Брест каһарманы – татар улы

Брест каһарманы – татар улы

Без мәктәптә Брест крепостен саклап, ялгызы гына калгач та көрәшеп, аңын җуйган килеш әсирлеккә эләккән майор Гавриловның батырлыгы турында тарих дәресендә үткән идек. Әмма аның татар егете икәнен дә, концлагерьлардан соң үзебездә күпме кимсетелү-сынаулар кичерүен дә белмәдек. Шәхсән үзем, 2000нче елларда гына аның язмышы турында дөреслекне Чаллы журналисты Рәис Зарипов язмасыннан белә алдым.

Каһарман милләттәшебез – Әлбәдән авылы егете Петр Гавриловның тууына 30нчы июньдә 120 ел була икән. Шушы уңайдан, мин Р.Зариповка П.Гаврилов белән «Безнең гәҗит» укучыларын да таныштырырга тәкъдим иттем. Җанисәп алдыннан икеләнүче милләттәшләребезгә тагын бер утырып уйланырга сәбәп тә булыр.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Халкыбызның каһарман улы Петр Михайлович Гавриловның язмышы гаять гыйбрәтле. Сугышның дәһшәтле беренче аенда Брест крепостен саклауны оста итеп, белеп оештырган полк командирының шәхси батырлыгы хәтта гитлерчыларны да таң калдыра.

Чаллы каласында әлеге Геройны якыннан белгән якташым Хәниф Әгълам улы Әхкәмов яши. Хәниф дусның легендар милләттәшебез хакындагы истәлекләре шактый ук гыйбрәтле һәм алар Петр Михайловичның тормыш юлындагы кайбер сәхифәләрне ачыкларга ярдәм итми калмас. Яшь аермасына карамастан, милләт улларының очрашуын һәм дуслашып китүен Хәнифнең нәсел тамырларыннан эзләү дөрес булыр. Чөнки ул Башкортстаннан, халкыбызның каһарман улы Батырша туып-үскән Балтач якларыннан.

Омскидагы югары хәрби авиация училищесына укырга кергәч, Хәниф училище диварларына эленгән Советлар Союзы Геройлары сурәтләрен сәгатьләр буе карый, җентекләп татар фамилияләре йөртүчеләрне эзли. Тик менә йөзләрчә портрет арасыннан бары тик ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Әхмәтхан Солтан фамилиясенә генә юлыгуы борчый яшь курсантны. Чөнки ул татарларда геройлар күп булуын яхшы белә. Генерал-лейтенант Гани Сафиуллин, хәрби очучылар Мәгубә Сыртланова белән Ольга (Ләйлә) Санфирова кебек Алтын Йолдыз ияләре хакында, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов турында мәктәптә укыганда ук хәбәрдар була.

Училищены тәмамлап, хәрби заводта эшли башлагач та, милләтнең күренекле шәхесләре белән кызыксынуын туктатмый. Шулай төпченә торгач, Брест крепостен саклауны оештыручы татар егете Петр Гаврилов турында мәгълүматка юлыга. Чираттагы ялын ала да Белоруссия тарафларына юл тота. Анда Петр Михайловичның Краснодар каласында яшәве ачыклангач, илнең көньягына оча.

Ерактан килгән кунакны ишек ачып геройның хәләл җефете Мария апа каршылый, якты йөз күрсәтеп фатирга дәшә. Хәниф тормышындагы иң истәлекле көннәрнең берсе – 1976нчы елның 21нче мае була бу. 76 яшьлек Петр Михайлович якташын аягүрә каршылый, кунакның да хәрби кеше икәнлеген белүгә, тиз генә кителен киеп куя. Ә инде каршында милләттәше торуын абайлауга, якын туганын күргәндәй шатлана, тәмам ачылып китә. Шул мизгел эчендә Хәниф гаиләнең якын дустына әйләнә дә куя. Атнага якын вакытның үткәне сизелми дә кала. Петр Михайлович рәхәтләнеп эч серләрен бушата, үткән гомер йомгагын сүтә.

…1918нче елдан Кызыл Армия сафларында хәрби хезмәттә була ул. Ярлы игенче малае, гади солдаттан полк командирына кадәр катлаулы юл үтә. М. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаганнан соң, майор Гаврилов финнарга каршы сугышучы 44нче укчы полк белән командалык итә. 1940нчы елның язында Финляндия белән солых төзелгәч, полкны Брест крепостена күчерәләр. Бөек Ватан сугышы башланырга нибары елдан аз гына вакыт калып барганын беркем дә белми әле. Хәрби күнегүләр вакытында Гаврилов полкы гел алдынгы урыннар яулый. Мәгәр тыштан бик үк сиздермәскә тырышсалар да, дөньялар тыныч тормавы хәрбиләрнең күңелләренә шом салып, сагайтып тора. Чик буендагы киеренкелек тә артканнан-арта, Мәскәүдән исә «Коткыга бирелмәскә!», «Дошманга җавап уты ачмаска!» дигән берсеннән-берсе кырысрак, әмма сәер боерыклар ява. Тик Гаврилов катгый таләпләргә игътибар итмәскә һәм үз полкын сугышчан әзерлек хәлендә тотарга тырыша. Бу адымы белән үзенең гомерен куркыныч астына куюын да аңлый, югыйсә. НКВД хезмәткәрләре ничек иснәнгәнен сизә! Үзсүзле командирның, катгый тыюларга карамастан, ачыктан-ачык дип әйтерлек дошман һөҗүмен кире кагарга әзерләнүе чекистлар игътибарын җәлеп итми каламы соң инде? Шикаятьләре дә Үзәккә бик тиз барып ирешә, ә аннан: «Майор Гавриловны 22нче июньдә ашыгыч рәвештә Мәскәүгә озатырга!» дигән күрсәтмә килә. Моның ни белән тәмамланасын фаразлап торасы түгел: ике атна элек, шулай ук вакытлы һәм кыю чаралар күргәне өчен, дивизия командиры Лазаревны Мәскәүгә чакыртып алып, төрмәгә ябып куялар. Петр Михайловичны да шундый язмыш көтә, әмма чекистлар аның бугазыннан эләктереп алырга өлгерми кала – сугыш башлана.

Менә шул чакта куркынычны алдан күрә белүнең файдасы тия дә инде: полк дошманга көтелмәгән каршылык күрсәтә һәм үз участогында гитлерчыларның һөҗүмнәрен тоткарлауга ирешә. Камалган крепостьта атышлар бик озак тынмый, майор Гаврилов исә 32 көн буена кулыннан коралын төшерми. Каршылык күрсәтүче соңгы яугир, атыш вакытында яраланып, аңын югалткан көе әсирлеккә эләгә. Татар офицерының батырлыгы хәтта гитлерчыларны да шаккаттыра һәм алар аны атып үтерәсе урынга лазаретка озаталар. Дүрт ел буена алманнарның төрле концлагерьларында иза чигәргә туры килә аңа. Шул кара көннәрдә Хаммельсбург лагерында икенче бер татар каһарманы, хәрби фәннәр докторы генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев белән очрашу аның рухын күтәреп җибәрә, җиңүгә ышанычын ныгыта.

Дошман каршында тез чүкмәгән якташыбызны әсирлектән совет гаскәрләре коткара. Чекистларның җиз иләкләрендә иләнгәннән соң, майор дәрәҗәсен кайтаралар һәм 1946нчы елда япон әсирләре тотылучы хәрби лагерьның коменданты итеп билгелиләр. Әсирләргә карата гадел, кешелекле була белә майор Гаврилов, юкка-барга җәза бирми, җәберләми, кимсетми һәм шул сыйфатлары белән японнар арасында ихтирам казана.

Сугыш шаукымы бераз басылуга, кабат армияне «шикле элементлар»дан чистартуга керешәләр. Ышанычсызлар исемлегенә якташыбыз да эләгә һәм шул ук елны запаска җибәрелә. Бу инде, кара тамга белән, кимсетелеп яшәү дигән сүзне аңлата. Хәтта әле туган авылында да көн күрсәтми якташлары, «сатлык» ярлыгы да тагалар, «алман шпионы» дип тә хурлыйлар. Атна саен район үзәгенә чакыртып сорау алулары – үзе мең газап. Болай да тормыш тарафыннан аз кыйналмаган майор Гаврилов мондый җәбер-газапларга ике ел түзә. Әмма түземлекнең дә бер чиге булмый калмый: туган төбәген калдырып, Краснодар якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Бер хыялы аңа яшәү көче бирә: бу сугыш аерган гаиләсен табу өмете. Казаклар яшәгән Дон буйларына юл тотуының сере дә бар: 30нчы елларда шушы якта хезмәт иткәндә Катя атлы кызга өйләнгән була ул. Биредә уллары Николай туа. 1941нче елның 22нче июнендә гаилә Брестта бүленеп кала һәм шуннан бирле хәбәрләре булмый.

Килеп урнашу белән гаиләсен эзләргә керешә. Краснодар белән генә чикләнеп калмый, илнең күп төбәкләренә хатлар юллый. Уңай җавап килми. Өмете тәмам өзелгәч, ире сугышта үлеп калган Мария Красновага өйләнә. Баштагы елларны җирне казып корылган землянкада яшиләр. Сталин вафатыннан соң әсирлектә булган хәрбиләргә карата мөнәсәбәт үзгәрә башлый. Бу эштә язучыларның роле зур булуын искәртү мөһим. 1956нчы елда язучы Сергей Смирнов тырышлыгы белән Брест крепостен саклауда батырлык кылучыларны барлыйлар. Майор Гавриловның да фидакарьлеге киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм була. Ул яңадан партия сафларына алына. Аннары инде бар да көйләнә: бер елдан соң берьюлы ике Ленин ордены тапшыралар һәм Алтын Йолдыз белән бүләклиләр. Ветераннар белән аралаша башлый һәм бик теләп төрле очрашуларга йөри, сугышка багышланган чараларда катнаша, башы-аягы белән актив җәмәгатьчелек эшенә чума ул.

Адәм баласын язмышы ничек кенә сынамый бу дөньяда! Петр Гаврилов Брест крепостен саклаучылар форумына баргач, беренче гаиләсен таба һәм элеккеге хатынын инвалидлар йортыннан үзләренә алып кайта. Иренең бу изге адымына Мария Григорьевна да каршы килми. Ни үкенеч, полк командиры хатыны буларак, алманнар тарафыннан кулга алынган һәм концлагерьларда кичергән авырлыклардан сәламәтлеге нык какшаган Екатерина Григорьевна үзен сыендырган гаиләдә нибары 4 кенә ай яшәп кала. Уллары Николай, әтисе табылгач, хәрби хезмәтен тутырып кайтуга Краснодарга килеп урнаша, рәссам булып эшли.

Боларның барысын да Петр Михайлович Хәнифкә беренче очрашкан елда ук бәйнә-бәйнә сөйли. Ихтимал, күңелен башкаларга ул кадәр үк бушатмагандыр да әле. Хәниф тагын өч ел рәттән чираттагы ялын Краснодарда үткәрә, герой хакындагы мәгълүматларын тулыландыра. Бер үк вакытта аның картлар өчен олы юаныч булуы да шикләндерми. Майор Гавриловның вафатыннан соң да Мария Краснова белән арасын өзми – гел хат аша аралашып, хәлен белешеп тора. Алар турында теркәп барган язмаларын да кадерләп саклый. Бигрәк тә Петр Гавриловның татарлыгы белән горурланып яшәве сокландыра аны. Хәер, Петр Михайлович бу хакта үзенең Краснодарда басылган «Көрәшүче крепость» («Сражается крепость» Краснодарское книжное издательство. 1980) исемле китабында да бик җылы итеп язып калдырган: «Казаннан 48 чакрым ераклыкта, язларын ташу сулар баса торган болынлыклар уртасында, хуш исле нарат урманнарына сыенып, Әлбәдән исемле татар авылы урнашкан… Мин кыйшаеп беткән кечкенә бер иске йортта 1900нчы елның 30нчы июнендә дөньяга килгәнмен. Шул елны, салкын тидереп, әтием Михаил Гаврилович Гаврилов вафат булган. Кырыс һәм бер үк вакытта назлы да була белгән әнием Александра Ефимовна тәрбияләп үстерде мине. Әнием гомере буе алпавыт һәм кулак хуҗалыкларында ялланып эшләде: хуҗаларның керләрен юды, аларга ипи пешерде. Ә без чукрак һәм телсез абыем Сергей белән күрше авылларда хәер эстәп йөрдек.

Сигез яшем тулып килгәндә мине чиркәү каршындагы мәхәллә-мәктәпкә укырга бирделәр. Дүрт кыш белем алып калдым. Аеруча арифметика белән географияне үз итүем хәтердә. Мәсьәләләр чишәргә һәм төрле илләр буйлап «сәяхәт» кылырга ярата идем. Иң авыр предмет – дин дәресе булды. Һәр дәрес саен поп җәза бирми калмый: йә ул мине бер-ике сәгатькә почмакка борчакка тезләндерә, йә аркама һәм башыма линейка белән суга.

…Кайберәүләрне, исем-фамилиям русча булып та, милләтемне «татар» дип язуым гаҗәпләндерә. Эш менә нәрсәдә. Без – Гавриловлар – Казан татарларыннан. XVI гасырда, Явыз Иван патшалык иткән заманнарда, безнең бабаларыбызны көчләп чукындырганнар. Дин белән безгә рус исем-фамилияләре кергән. Гәрчә тел һәм татарларга хас гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калганбыз».

Менә шундый олы җанлы кеше була милләтебезнең асыл затларыннан берсе Петр Михайлович Гаврилов. Хәниф күңеленә дә ул гадел, туры сүзле һәм нык рухлы фидакарь җан булып кереп калган.

Рәис ЗАРИПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии