- 06.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сезгә хат язуыма «Бала күңеле – үзе бер китап» дигән мәкалә (№18, 11 май, 2012 ел) сәбәпче булды. Чордашым Роза ханым белән язмышларыбыз нәкъ бертөрле. Әтием сугышка киткәндә, әнием минем белән авырлы булган. 28 яшьлек ана биш сабые һәм карынындагы баласы, сукыр каенанасы белән калган. Аның ни күргәннәрен язсаң, дөрестән дә, Роза әйтмешли, 2-3 томлык китап булыр иде.
Әти белән әни ягыннан 7 кешебез сугышта үлеп калды. Әйе, җиңдек, миллионнар туздырып бәйрәм итәбез, шул ук вакытта җиңелгән илдән бер гасырга артта калып яшибез. Шунда барып балаларыбызга операция ясату өчен телевизор, газета аркылы очын-очка ялгап яшәгән халыктан хәер сорашабыз. Белмим, сугышның эченә кереп сугышучылар исән калды микән? Анысын Ходай гына белә. Әмма минем аларга бер хөрмәтем дә юк. 30-40 мең пенсия алып, оныкчыкларына кадәр фатир, машина алып бетерделәр. Ә шул «җиңеп» кайтучылар кайсы колхоз рәисе, кайсы бригадир булып, сугышта ятып калганнарның балаларын чыбыркы белән кыйнап кайда гына эшләтмәделәр. Аларның балалары прәннек ашап, су коенып йөргәндә, 9 яшьлек абыемны төнге сменага сабанчы (плугар) итеп җибәрделәр. Ул чак үлемнән калды, йоклап китеп, җиргә егылып төшкән. Ходай саклаган, сука астына эләкмәгән. Күршебез Минһаҗ абый каз мамыгыннан ясалган ястыклар, юрганнар, балаларына аяк, өс киемнәре төяп кайткан. Шушы кеше минем әниемне, аның сөяркәсе булудан баш тарткан өчен, 2 яшьлек бала белән (минем белән) кыр артында кызу кояшта урак урдырган. Юкса кечкенә балалары булган хатыннар амбар янында гына эшләгәннәр. 1 кг арыш өчен 5 баласы булган Хатирә апаны 5 елга утырттырды «хөрмәтле сугыш ветераны». Әнием 28 яшьтә тол калган. Аның да сөясе, сөеләсе килгәндер, ләкин ул әтиемнең васыятен үтәде. Үлгәнче бер ир-атка кулын да биреп күрешмәде. Ә алар хәзергә кадәр 2 кг орден тагып йөри, хатыннары балда-майда йөзде, бала тапты, безнең әниләрдән көлеп яшәделәр. Әтием мин туганны ишетмичә һәлак булган, «әти» сүзен гомергә дә әйтмәгәч, әйтүе авыр икән. Кияүгә чыккач, каенатама «әти» дип әйткәндә, тотлыга, туктап кала идем.
Хөрмәтле мәкалә язучы милләттәшләремә дә гозерем зур. Газета битләрен этләр, мәчеләр, килен-каенана, ир-хатын турында һ.б. язып урын алмыйк. Үзебезнең Илфатларны, Сираҗиларны, Сальмушевларны, Фәүзияләребезне яклап, күбрәк языйк. Мәскәүнең мәкерле сәясәте бик куркыныч бит. Зюгановның соңгы чыгышында телендә бөтен сүзе «русофобия» булды. Аныңча, Русиядә иң «мескен милләт» урыслар икән бит. Коммунистлар көн тәртибенә үз фикерләрен керттеләр, имеш, Русиядә бер милләт, барыбыз да урыс булып кына язылырга тиеш икән. Миңа Татарстанда КПРФ башлыгы татар булуы оят. Синең милләтеңне яратмаган партиянең ышанычлысы булырга мөмкинме?
Хәзер үзебезнең мөфти Илдус әфәндене иманга чакырыйк, шушы аз арада бөтен Ислам динен бутап бетерде. Яшьләрне биздерә, динне Мөхәммәд пәйгамбәр кушканча түгел, ата-бабаларыбыз буенча гына алып бара, алар гореф-гадәт кенә бит.
Фәүзия әбиегез.
(Адресым редакция өчен генә.)
Комментарии