Шулай да, бигрәк тә җәй башларында ишек төбенә көненә 3-4 тапкыр килми калмыйлар. Колхозчылардан гына торган район үзәгендә дә халыкның хәле шул хәерчеләрдән әллә ни артык түгел. Үзебездә 25 сутый бәрәңге бакчасы. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче 5-6 ир-атлы хуҗалык. Күп гаилә сугыш ятимнәре. Урманнар ерак булу сәбәпле, ихата, абзар-куралар да бик начар. Районның 80 проценты салам түбәле. Бөтен урамына 4-5 йортта гына каралып, череп беткән такта түбә бар. Койма урынына – киртәләр. Колхозда акчалата түләү юк. Игеннәрнең уңышына, күпме уңыш җыелуына карап, колхоз хезмәт көненә (хөкүмәткә бурычларыңны түләгәч) бераз икмәкләтә түли. Ул елларда бәрәңге халыкның төп ризыгы булды. Аңа багышлап такмак та чыгардылар: «Башымны да кыралар, артымны да кыралар. Колхоз ипи бирмәгәч, минем белән торалар».

Май аеның бик матур көнендә бер малай ишек шакыды. Чыксам, минем яшьләрдәге (миңа 10 яшьләр) яланаяклы, аяклары каралып катып беткән, муенына капчык аскан малай басып тора. Инде үзебезнең дә утыртканнан соң бәрәңге бетеп, узган базарда гына сатып алган бер пот бәрәңгедән ике бәрәңге алып чыгып бирдем. Ашка яки башка ризык әзерләгәндә бәрәңгене миннән әрчетәләр, аның исәбен мин алып барам.

Безгә бишенче класска Әхмәт авылы кызлары-малайлары килеп кушылды. Менә шул хәер соранып йөргән малай безнең класска эләккән. Җиденче класска кадәр бергә укыдык. Ул үзе таныды микән, мин кузгатмадым. Якташым, райондашым Клара Раббаниеваның бер газетада чыккан мәкаләсе истә калган. «1927-1945нче елга кадәр туганнар «сугыш чоры баласы» категориясенә керә», дип язган иде ул. Менә миңа 83 яшь. Инде бик күп яшьтәшләрем бакыйлыкка күчте. Мәскәүнең үзендә сугыш ятимнәре турында закон чыккач, ай саен 1584 сум түләү, транспортта бушлай йөрү, санаторийларга бушлай бару, дәвалану, теш куйдыру каралган икән. Тик әллә никадәр миллиардларны кайларга гына, нәрсәләргә генә өләшсәләр-таратсалар да, безнең Татарстанда сугыш ятимнәренә берни дә юк. «Без булдырабыз» дип мактанудан узмыйлар. Шулай инде, ачның хәлен тук белми. Русиянең егермеләп төбәгендә ниндидер ташламалар һәм айлык түләүләр кертелгән. Ә бездә буш сүз сөйләүдән арынмыйлар.

10 еллык Сарман мәктәбендә укучылар меңәрләп иде. Бөтен мәктәбенә 5-6 ир укытучы. Сугыштан кайтмаганнар урынын хатын-кызлар алган. Физкультура укытучысы Йосыф абый сыңар куллы иде. Тагын бер бөкре ир бар. Аннан кала 2-3 ир-ат укытучыга шикләнеп карый идек. «Болар нишләп сугышта катнашмаган?»

Әле бит барлык авырлыклар өстенә күпме бурыч түлисе?! Заем, налог, «страхавай»... Заем дигәне телдә ихтыяри-мәҗбүри. Аны елга 3-4 тапкыр чыгарып тордылар. Башта авыл советына чакыртып, иң югары суммага кул куярга кыстыйлар. Инде кайтып чишенергә өлгермисең, өеңә яңадан «сполнитель» (йомышчы) килеп, кабат чакыра. Сельсоветта, колхоз идарәсендә эшләүчеләр үзләре язылды микән ул заемга?

Каяндыр укыган бер шигырь гел күңелдә йөрде. «Атадан яшь калган бала үкси ятып җирләргә. Минем кызым, капка шакып, хәер сорый, теләнә. Ачның хәлен туклар белми, үзәгем өзгәләнә».

10нчы класста укыганда мәктәп вечерыннан соң үземне бер малай озатып кайткан иде. 5 минут басып тордык. Мин икенче көнне, иптәш кызга мактанмакчы булып: «Кичә мине Илдус озатты», – дигән идем, «Кит инде, түбән классларда укыганда хәер сорашты ич ул. Теләнеп кайткач, киндер букчасындагы ипи, бәрәңгеләрен бушата да, шуңа 1-2 дәфтәр салып, мәктәпкә бара иде», – ди. Шуннан ул малайны якын китермәдем. Әле мәкаль әйтеп куйганымны да хәтерлим: «Хәерчегә ачык чырай бирсәң, ямаулык сорый». Үзебезнең яшәеш тә шул чама гына инде югыйсә. Тик капчык асып, өй борынча йөрмәдем. Хәзерге тормышка, яшәешкә сөенеп туя торган түгел. 83 тә тулмаган килеш, сәламәтлек какшап бара менә. Шул елларда бер классташ кызның миңа карата әйткән мәкале хәтердә: «Хәерче кылчыгы». Янәсе, үзенә күрә түгел, әллә кем булып сөйләнә.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии