Сталин вакытында яхшырак яшәдекме?

Сталин вакытында яхшырак яшәдекме?

Без – сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда туган балалар. Мин сугыш тәмамланып, җир шары өстендәге дары, корым исе таралып бетәр-бетмәс туганмын. Бу вакытта әтием дары, төтен, корым сеңгән ертык шинелен яралы җилкәсеннән салмаган булган әле. Төн җитсә, тәрәзәләрендә бер яктылык та күренмәгән караңгы татар авылында дөньяга килгәнмен.

үлгәндә, мин 1нче сыйныфта укый идем. 30 градустан да салкын бер көнне, март аенда үлде ул. Мичләре ягылмаган мәктәпнең бозланып каткан коридорына безне тезеп бастырдылар. Мәктәп директоры Гаяз абый Шәрәфетдиновның, укытучыларның кайгылы, елаудан кызарып, шешенеп беткән йөзләре, яшь тулы күзләре хәтеремдә. Гаяз абый, яшьле күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп, карлыккан тавыш белән: «Балалар, бөек юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович вафат», – дип әйтүгә, укытучылар янә елый башладылар. Без дә аптырашып калдык. Ул көнне укулар булмады, безне кайтарып җибәрделәр. Өйгә кайткач, әти белән әнинең шыпырт кына: «Сугыш кына чыкмаса ярар иде», – дип үзара сөйләшкәннәре дә хәтеремдә.

Сталин вакытында яхшырак яшәдек, дигән язмаларны укыганда, минем аларны язган авторларга: «Юк, дөрес түгел, начар яшәдек», – дип өзеп әйтәсем килми. Тик аларны һәм үземне бераз кызгану хисе генә бар. Әллә алар ул вакытларны күрмәделәр микән, әллә яхшырак яшәүче кешеләр булдымы? Әлбәттә, ул безнең үткәнебез, тарихыбыз. Бик катлаулы, каршылыклы вакыт иде ул. Яхшыга, начарга бүлеп, берьяклы карау ул заманга карата объектив була алмый дип уйлыйм.

Һичшиксез, зур уңышлар, казанышлар заманы. Гигант төзелешләр, гидростанцияләр, эре завод-фабрикалар, тимер юллар, йортлар төзү, коллективлаштыру, «удар» бишьеллыклар вакыты. Гел начар итеп карау дөреслеккә туры килеп бетми. властеның, социализмның яхшы якларын да күрмәү, аларны инкарь итү бик үк дөрес түгел. Түләүсез белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, бушлай фатирлар бирү һ.б. казанышларны сызып ату дөрес булмас иде.

Балачагым Сталин заманына туры килгәнгә, язмышыма үпкәләмим. Әтием сугышка киткәч, авылдагы бабамның төп йортына, әнием килен булган йортка, әтиләре шулай ук фронтка киткән 17 бала-чага кайтып сыена. Шуларны ашатып, киендереп торуны күз алдына китерегез! Әле колхозда да бер көн калмыйча эшләргә кирәк. Сугыш вакыты законнары, Сталин режимы бик каты булган. «Безгә ул вакытта кычкырып сөйләшү түгел, кычкырып үләргә дә ярамады. Үлгәндә дә шыпырт кына үләргә ярый иде», – дип әйтә иде әни. Тәрәзә төбендә шымчылар тыңлап торып, «тиешле органнарга» шунда ук җиткерә. Берәр ярамаган сүз ычкындырсаң, төнлә «кара козгын»га төяп озатуларын көт тә тор. Ул инде сине туп-туры НКВД подвалына илтеп ташлый. Туганнан туган абыем Ибраһим Әхмәтов сугыш елларында райком секретаре булып эшли. Ирләрнең күбесе, шул исәптән механизаторлар, тракторчылар, комбайнчылар да сугышка китү сәбәпле, бөтен эш карт-коры, хатын-кыз, яшүсмерләр җилкәсендә булгач, басу-кырлар рәтләп чәчелмичә, ә уңыш урылмыйча кала. Кабинетындагы документлар арасына фашист листовкалары куеп, тентү үткәреп, абыемны: «Син фашистлар ярдәмчесе, халык дошманы», – дип кулга алып, төрмәгә ябалар. Аны атарга дигән карар чыгаралар. Бу гаделсезлеккә йөрәге түзмәгән абыем: «Иптәш Сталинны күрмичә, аның белән сөйләшмичә, мин бер гаепсез атылырга риза түгел! Күрсәтегез миңа иптәш Сталинны!» – дип, йодрыгы белән судьялар өстәленә китереп суга. Нәрсә тәэсир иткәндер, бәлки, башка сәбәптәнме, тик хөкемне 10 ел төрмәгә алыштыралар. Ибраһим абыем әле сугыш беткәч тә, 1946 елда Магаданда, сәяси тоткыннар лагерында вафат булган. 1962 елда, аның гаепсезгә репрессияләнгән икәнен танып, реабилитацияләнгәнен раслаучы документ туганнарына килеп иреште. 1942 елның гыйнварында район хәрби комиссариатына барган әтием дә сугышка китәргә приказ ала. Хәрби комиссариаттан чыгып килгәндә, ул ике конвоир уртасында барган Ибраһим абыйсын күрә. Ибраһим абый да аны күреп туктый, нидер әйтмәкче була. Конвоир җилкәсенә мылтык түтәсе белән төрткәч, кулын селтәп, бер сүз дә әйтә алмыйча китеп бара. Бу аның туганнары белән соңгы күрешүе булган.

Сталин вакытында Кремль, обком, райком тирәләрендәге зур башлыклар, партия җитәкчеләре, түрәләр яхшы яшәгәннәрдер. Яхшы фатирларда торып, хөкүмәт паегын ашап, әйбәт машиналарда йөреп, иркен, якты кабинетларда утыручылар, сүз дә юк, начар яшәмәгәндер. Гади эшче, крестьяннар турында яхшы яшәгәннәр дип әйтеп булмый. Өскә кияргә рәтле кием юк, аякка юк, ашарга барлы-юклы, керосин, утын, шырпы, тоз, шикәр юк һ.б.

Аннан-моннан 3-4 сыйныф белем алган абый-апаларымны 14-15 яшеннән ФЗО училищеларына мәҗбүриләп алып китәләр иде. Шулай ук апалар урман кисәргә, торф чыгарырга бара. Тәмам хәлдән таеп, салкын тиеп чирләп, бет басып кайтканнары күз алдымда.

Колхозда эшләүче бер тиен акча күрмәгән әти-әнием:«Хөкүмәткә сөт, ит, май тапшырылмаган, йомырка, йон бирелмәгән, заем түләнмәгән», – дип кайгырып, баш ваталар иде. Әти-әнием икесе дә колхозда эшләп, гаиләдә биш бала үсеп, без әллә ни мохтаҗлык күрмәдек. Әтиләре сугышта үлгән, әниләре өй тулы бала-чага белән калган башка гаиләләр белән чагыштырганда, без бераз яхшырак яшәдек. Ятим балаларның хәле бик мөшкел иде. Күршедәге тол хатын Минҗиһан апаның эреле-ваклы сигез баласы булып, аларның өстендәге ямаулы сәләмә киемнәре, тишек киез итекләре һаман күз алдымда. Минем белән яшьтәш малайлары безнең белән бер табынга утырып ашаганда: «Рәис, син бәрәңгенең зурысын аша, миңа вагы да, кабыгы да ярар», – ди иде. Күрәсең, шулкадәр ашыйсы килгән мескенкәйнең. Колхозда эшләп тә, салам, печән, фураж бирмиләр иде. Сыер асраучы гаиләләр бик сирәк иде. Бер хезмәт көненә ярты килограмм иген алып, ничек сыер асрап булсын? Көне-төне эшләп, әти белән әнигә 3-4 центнер ашлык тия иде.

Сыер асрау мөмкин булмагач, күп кеше кәҗә асрады. Кәҗә 3-4 литрсөт бирә. Менә шул биш баланы сөт белән туендырып торучы кәҗәбез ни сәбәпледер үлеп китте. 12-13 яшьлек абыем Харис үле кәҗә гәүдәсе өстенә капланып елады. Кечерәк булсам да, кәҗәбезне югалтуның зур бәла икәнен сизгәнмендер, мин дә аңа кушылып кычкырып елап җибәрдем. Әниебез: «Еламагыз, әтиегез көзгә сыер алып булмасмы ди. Алла бирса, ач булмабыз», – дип безне юатты.

Мин 12 яшьтән ат җиктем. Язын, җәен, көзен басуда салам, печән төяп ташыдым. Салам, печәнне эскертләргә куйганда, биеккә, эскерт башына биргәндә, салам яки печәннең яртысы кире арбага төшкәч, эскерт башында торучы хатыннарның тозлап-борычлап сүккәннәре әле дә колагымда яңгырый.

7-8 сыйныфларда укыганда әтинең комбайнында салам төшерүче (копнильщик) булып эшләдем. 9-10 сыйныфларда комбайнчы ярдәмчесе булдым. Мәрхүм әниемә колхоз 3-4 гектаршикәр чөгендере бирә иде. Шул чөгендер басуында бөтен гаиләбез белән җәй буе эшлибез. Аны сирәкләргә, чүбен утарга, төбенә өяргә кирәк. Октябрь ахырында чөгендерне йолкып, кисеп, чистартып өйгән чакта салкын үзәгенә үтеп, буыннары сызлап, әрнеп, шешеп, эренләп тишелеп аккач, әниемнең, сызланып, 1,5-2 ай район больницасында ятканын исемә төшергәндә, күзләремдә ирексездән яшь тамчылары ялтырый.

Мин 8-11 сыйныфларда район үзәгенә 10 чакрым җәяү йөреп укыдым. Кыш көннәрендә чаңгыда йөрдем. Язын, көзен кирза итек кунычыннан керүче су, пычрак ерып йөрергә туры килде. Бу елларда бүреләр күп иде, минем дә аларга очраганым булды. Караңгы бер октябрь кичендә каршыма килеп чыктылар. 10-15 метрарада, миннән калмый киләләр. Мин туктасам, туктыйлар, кузгалсам, янә килә башлыйлар. Бара торгач, бер салам эскертенә тап булдым. Кесәмдә һәрвакыт шырпы йөртә идем. Биштәремнән бер бит кәгазь алып кабызып, саламга төрткәч, уттан куркып, кире йөгерделәр. Ләкин мин ут эченнән чыккач, бераздан кире килделәр һәм шулай ук 10-15 метрартка калып, яңадан минем эзгә төштеләр. Авылга 200-300 метркалган иде. Мин тагын сумкадан кәгазь кисәге алып кабыздым. Муенымнан шарфымны алып, аңа да ут төрттем һәм аны болгап, юлымны дәвам иттем. Авылга100 метркалгач, бүреләр туктап калдылар һәм бүтән минем арттан килмәделәр. Манма тиргә батып, җан-фәрманга чабып кайтып җиттем.

Кыш көннәрендә декабрьдән алып март урталарына кадәр интернатта тордым. Колхозда көне-төне эшләп тә, 7 кешелек гаиләне ашату бик кыен булгач, әтием биштәрен асып, балта, пычкысын күтәреп, бераз акча эшләү нияте белән, күрше Ульяновск өлкәсенә балта эшенә китә иде.

Интернатта торучы башка балаларга колхоз ашарга да, акча да бирә иде. «Әтиең колхозда эшләми, сине бушлай ашатырга тиеш түгелләр», – дип, мине исемлектән сызып калдыралар иде. Иптәшләрем шау-гөр килеп ашханәгә йөгергәндә, мин берүзем салкын бүлмәдә яшьләремә буылып кала идем. Ашарыма ипи дә беткәч, район кибетенә барып, Хрущевның чиле-пешле кукуруз ипиенә чират торганда, бер милиционерның: «Син бу авылныкы түгел, сиңа ипи сатылмый, чык чираттан!» – дип җикеренүе истә. Ачудан ул таягы белән җилкәмә шундый каты итеп сукты, искә төшкәндә бу урын янә сызлап, авырткан кебек була.

Хәзер бу авыр хәлләрне яшьлек үҗәтлеге белән генә җиңә алганмындыр дип уйлыйм. Ул авырлыклар, кеше буларак холкымның формалашуына тәэсир итеп, мине тормыштагы төрле киртәләрне үтеп, каршылыкларны җиңәргә өйрәтте, чыныктырды. Безнең буын кешеләре күбесе тормышта үзләренә лаеклы урын тапты, сынмады, сынатмады. Намуслы, гадел кешеләр булып, тырышып эшләде, балаларын да шундый итеп тәрбияләделәр.

Ә Русиядә кем яхшы яшәде, яши дигән сорауга гасырлар буе җавап таба алмыйлар. Мин халык Русиядә беркайчан да яхшы яшәмәде дигән фикердә калам һәм кайчан да булса яхшы яшәячәгенә дә ышанычым бик аз. Сталин заманы, Алла сакласын кире кайтса, мин анда яшәргә теләмәс идем.

Рәис ЯКУПОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

Сталин вакытында яхшырак яшәдекме? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии