Картлык һәрчак шатлыкмы?

Картлык һәрчак шатлыкмы?

Казанда яшәүче Юлия Хәкимованы изге күңелле, ярдәмчел волонтер буларак беләләр. Аның тормышы аз керемле гаиләләргә, урамда калган карт-карчыкларга һәм картлар йортына ярдәм итүгә багышланган. Шундый мул, җитеш тормышта яшәсәк тә, арабызда һаман ашарына алырга да акчасы булмаганнар, коточкыч шартларда яшәгәннәр җитәрлек. Әнә шундыйларга битараф калмыйча, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә бу ханым.Октябрьдә уза торган өлкәннәр көне уңаеннан, аның мохтаҗ карт-карчыкларга эшләгән игелекләре турында язарга уйладык. Бу язма бәлки янәшәбездәге ярдәмгә ихтыяҗы булган әби-бабайларга игътибарны тагын да арттырыр.

«БИШ ЙӨЗ СУМГА АЙ БУЕ ЯШИЛӘР»

2016нчы елның ноябре. Юлия Хәкимова урамда калган карт турында ишетеп ала. Бабай бомжлар яши торган приютта көн күрә, дигәннәр. Аның ишетмәвен, бик начар күрүен, аяк табаннарының һәм кулларындагы берничә бармагының ампутацияләнгәнлеген дә хәбәр иткәннәр.

– Бу мәгълүмат социаль челтәрләрнең берсендә чыккан иде. Совет армиясе офицеры сукбайлар өчен каралган приютта яшәп ята, кайвакыт урамда куна, дип язганнар. Аның белән очрашкач, бу бабайны урамда калудан ничек тә булса коткарырга кирәген аңладым. Ә ничек итеп? Монысы катлаулы эш иде. Башта аңа фатир ялларга һәм документларын торгызырга уйладым. Аралашкач, фатир яллап булмаячагын аңладым, чөнки ул начар күрә, мөстәкыйль хәрәкәт итә алмый иде. Приюттан авыр хисләр белән кайттым. Әлеге карт турында балаларга сөйләдем. Алар беренче җөмләләремнән үк бабайны үзебезгә алырга теләвемне аңладылар, – дип сөйли волонтер.

Юлиянең өч бүлмәле фатирында үз әнисе һәм дүрт баласы да яшәүгә дә карамастан, урамда калган карт өчен урын табылган. Элеккеге офицер Владимир Алексеевичка бу гаиләдә хәзер «бабай» дип дәшәләр. Ул әлеге гаиләнең бер әгъзасы, инде мөстәкыйль йөрергә дә өйрәнгән. Юлия ярдәме белән аның күзләренә операция ясалган, хәзер бераз күрә. Шулай ук, хәзерге вакытта әлеге ханым сугыш ветераны булган бер әбине дә үзләренә алып, тәрбияләп яши.

…Менә тагын бер вакыйга: узган елның җәендә туганнары бер сукыр карчыкны тәрәзәсез, канализациясез, сусыз һәм утсыз кечкенә генә бүлмәгә күчендергән. Дөресрәге, куып чыгарганнар. 67 яшьлек Зөлфия Гайнуллина яңгыр сулары эчеп, мәрхәмәтле кешеләр китергән ризыкны ашап көн күргән. Могҗиза белән генә кышны чыккан һәм гомеренең ахыргы көннәре тизрәк җитүен көтеп яши башлаган. Бу инвалид әби турында белүгә, битараф булмаучыларны берләштереп, ул яшәгән бүлмәгә ремонт ясата Юлия ханым. Җирле клиникада операция ясап, пенсионерның бер күзенә күрү сәләтен кайтаралар. Хәзерге вакытта аның тормышына куркыныч янамый: ул үзен-үзе йөртә ала, бөтен уңайлыклары тудырылган бүлмәсендә яши.

Мондый очракларны, мондый язмышларны көн саен күреп тора Юлия Хәкимова. Ярдәм сораучылар кимеми, киресенчә – арта гына. 11 ел буе волонтер эшчәнлеге алып бару дәвамында меңләгән гаиләгә ярдәм иткән, меңләгән карт һәм карчыкка булышкан ул.

– Безнең карамакта калган әбиләр арасында аена 5400 сумнан 9 мең сумга кадәр булган акчасына ай буе яшәүчеләр күп. Әле бу акчаларның күп өлеше даруларга, төрле түләүләргә китә һәм нәтиҗәдә, ай буена кулына 500 сум гына калганнар да бар. Ни ашап, ничек яшәргә тиешләр бу кешеләр? Күбесенә, кибетләр срогы чыккан товарларын ташлый торган чүп контейнерларына барып, шундагы ризыкны җыеп кайтырга туры килгән. Хәзерге вакытта без ай саен продуктлар белән ярдәм итеп тора торган кырыктан артык карчык бар. Һәм аларның саны артуын дәвам итә. Хәтта сөт сатып ала алмаучылар бар. Андыйлар хакында йә күршеләре шалтыратып хәбәр итә, йә кемнәрдер аша үзләре безнең телефонны табалар. Безнең заманда кеше ач утырырга яки ашарга бер нәрсәсе дә булмаганга, җинаять кылырга мәҗбүр булырга тиеш түгел! Һәр иртә пакетларга тиз бозылмый торган ризыклар: ярмалар, токмач, май, печенье-кәнфитләр, чәй һәм башкаларны тутырып, әзерләп куябыз. Чөнки аларга көн дәвамында ия табылачагын беләбез. Һәр көнне ялгызы балаларын тәрбияләүче әниләр яки пенсионерлар бездән ярдәм сорый. Аларның һәркайсының язмышы авыр, катлаулы. Кемгәдер дарулар кирәк, кемнеңдер ашарга алырга акчасы юк. Шалтыраткач, барысына да бер үк сорауны бирәм: «Ашарыгызга бөтенләй калмадымыни?» – дим. Һәм аларның оялып кына «Токмач калды. Бүген пешердек. Тик аның белән кыздырырга май да, суган да юк», – дигәннәрен тыңлыйм. Яки: «Әле ярмам бар. Ботканы суда пешерәм, сөт ала алмыйм», – дигәннәрен ишетәм. Без андыйларга һәрвакыт ризыклар тутырылган пакет илтәбез. Ә берничә сәгатьтән, алар кире шалтыратып, сөенә-сөенә: «Сез килеп киткәч, бүген аш пешердек, итле «второй» ашадык», – диюләрен ишетеп, йөрәгем кысыла. Шунысы да бар, безнең карамактагы гаиләләрнең күбесе йә песи, йә эт асрый. «Нигә кирәк сезгә песи, үзегезгә дә авыр бит», – дип сорагач, һәрвакыт диярлек бер җавап ишетәм. «Без бит аны урамнан таптык. Салкында туңуның һәм ашыйсы килүнең ни икәнен үзебез яхшы беләбез», – диләр. Мәрхәмәтлелек керемең күп булу-булмауга карамый икән, – ди волонтер.

КАРТЛАР ЙОРТЫНДА КЕМНӘР БАР?

– Моннан берничә ел элек без беренче мәртәбә картлар йортына барырга булдык. Шәһәрдән иң ерак урнашканын сайладык. Чөнки ул никадәр ераграк – анда волонтерлар да шулкадәр азрак килә дигән сүз. Теләгән барлык кешеләрне бу чарага чакырып, интернетта пост яздык. Берничә кеше, берничә машина, күп бүләкләр җыелды. Бу бик күңелле сәфәр иде. Әлеге картлар йортында яшәүче әби-бабайлар янына моңа кадәр берәүнең дә килгәне булмаган. Шуңа күрә алар сандыкларыннан милли киемнәрен чыгарып, төрле әйберләр бәйләп, бәйли алмаганнары бүләк итү өчен тастымаллар хәзерләп, безне көтеп торганнар. Аларның барысының да безгә ошарга тырышуын күреп йөрәгем әрнеде. Әйтерсең ятимнәр йортындагы балалар иде алар: менә, араларыннан кемне дә булса сайлап, үзләре белән алып китәрләр дип өметләнделәр шикелле. Вакыт тиз уза. Безнең китәр вакыт җитте. Әбиләр тезелешеп басып торалар. Кыюрак булганнары «Килүегез өчен рәхмәт, безгә шундый матур бәйрәм ясадыгыз, сез башка килмәссез инде, бүтән мондый шатлык булмас инде», – ди. «Сез нәрсә инде, безгә дә бик рәхәт булды! Һәр ай саен килергә тырышырбыз», – дип җавап бирде арабыздагы берничә кеше. Инде кайтып китәргә дип, машиналарга чыгып утыра башлагач, мине кечкенәрәк кенә бер карчык куып тотты. Читкәрәк алып китте дә: «Ә ярыймы кызым, мин сиңа шалтыратып торачакмын? Минем беркемем дә юк. Телефоным да бар, ә шалтыратыр кешем юк», – ди. Кесәсеннән арзанлы гына кечкенә телефонын чыгарып күрсәтте. Икенче кесәсеннән дәфтәр бите чыгарды да, күзләремә карап тора. «Әлбәттә, ярый!» – дим. Һәм калтыранган кулларым белән телефон номерымны ул сузган кәгазьгә язам. Шул мизгелдән башлап безнең аралашу башланды, һәм аларны ялгыз калдырырга хакыбыз булмавын аңладым. Кире кайтканда «Бу карчыкларны ярдәмебездән калдырырга ярамый, аларга бит аптека да ерак, дарулар булса да китерергә кирәк, әйдәгез ай саен барыйк яннарына», – дип сөйләшүчеләр булды. Бер кыз гына юл буе бер сүз дә эндәшми кайтты. Ул да, минем кебек үк, күңелсезләнгән иде. Мин эчемнән уйлап бардым: «Килербез дип вәгъдә бирдек тә, үти алырбызмы икән соң? Бу бит билгеле бер финанс чыгымнары да, вакыт та сорый…». Шәһәргә кайтып җиткәч, үзара саубуллашканда икенче юлы барганда безгә дә хәбәр итегез, дип, китүчеләр күп иде. Бары тик юл буе эндәшми утырган кыз гына яныма килеп: «Мин башка сезнең белән бара алмам. Бу рухи яктан бик авыр очрашу булды», – диде. Мин аны аңладым.

Телефон номерымны калдырган карчык исә миңа даими рәвештә шалтыратып тора башлады. Үзенең элеккеге тормышы, картлар йортында ничек яшәве турында сөйләде. Картлар йортындагы иптәш карчыкларын да телефонга чакырып, миңа нәрсә дә булса әйттерә иде. Мин аңладым – бу әбиләрнең бездән дә якын башка беркеме дә юк. Һәм без алар янына әйләнеп кайтырга тиеш… Беренче мәртәбә очрашуга баручыларның күбесе кабат элемтәгә чыкмады. Мин дә ай саен бара алмадым, тик өч айга бер мәртәбә мондый очрашуларны оештырып килдем. Быел яз көне коронавирус пандемиясе башланганчы шулай булды. Тик карчыкларның сәламәтлеген кайгыртып, изоляция чорында барып йөрмәдек. Кабат 14нче сентябрьдә генә бара алдык. Кемдер безне көтеп тормаган – вафат булган… Бу юлы барганда ишек төбендә миңа таныш булмаган йөзле бер әби тора иде. Исәнләшеп, безне көтеп торучы өлкәннәребез янына кердек. Әби-бабайлар барысы да маска кигәннәр. Араларында таныш түгел йөзләр күбәйгән. Ә таный торганнары сирәгәйгән. Яшьләре бара шул… «Ә безгә бүген яңа кеше китерделәр», – диләр. Мин сүзнең ишек төбендә басып торган ят карчык турында баруын аңладым. «Бүген иртән генә улы китерде. Белешмәләр дә җыймаган, хәзер мондагы хезмәткәрләр рәсмиләштерәчәк аны», – диләр. Исемә бер шигырь төште. Анда сүз улының әнисен картлар йортына китерүе, ләкин юлда кайтып барганда, үкенеп, аны кире алып китүе турында иде. Кызганыч, тик мондый бәхетле финал шигырьдә генә була ала. Ә тормышта…

Казаннан ук алып килгән бүләкләребезне, безне зарыгып көтеп торган шушы картлар йортындагы өлкәннәребезгә тапшырдым. Бүләкләрне алгач та, бабайлар үз бүлмәләренә таралышты, ә әбиләр һәрберсе үзенең бүлмәсенә кунакка чакыра башлады. Баш тартуы мөмкин түгел, шуңа һәрберсендә булып чыгарга җитештем. Евдокия исемле карчык сөйләп бара: «Сез килгәнне көтеп тора алмады, минем иптәш хатын үлде инде. Яман шеш иде анда. Ай буе авырып ятты, гел сезне искә алды. «Килмиләрме әле?» – дип сораштырып торды. Тәки көтеп җиткерә алмады», – ди. Аннан тагын сөйли: «Минем күрше карчык та ай буе чирләп яткан иде, сезнең киләсене ишеткәч, терелеп аякка басты. Нәрсә генә эшләмәделәр аны терелтү өчен – табиблар да килде, кашыктан да ашатып карадылар. Ә сез киләсене белүгә, терелде, кара әле син!» – ди. Күңелем тулды. Үз бүлмәсенә алып кергәч, Евдокия әби миңа төенчекләреннән әйберләр чыгара башлады: «Синең киләсене ишетеп, кибеттән иң яхшы казылык белән перәнникләр алып куйдым, кызым. Бу сиңа күчтәнәч», – ди. Тавышым калтыранды. Евдокия әбинең бүлмәсеннән чыгуга, коридорда үзләренең күчтәнәчләре белән башка карчыклар да тезелеп тора иде… Безнең волонтерлар эшендә төп кагыйдә – кешене ышандыргансың икән, үтәргә кирәк. Мин һәрвакыт бу кагыйдәгә тугры калып эш итәм. Тиешле сумманы җыя алмаган очракта кредит алганым да булды. Ләкин әйткән сүземне гел тотарга тырыштым. Менә шундый сәяхәт булды картлар йортына… Тормышны аз гына булса да мәрхәмәтлерәк итү өчен бер адым ясалды… – ди Юлия Хәкимова

ЯРДӘМНӘР ДӘВАМ ИТӘ

Юлия ханымның соңгы көннәрдә җиң сызганып тотынган тагын бер эше турында язмый кала алмыйм. Атна-ун көн элек ул бик начар шартларда яшәүче карт турында ишеткән. Аракы эчкәне яки ялкау булганы өчен түгел, 7 мең сум гына пенсия алганы өчен шул көнгә калган бабай кеше. Ничек тә җан асрарга тырышып, ул алама әйберләр җыйган, аларны азмы-күпме тәртипкә китереп, «фәкыйрьләр базарында» сатып яшәгән. Ул акчага мунчага бара һәм ашарга ала торган булган.

– Аның без очрашканда иң зур хыялы – юыну иде. Сәламәтлеге какшаган, җыйган әйберләрен инде сата алмый башлаган. Тик ияләшкән гадәте буенча өенә чүп-чар ташуын дәвам иткән, – ди волонтер.

Хәзерге вакытта картның торак шартларын яхшырту өстендә эшлиләр. Тулай торактагы бер бүлмәдә яши карт. Элек бабай яхшы фатирда торган, тик аның бер якын кешесе ул фатирны сатып, үзе диңгез буенда яшәргә күченгән, ә картны шушы юыну урыны да булмаган тулай торак бүлмәсенә күчендергән. Пенсиясен карт элек яшәгән районына барып ала. Транспортка акчасы юк, шуңа күрә дүрт сәгать җәяү барырга вакытын сарыф итә икән.

Шунысы кызганыч, бу йөрәк әрнеткеч һәм коточкыч хәлләрнең нибары берсе генә әле… Диңгездәге бер тамчы… Өлкәннәребезгә карата ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булсак иде…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии