Каргышлы күз яшьләре

Каргышлы күз яшьләре

Бу язмада тасвирланган вакыйга колхозлашу чорында, 1930 елларда башлана. Ул вакытта авыл мулласы булган дини белемле, кешелекле, намуслы Ибраһим гаиләсендә әти-әнисеннән яхшы, дини тәрбия алган Фатыйма үсеп җитә. Авыл халкы арасында макталып, егетләрнең йөрәгенә ут сала, аңа күз атучылар күп була. Фатыймадан 3-4 яшькә олырак, 1-2 ел читтә йөреп кайткан, бераз урысча сукалаган, мактанчык «әтәч» Шакир бигрәк тә бәйләнчек була. Аулак вакытта очратып, сүз башлап йөдәтә. Ләкин кызның беркем белән дә артык ачылып китәсе килми. Күңеле үзләренең күрше егете, сабыр, бераз юаш, бик эшчән Салихҗанны үз итә. Фатыйма бу турыда Шакирга да ныгытып әйтә.
Авылда колхозлашу башланган еллар. Әлегә кадәр тыныч яшәгән авыл кузгатылган умарта күчен хәтерләтә. Авылдашлар, хәтта туганнар арасында да фикер каршылыклары туа. Нык тормышлы, эшчән гаиләләргә кулак исеме тагылып, авылда оешкан «өчлек» ярлылар комитеты «әтәчләре» кулакларны, муллаларны Себер, Урал якларына куарга керешәләр. Монда инде авыл куштаннары Шакир тарафдарлары канат җәя.
Беркөнне Шакир Фатыйманы күреп: «Миңа кияүгә чык, әгәр килешмәсәң, әти-әниең белән Себердә черерсең», дип яный. Вакыйгалар мондый юнәлеш алгач, әти-әнисе, туганнары белән киңәшеп, Фатыйма Салихҗанга кияүгә чыга. Ә ике айдан Ибраһим мулланы хатыны һәм 14 яшьлек малае белән Себергә озаталар. Бик авыр була аерылулар. Әти-әнисе шул китүдән кире әйләнеп кайта алмый, Себер якларында вафат була.
Фатыйма белән Салихҗан колхозга керә. Ибраһим мулланың ике сыеры, ике аты, нәсел айгыры колхозга алына. Инде колхоз рәисе булган Шакир, Салихҗан белән Фатыймага аяк чалып, начарлык эшләргә җай эзли. Фатыймаларның берничә ел балалары булмый. Шакир аларга гел төрттерә. «Ул бозау Салихҗаннан бала булмый, үземә кил, малай ясап бирәм», – дип, Фатыймадан мыскыллап көлә. Фәрештәләрнең язганы булса, бәхет килә, ди халык. Салихҗан белән Фатыймага да бәхет елмая, аларның әнисенә охшаган чем-кара күзле матур кыз балалары туа. Аңа Камилә дип исем кушалар. Нык бәдәнле, җитез Фатыйма колхозның иң авыр эшләрендә, һәрчак алдынгылар рәтендә була, Салихҗан исә атлар карый. Шатлыклары – кызлары матур, сау-сәламәт булып үсеп килә. Ләкин тормыш кануннары кырыс: шатлык белән бергә авыр сынау-кайгы да килә. Бу гаиләгә начарлык эшләргә җай эзләп йөрүче Шакирга бәхет елмая. Ибраһим мулладан алынган нәсел айгыры кисәк үлеп китә. Колхозга үч итеп, махсус үтергән дигән яла, нахак бәла тагуга ирешә Шакир. Суд булып, Салихҗанны 7 елга төрмәгә утырталар. Сталин репрессияләре, ГУЛАГның котырган чоры –законнар каты, куркыныч. Шакирның үч алуын авыл халкы да белә, ләкин аңа каршы барып булмый, район куштаннары да Шакирдан «туклана» бит. Моның нахак икәнен белгән Фатыйма илереп елый, күз яшьләрен агызып каргый: «Гомерең ялгызлыкта үтсен, өеңә башың белән керсәң иде», – дип сыгылып төшә ул. Бу йөрәк өзгеч хәлне күргән авылдашлар яшьләрен тыя алмый, хәтта Салихҗанны алып китәргә тиешле урыс милиционер да читкә борылып, күз яшен сөртә.
Шул елны илдә сугыш башлана. Бар ир-егетләр сугышка алына. Авылда хатын-кызлар, бала-чага гына. Җаен тапкан Шакир авылда колхоз рәисе булып кала. Ул инде олыгайган, авылда аңа кияүгә чыгарга теләүче булмый. Ул күрше авылдан кияүдән кайткан бер хатынны үзенә ала. Тормыш авырлыкларыннан туеп килгән ул бичара хатынның гомере дә Шакир тарафыннан мыскылланып, иза чигеп үтә. Авыл хуҗасы Шакир тол хатыннарны җәберләргә, штрафка тартырга җай эзләп кенә йөри. Яшь хатыннарны мыскыл итә. Беркая да бара алмыйлар, сугыш чоры кырыс, закон көчлеләр ягында шул. Фатыймага бигрәк тә авыр, авыл куштаннары аның һәр адымын карап, тикшереп, Шакирга җиткереп кенә торалар. Шуның өстенә тагын зур сынау – Салихҗанның Урал урманнарында агачка басылып үлүе турында хәбәр килеп ирешә. Фатыйма кызы белән авыр язмыш кочагында кала.
Инде күп авырлыклар күргән сабыр, яшьтән үк яхшы тәрбия алган дини белемле Фатыйма түзә, бирешми. Бар көчен кызы Камиләне тәрбияләүгә багышлый, дин сабагын өйрәтә. Мәктәптә дә яхшы укый Камилә, әнисе кебек нык бәдәнле, бик җитез, тыңлаучан булуы белән иптәшләреннән аерылып тора. Шулай авырлык белән еллар үтеп, 7нче сыйныфны гел «5»ле билгеләренә тәмамлый. Кече яшьтән табиб булырга теләгән кыз, әнисе белән киңәшеп, Казан медицина училищесына укырга керә. Авылдан килүчеләргә гомуми торак бирелә, ул шунда яши. Тырышып укып, иптәшләренең, укытучыларның ихтирамын яулый. Җәйге ял вакытларында авылда әнисенә ярдәм итеп, авылдашларының да рәхмәтен ала. Укуын кызыл дипломга тәмамлап, Казан шәһәренең мактаулы беренче хастаханәсенә, халык телендәге «Шамский»га эшкә билгеләнә. Үз эшен яратып башкара, авыруларның, хезмәттәшләренең рәхмәтенә ирешә ул. Хезмәтенә тугрылыклы, намуслы булуын, белемгә омтылышын белгән баш табиб аңа медицина институтына кереп, югары белем алырга киңәш бирә. Ә анда ул табиблык һөнәренең нечкәлекләрен ныклап өйрәнеп, институтны да кызыл дипломга тәмамлап, яңадан «Шамский»га эшкә килә. Бик яратып, җылы кабул итә аны коллектив, баш табиб. Тиздән аны бүлек мөдире итеп билгелиләр.
Тормыш шулай җай гына дәвам итә. Камиләгә үзе белән бер хастаханәдә эшләүче табиб-хирург Илдарның күзе төшә. Хезмәт буенча аларга бик еш очрашырга туры килә. Ә беркөнне Илдар Камиләне театрга чакыра, кыз каршы килми. Театрдан соң көзнең матур кичендә егет кызны озатып куя. Шул көннән алар бер-берсенә тартылуын аңлый. Сөйләшеп аңлашкач, гаилә кору турында ныклы фикергә киләләр. Әниләреннән, туганнарыннан киңәш, рөхсәт алып, гаилә коралар. Икесен дә эштә яхшы яктан гына белгән хезмәттәшләре дә хуплый бу адымны. Баш табиб һәм профсоюз оешмасы булышлыгы белән яшь гаиләгә ике бүлмәле фатир бирелә. Ирнең әнисе авылда Илдарның энесе һәм аның хатыны белән тора. Тормышлары җитеш, гаиләләре тату. Ике як та килешеп, күп авырлыклар күргән, сәламәтлеге дә әйбәт булмаган Фатыйманы Илдар белән Камилә үзләре янына яшәргә чакыралар. Фатыйма ныклап дин юлына басып, мәдрәсә тәмамлап, дипломлы дин белгече була. Халыкка дини йолаларны өйрәтеп, сөйләп, кешеләр рәхмәтен алып яши. Җәен күп вакытын авылда уздыра Фатыйма.
Ә инде яшь чакта үзен дөнья кендеге итеп тойган «әтәч» Шакирның тормышы олыгайгач тәмугка әверелә. Шакирдан мыскыллау, җәбер күреп яшәгән хатыны вафат була. Малае сугышып, кеше талап, төрмәгә эләгә һәм шунда үлә. Кызы урыс егетенә кияүгә чыгып, эчүчелеккә бирелә, кияүдән аерылып, каядыр китеп юкка чыга. Шакир ялгызлыктан интегеп, салкын көз көнендә урамда катып үлә. Фатыйманың әти-әнисенең, Салихҗанның каргышлы күз яшьләре, теләкләре кабул булгандыр, Шакирны башы белән өенә алып керәләр. Юып, чистартып озата аны соңгы юлга ул мыскыл итеп, көлеп яшәгән авыл халкы. Күпләребез өчен гыйбрәтле сабак алырлык хәлләр. Бу фани дөньяда шат күңел белән яшәп, бакыйлыкка күчсәк иде. Барыбыз да Аллаһтан шуны телик, барчабызга да саулык, бәхет, уңышлар юлдаш булсын!
Бәдамша ВӘЛИЕВ.
Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.Каргышлы күз яшьләре , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии