Искегә тимә – исең китәр

Әйе шул, тарихның инде искереп бетә башлаган битләрен актара башлагач, ис китәрлек яңалыклар ачыла, күренә башлый икән. Соңгы вакытта, җәмәгать, безнең «өлкән братлар» бик юмартланып киттеләр бит әле, сизәсеңме? ТАССРның 100 еллыгына багышлап матур гына тапшырулар хәзерләгәннәр, «кирәкле» кешеләрдән интервьюлар алулар дисеңме – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды. Беренче канал дикторының дистәләгән урыслашып беткән татар фамилияләрен санап чыгуы үзе ни тора! Суворов, Кутузов, Нахимов, Карамзин, Чаадаев, Юсупов, Тургенев, Аксаков, Булгаков, Шереметов, Апраксин, Горчаков, Тимирязов һәм башка бик күпләрнең бабалары, аталары татар булганнар ләбаса! Диктор шушы фамилияләрне санап чыккач: «Куда же без татар?!» – дип өстәп тә куйды хәтта. Менә сиңа мә! Шушы көнгә хәтле урыс зыялыларының каймагы дип саналган бу затлар барысы да татар нәселеннән булып чыгалар бит. Әле бит монда саналмаганнар күпме!

«Бөек өлкән братлар» өлешенә кемнәр кала соң инде? Бер-ике генералны, адмиралны санамаганда, зур чиндагы хәрбиләр, банкирлар, зур корпорацияләрнең акционерлары, күренекле язучылар, галимнәр – татарлар, алманнар, яһүдләр, шведлар, поляклар. Шулай булгач, бу өлкәләрдә дә безнең «өлкән братларыбыз»га урын калмаган булып чыга бит.

Ләкин шунысы аңлашылып бетми: нәрсә өчен татарларны бик мактый башладылар соң? Монда берәр «этлек» яшеренеп ятмыймы икән? Безне мактап, салпы ягыбызга салам кыстырып, күкрәк киереп «Без булдырабыз!» дип йөрсеннәр дипме? «Әйдә, йөрсеннәр инде шунда һавада очып, ә без шул арада үзебезгә кирәк программаны үткәреп тә куярбыз». Һәм үткәреп тә куйдылар. РФ Конституциясенең төп гаранты булган президентның бер сүзе белән, РФ һәм ТР Конституцияләренә каршы килә торган гамәлләр кылынды. Прокуратура әле хәзергә кадәр мәктәпләрдә «качып калган» татар телле «контрлар»ны эзләп маташа бит. Менә шуңа күрә дә үзәк телеканалларда алып барыла торган сәясәт мине шикләндерә. Монда икенең берсе. Алар безне мактап, юмалап, сизгерлегебезне, уяулыгыбызны, үз-үзеңне саклау инстинктыбызны югалтып, сарык көтүенә әйләнгәнебезне көтәләр – яки безнең шундый белемле, зыялы татарларыбызның сатлыкҗанга әйләнеп китүләрен, милләтен, динен, дәүләтен сатып, исемнәрен, фамилияләрен алыштырып «яңа урыслар»га әйләнүләрен безгә шушы юл белән күрсәтергә уйлыйлардыр. «Менә карагыз, сез, татарлар – сатлыкҗаннар!»

Дөресен генә әйткәндә, чын урыслар моны эшләмәячәкләр. Ә менә алар исеменнән сөйләп, аларны сез «бөек» халык дип үсендереп, үзләренең кара эшләрен башкаручы шовинистлар җитәрлек бездә. Бер большевик яһүдидән сораганнар бит: «Менә сез властьны үз кулыгызга алдыгыз да бит, ничек идарә итәрсез икән? Урыслар каршы килмәсме соң?» «Без аларга күп итеп аракы заводлары төзеп бирербез, кулларына кувалда, чүкеч, чалгы, урак тоттырырбыз, шулай итеп, эш урыннары булдырырбыз. Түшләренә медальләр тагарбыз, почет грамоталары язып бирербез. Футбол уйнар өчен үзләренә майка-трусиклар, туплар тегәрләр. Ялларын аракы эчеп, футбол тубы куалап үткәрерләр. Һәм без аларны даими рәвештә: «Сез бөек халык», – дип мактап, үсендереп торырбыз. Аларның власть турында уйларга вакытлары калмаячак», – дип җавап биргән. Ә бит дөресе дә шулай. Патша Русиясендә бер генә чиста урыс канлы патша гаиләсе идарә итмәгән. Революциядән соң большевиклар хөкүмәтендә һәм аннан соң да чиста урыс кешесе идарәдә булмаган.

Революция җилләре исә башлагач, Николай II дә алтыннарын, байлыгының күп өлешен яшерен рәвештә Англиягә күчерә башлый. Чөнки ул чактагы Англия патшасы Георг V урыс патшасына туган тиешле кеше, аларның әниләре бертуганнар булалар. Нәтиҗәдә, барлык байлыкны кабул итеп алалар, ә менә патшаның үзен һәм гаиләсен Англиягә кертмиләр. 1918нче елны Николай II гаиләсе белән атып үтерелә. Ләкин бу җинаять хәзерге «демократлар» сөйләгәнчә Ленин бабай карары буенча түгел, ә яһүди милләтеннән булган ВЦИК рәисе Яков Свердлов тарафыннан имзаланган булган.

Санап үтелгән урыслашкан татарларның татар милләте өчен нәрсә дә булса эшләгәне булдымы икән? Минем бер җирдә дә укыганым юк. Һәрхәлдә без яшь вакытта да, аннан соң да бу темага бер укытучының да сөйләгәне булмады. Феликс Юсупов инде тарихка кеше үтерүче булып кереп калган, Англия разведкасына эшләгән, Николай II гаиләсенә йогынтысы бик көчле булган, Себер карты Григорий Распутинны үтерүдә катнашкан. Нәрсә, без аның белән горурланырга тиешмени?! Рудольф Нуриев, мәсәлән, Татарстан өчен, татарлар өчен нәрсә дә булса эшләдеме? Үзе мәрхүм булгач, миллионлаган долларлык байлыгын, мөлкәтен, аукционга куеп сатып бетерделәр. Ә Софья Гобәйдуллина татарлар өчен берәр көй яздымы икән? Татарча сөйләшмәгән, Германиядә яшәп ятучы ханым белән без бик «горурланабыз». Күптән түгел орденга да лаек булган икән. «Голос» тапшыруында катнашып беренче урынны яулаган Динә Гариповага атказанган исемнәре, фатирлар биреп маташтык. Ә аның Татарстанда күренгәне дә юк. Менә без шулай һәр ялтыраган әйберне алтын дип кабул итәбез инде. Алай түгел икәнен күреп, белеп торсак та дәшмибез. Чөнки без «толерант» халык. Безнең җитәкчеләребез шулай мактанырга яраталар бит. Ник ул толерантлык безнең өчен генә соң? Нигә ул башкаларга кагылмый? Ә менә шул ук вакытта исемеңне, фамилияңне үзгәртмичә югары үрмәләп кара әле. Бигрәк тә хәрбиләр арасында. Иң күбе генерал-майорны аласың. Әтисе башкорт, әнисе татар булган бик яхшы танышым, исем-фамилияләрен үзгәртеп, Насиров Роман Михайлович булды да куйды. Старовер марҗа кызына өйләнеп җибәрде. Үзенең каратэ мәктәбен ачты, һәм шулай карьера баскычларыннан күтәрелеп, генерал-лейтенант ФСБ дәрәҗәсенә иреште. Хәзер аңа 69 яшь, кайдадыр чит илдә яшәп ята. Туганнары белән аралашмый, илгә кайтмый. Андыйлар бик күп бит, кызганычка каршы. Хәзерге заманда җитәкче урыннарда эшләп килүче икейөзле «перевертыш»лар да җитәрлек бездә. СССР чорында түләүсез белем алып, мөмкин булган барлык чыганаклардан файдаланып, академик, профессор, генерал дәрәҗәләре алып «ата коммунистлар» булып йөргән бәндәләр илне ни эшләттеләр?! Обком секретарьлары, КГБ полковниклары, генераллары үзләренең «сарык» тиреләрен салып, төлке тиреләренә ябындылар. Кыйблалары 180 градуска үзгәреп, «демократ»ларга әйләнделәр дә куйдылар. Шуннан нәтиҗә чыгарып була инде: мондый хәлләр кешелек тарихында элек тә булган, хәзер дә булып тора һәм тагын да булачак. Бигрәк тә исем-фамилияләрне үзгәртеп, «урыслашып» китүче кавем яһүдиләр булырлар. Йә Раббем! Шундый түбәнлектән, ябырылып килүче афәттән коткар безне. Балаларыбызга, оныкларыбызга кешелек, дөньяви һәм шәригать кануннары белән яши торган илдә туарга, үсәргә һәм тормыш итәргә насыйп ит!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии