Хөкүмәткә нәрсәгә рәхмәт?

Хөкүмәткә нәрсәгә рәхмәт?

Узган атнаның чәршәмбесендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ГУЛАГ корбаннарының балаларын утравына сәяхәткә алып барды. Максат – корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу, нахакка рәнҗетелеп гомере кыелганнарны бер минут тынлык белән искә алу иде. Бирегә килүчеләр, шул чорда гаип булганнарның нинди шартларда яшәвен, тоткыннарның яланаяк йөргән ташлы мәйданчыгын күрде, Сталинның ил күләмендә күпме ГУЛАГ төрмәләре төзүен һәм шул төрмәләрнең урнашу тәртибе сурәтләнгән, кайчандыр дәүләт сере булган документ белән танышты.

– Әгәр дәүләткә ниндидер объект төзисе булган икән, ул ГУЛАГ төрмәләренә үз заказын җибәрә. Әйтик, аларга бер ай эчендә 1000 кеше кирәк, ди. Менә шул заказны үтәү өчен, гаеплеме кеше, әллә юкмы, аны төрмәгә утыртып, соңрак мәҗбүри эшләргә җибәрә торган булганнар, – дип сөйли экскурсовод Лариса Касыймова.

Зөянең ГУЛАГ төрмәсендә, бүген дә сакланып калган бинаның эчендә үзенә күрә музей да ясап куйганнар. Шунда берничә кешенең нинди маддә буенча хөкем ителүе язылган, аларның фоторәсемнәре урнаштырылган. Хәер, аларның барысын да шул бер үк маддә буенча хөкем иткәннәр инде. 58нче маддә бик күп пунктлардан торган һәм хөкем ителүче шул пунктларның берсенә сыешырга тиеш булган.

Изображение удалено.

Хәсән Туфанның Югары суд хәрби коллегиясенә язган хаты да шушы диварында эленеп тора. Аны да бит башта атарга хөкем итеп, аннары җәзаны 10 еллык төрмәгә алыштырганнар…

Музейдагы документларны өйрәнә башласаң, чәчләрең үрә тора. Әйтик, 1941нче елның декабрендә төрмәләр 270%ка тулы булган. Шул елны СССР төрмәләрендә 315568 тоткын утырган дип санала. Ә менә 1938нче елда СССР төрмәләрендә 887635 тоткын исәпләнгән.

– Хәзер кемне генә очратсаң да, аның гел зарлануына тап буласың, – дип сөйли экскурсовод ханым. – Бу безнең геннарда шул репрессия вакытыннан сеңеп калган әйбер. Элек һәркем курку белән яшәгән. Әгәр елмаеп йөрсәң, синең тормышыңда бар да яхшы дип уйлап, көнләшүчеләр донос язарга мөмкин. Ә донос булса, анда инде син автомат рәвештә гаепле буласың. Шуңа күрә, һәркем булдыра алганча кайгылы йөрергә тырышкан, гел зарланган, елаган… Хәер, әллә ни көнләшерлек җирлек булмаучылар да нахакка гаепләнә алган. Әйтик, коммуналкадагы күршең өстеннән донос язсаң һәм аны утыртып куйсалар, аның 6 квадрат метрлы бүлмәсе сиңа кала дигән сүз. Әнә шуңа кызыгып та нахакны күп язганнар. Хәзер дә әнә шул зарланып яшәү буыннан буынга күчеп, безнең геннарда яши. Шуңа күрә әле дә ничек кенә яхшы яшәмәсәк тә, яшьләр гел зарлану ягын карый. Аларның геннарында безнең ата-бабалардан калган курку гены бар… – ди экскурсовод. Күпләр аның белән килешеп, баш кага.

Автобуста урыным бер әби белән бергә туры килде. Ул Зөягә барганда да, кайтканда да, юл буе миңа үзенең тормыш юлын сөйләп кайтты. Әтисенең ничек итеп хөкем ителүен, аннары шунда гына өйләнеп калуын, әнисенең дә кайдадыр башка җирдә хөкем срогы үтүен әрнеп сөйләде ул. Күпме гаиләләр таркалган, күпме балалар ятимлектә үскән.

– Мин хәзер халык дошманы кызы түгел инде, – диеп, үзен аклаулары өчен ул хөкүмәткә рәхмәтле булуын да әйтеп куйды.

– Нинди рәхмәт? Сез бит шул хөкүмәт аркасында ятим калып, карт әби тәрбиясендә үскәнсез, тормышта да халык дошманы кызы булуыгыз аркасында күпме тилмергәнсездер…

– Юк, ул «исем» миңа тормышта комачауламады. Әйе, бер тапкыр гына үземнең халык дошманы кызы булуымны сиздем. Университетта укыганда, профсоюзга рәис сайлаганда, күпчелек минем өчен тавыш бирде. Шунда кемдер торып басып: «Аны сайларга ярамый, ул халык дошманы кызы», – диде һәм мине сайламадылар. Язмыш шундый булган инде, хөкүмәтне гаепләп тә булмый. Аннары мин офицерга кияүгә чыктым, бик бәхетле яшәдем. Ул вафат. Аның каравы, улларым бик акыллы булды, оныкларым да бик яхшылар. Кадер-тәрбия күреп яшим.

– Әгәр оныкларыгыз булмаса, хөкүмәт сезне тәрбияләр идеме? Пенсиягез яшәрегезгә җитәме соң ичмасам?

– 10 мең сум чамасы пенсия алам, миңа яшәргә җитә инде, балаларым гел булышып тора бит.

Автобуста Социаль яклау министрлыгыннан да хезмәткәрләр бар иде. Алар кире Казанга кайткач та ветераннарны ашханәгә алып кереп ашатачакларын хәбәр иттеләр, таралмаска куштылар. Пенсионерлар шуңа да куанып, хөкүмәткә рәхмәт укый-укый ашханәгә агылды.

Күрәсең, минем ата-бабам шулкадәр күп зарланган ки, бу каныма сеңеп калган һәм минем хәтта пенсионерларның рәхмәтеннән соң да зарланасым килә. Ни өчен хөкүмәткә рәхмәт укыйсыз соң сез, пенсионерлар? Шул хөкүмәт аркасында кичергән бәла-казалардан соң да сез шушы 10 мең сумга гына лаекмы? Казанда уртача хезмәт хакы 26 мең сумнан артып киткән көндә, сезнең пенсиягезгә квартплата түләп, ашарга алып, киенеп буламы соң? Башка илләрдәге пенсионерларның чит илләр буйлап сәяхәт итүен, картлыгын ни дәрәҗәдә лаеклы каршылавын карагыз да… әйе, Зөягә илтеп, ата-бабаларыгызны аткан урында сезне дә кырып бетермәгән өчен рәхмәт әйтегез шул.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  Хөкүмәткә нәрсәгә рәхмәт?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии