Таныш булмаган авылдашларым

Күпләрнең хәтерендәдер, телевидение «Монстр» дигән документаль фильм күрсәткән иде, Аның «Сталин һәм сугыш» исемле сериясе аеруча тетрәндергеч.

Немец танкларына каршы винтовка белән генә коралланган безнең солдатлар. Репрессияләр нәтиҗәсендә командирларсыз калган дивизияләр, полклар. Надан җитәкчелек аркасында чолганышка эләккән армияләр һәм корпуслар. Безнең бахыр сугышчылар – алда немец танклары, артта заградительный отрядлар. Алда да үлем, артта да үлем. Төркем-төркем әсирләр… Меңнәр, миллионнар.

Шушы кадрларны караганда, мин үземнең авылдашларымны уйлап утырдым. Безнең Миякә районы Менәвезтамак авылының нәкъ уртасында гади генә һәйкәл бар. Анда һәлак булган 242 кешенең исеме язылган. Бу бит бер авылдан гына шул тикле! Сез кайларда гына башыгызны салдыгыз икән, соңгы сулышыгызны алганда кемне каргадыгыз икән? Гитлерныдыр, мөгаен. Әйе, ул безнең илгә, безнең халыкка коточкыч афәт алып килде. Әмма «бөек юлбашчының» да гаебе аныкыннан бик үк ким түгелдер. Тик безнең ул вакыттагы коммунистик демагогия белән агуланган аңыбыз чын хакыйкатьне кабул итми иде шул. Без тик бүгенге ераклыктан гына шулкадәр корбаннарның кемнең гаебе аркасында булганлыгын аңлыйбыз.

Мин экрандагы шул фаҗигале вакыйгаларга карыйм һәм үземнең һәлак булган авылдашларымны күз алдына китерергә тырышам. Безнең урамнан, күрше-тирәдән генә ничаклы кеше кире әйләнеп кайтмаган. Җәләев Шәяхмәт, Шәрифуллин Миргали, Нәбиуллин Нигъмәтулла, Нәбиуллин Заһидулла, Каһиров Сабир, Басыйров Хәйбрахман, Хәлиуллин Зәйнулла, Фазуллин Йосыф, Фазуллин Насыйбулла, Гыймалетдинов Тимербай, Идрисов Габделхәй, Фазуллин Зәйнулла… Минем үземнең якын кардәшләрем – әти һәм әниемнең туганнары – Хәйруллин Сәетгали, Әхмәтҗанов Сәлимҗан, Әхмәтҗанов Фазылҗан, Шиһапов Шакирҗан, Гыйззәтуллин Фәйзрахман… Мин сезнең йөзегезне хәтерли алмыйм – сугыш чыкканда әле бик бәләкәй булганмын. Мөгаен, сезне фронтка озаткан чакта безгә дә кергәнсездер, бәлки; минем дә башымнан сыйпап киткәнсездер. (Безнең авылда ерак сәфәр чыкканда шулай сабыйларның башыннан сыйпый торган гадәт бар иде).

Әмма мин сезнең турыда сабый чактан ук күп ишеттем, ләкин берегез хакында да бер генә дә начар сүз әйтелгәнен хәтерләмим. Шакирҗан абый авылыбызда тәүге агроном булган – ерак якларда шушы һөнәргә укып кайткан. Сәетгали абый Мәскәү тиклем Мәскәүгә барып зур гына вазифалы эш башкарган. Аның турында, безгә иң тәүге фабричный уенчыкларны ул алып кайтты, ди торганнар иде. Фәйзрахман абый бригадир булып эшләгән. Безгә урам аша йорттагы Нигъмәтулла абый хакында, бик тә балалар ярата иде, базар көнне аларга вак акча тарата иде, дип сөйләгәннәре хәтердә.

Әйе, мин кыяфәтегезне хәтерләмим, һәлак булган авылдашларым. Әмма мин сезнең нинди кешеләр булуыгызны төсмерли алам. Сез чын җир уллары булгансыз, борынгы бабаларыгызның тамырларын ныгытып яшәгәнсез, аларның гореф- гадәтләрен, динен, иманын саклагансыз. Сезнең һәрберегездә безнең халыкка хас булган сабырлык, тугрылык сыйфатлары өстенлек иткән. Сез империалистик һәм гражданнар сугышларының кансызлыгын, егерме беренче елгы ачлык афәтен кичергән булгансыз. Сезне утызынчы елны көчләп колхозга керткәндә, тир түгеп тапкан малларыгызны тартып алып, гомум милек иткәндә, нинди кайгыларны башыгыздан үткәргәнне, күзләрегездән мөлдерәп яшь акканны Алла үзе генә белә торгандыр, һәм менә тагын афәт.

Бу юлы туган җирегездән мәңгегә киткәнегезне күңелегез сизде микән? Мөгаен, сизенгәндер. Сез бала чактан уйнап үскән елга буйлары, ярларындагы бөдрә талларны, яфракларын суга ук сузып утырган дәү-дәү өянкеләрне, үзегез печән чапкан Дим болыннарын, хуш исле чәчәкләр үскән Чуршәм һәм Озын төбәк тугайларын күзләрегез яшьләнгәнче озак карап баргансыздыр. Инде бүтән Корбан бүләге урманында утын кисә алмам, бәләкәй чишмәнең көмештәй саф суын эчмәм, Дүрт кое янында ял итеп утыра алмам, дигән уйлар килде микән башыгызга? Бәлки, мондый шомлы уйларны уйламагансыздыр да, чөнки сезне безнең ил иң куәтле, аның Кызыл Армиясен җиңәр көч юк, дип тәрбияләгәннәр бит. Җитмәсә бөтен нәрсәне алдан күрә белүче, җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы «бөек юлбашчы», «халыклар атасы» бар. Тик алай булып чыкмады шул. Сез яман идеалларның корбаны булып мәңгегә йокыга талдыгыз.

Тыныч йоклагыз. Сезнең 20-30 яшьтә тол калган хатыннарыгыз сезгә тугрылык саклап картайдылар. Белсәгез иде алар күргән михнәтләрне… Ач-ялангачлык шартларында да алар берсеннән-берсе бәләкәй балаларыгызны ятим итмәделәр, детдомнарга бирмәделәр, үлән һәм кәлҗәмә ашатып булса да ата йортында үстерделәр. Хатыннарыгыз сезне гомер буйларына көтте, кайтыр дип өмет иттеләр…

Сез туган җирегездән аерылганнан соң ничәмә дистә еллар үтте. Сезнең эзләр калган басу, урман-тугайларда инде икенче-өченче буыннар эш башкара.

Кеше олыгайган саен балачагын, туган җирен ешрак хәтерли, диләр. Хактыр. Миндә шулай сагышлырак булып киттем әле. Сабый чак сугыш вакытына туры килгән, балачак кара яудан соңгы авыр заманда үтте. Нужасы, ямьсезлекләре күбрәк иде инде. Шулай да яхшы яклары гына искә төшүчән. Шул хатирәләрнең аерылгысыз өлеше – сез, һәлак булган авылдашларым.

Мин тагын моннан илле ел элек туган җәйге иртәне күз алдына китерәм. Стансага илтүче озын арбаларга пар атлар җигелгән, сез шул арбаларга аякларыгызны салындырып утыргансыз да яңа гына елап калган балаларыгыз һәм хатыннарыгыз турында сыкрап, сагыш тулы йөзегез белән туган авылыгызга каерыла-каерыла карап, юл буендагы тугай һәм әрәмәләрне күзләп барасыз. И ул минутлар… Ә алда тузанлы юл. Мәңгелек юл…

Хаҗи Әхмәтҗанов,

Башкортстан республикасы, Бәләбәй шәһәре

Комментарии